Рәсүл Хәмзәтов
Рәсүл Хәмзәт улы Хәмзәтов (авар. Расул XIамзатов; 1923 елның 8 сентябре — 2003 елның 3 ноябре) — мәшһүр авар шагыйре, язучы, публицист, сәясәт эшлеклесе. Дагстан АССР халык шагыйре. Сталин (1952) һәм Ленин (1963) премияләре лауреаты. 1944 елдан ВКП(б) әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Рәсүл Хәмзәтов 1923 елның 8 сентябрендә Дагстан Республикасының Хунзах районына керүче Цада авылында халык шагыйре Гамзат Цадаса (1877-1951) гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елда Авар педучилищесын тәмамлый. 1941 елга кадәр авылда укытучы булып эшли, аннары — театрда режиссер ярдәмчесе буларак, газеталарда һәм радиода журналист буларак хезмәт күрсәтә. 1945 елдан 1950 елга кадәр Мәскәүдә А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укый.
2003 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Үзәк клиник шифаханәдә вафат була. Махачкалада иске мөселман зиратында, Тарки-Тау тавы итәгендә, хатыны Патимат кабере янында җирләнгән.
Иҗат
Гаилә
Хатыны Патимат (2000 елда вафат), өч кызы һәм дүрт кыз оныгы.
Атасы 1951 елда вафат, анасы — 1965тә.
Ике олы абыйсы Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Кече энесе Гаджи Хәмзәт улы Хәмзәтов — Россия фәннәр академиясе академигы.
Шулай ук карагыз
- ↑ Rassul Gamsatowitsch Gamsatow // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ SELIBR — 2013.