Чеченнар
Чеченнар | |
---|---|
Үз аталышы | Нохчий |
гомуми сан |
|
яшәү җире | Россия, Казакстан, Төркия, Үрдүн, Азәрбайҗан, Гөрҗистан, Кыргызстан |
Теле | чечен теле (чеченча Нохчийн мотт/Noxçiyn mott) |
Дине | ислам |
Бүтән халыкка керүе | Нахские народы[d] |
Кардәш халыклары: | ингуш халкы |
Чеченнар РУВИКИ.Медиада |
Чеченнáр (бүтәнчә Чичәннәр, үз аталышы Нохчий, берлек санда – Hохчо) – Төньяк Кавказда (нигездә Чичәнстанда) яшәүче вайнах халкы.
Яшәү урыны
Чеченнар нигездә Чичәнстан Республикасында яшиләр. Чеченнар тарихында берничә күчеш була. Беренче күчеш Кавказ сугышыннан соң Госманлы дәүләтенә була. Мөхаҗирлек дип аталучы күчеш вакытында якынчы 5 000гә якын чечен гаиләсе Госманлы дәүләтендә утырып кала. Хәзерге вакытта аларның оныклары Төркия, Сирия һәм Үрдүндәге чечен диаспорасының төп өлешен тәшкил итә.
1944 елның февралендә ярты миллионга якын чечен үз җирләреннән Урта Азиягә депортацияләнә. 1957 елның 9 январендә аларга кире кайтырга рөхсәт ителә. Күчерелгән халыкның бер өлеше Урта Азиядә кала.
Икенче Чечен сугышыннан соң күп чеченнар Көнбатыш Европа илләренә, Төркиягә китә һәм Россия регионнарына тарала.
Атама тарихы
"Чечен" этнонимы, зур ихтимал, Чечен авылы атамасыннан килеп чыккан. Чеченнар үзләрен нохчо, осетиннар – цæцæн, аварлар – буртиел, грузиннар – кистлар, дзурдзуклар дип атап йөртә.
Тел
Чечен нах-дагыстан телләренең вайнах тармагына карый.
1925 елга кадәр чечен теленең язмасы гарәп әлифбасына нигезләнгән була. 1925-1938 елларда латин әлифбасы кулланыла. 1938 елда кирилл әлифбасына нигезләнгән графикага күчерелә.
Чечен Республикасының дәүләт теле булып тора.
Дин
нәкъшбәнди һәм кадири тарикатлары киң таралган.
Мәдәният
- Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.