Александр Пушкин

Алекса́ндр Серге́й улы Пу́шкин (рус. Александр Сергеевич Пушкин, 1799 елның 6 июне1837 елның 10 феврале) – күренекле рус шагыйре, драматургы. Россия фәннәр академиясе әгъзасы (1833).

XIX гасырның икенче яртысыннан Россиянең милли шагыйре статусын ала. Шулай ук русларның иң бөек шагыйре буларак санала.

Тәрҗемәи хәле

Файл:Pushkin A Oemetbaev M Bagchasaray Fontany.pdf
Багъчасарай фонтаны. рус шагыйрләреннән мәшһүр Александр Пушкин җәнәбләренең туган көненән башлап – йөз сәнә тулган көненең 1899 нче елда 26 майда, ядкәре өчен тәрҗемә улынмышдыр.

Александр Сергеевич Пушкин 1799 елның 26 маенда (6 июнендә) Мәскәү шәһәрендә туа. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне русча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, русчага караганда французча яхшырак сөйләшкән. Гадәттә җәй айларын (1805-1810 елларда) Александр әнисе ягыннан әбисе, Мария Алексеевна Ганнибалда үткәрә торган була. Балачагы хатирәләре соңрак Пушкинның беренче поэмаларында чагыла.

Үсмер чагының 6 елын Пушкин 1811 елның 19 октябрендә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган лицейда үткәрә. Лицейда укыгында усмернең таланты ачыла һәм башкалар тарафыннан югары бәяләнә. Лицейда үткәрелгән еллар, дуслары шагыйрь күңелендә мәңгегә саклана һәм иҗатында чагылыш таба. Александр Сергеевичның яшьлеге шушында үтә, биредә шагыйрь Пушкин туа: 130лап шигырь иҗат ителә, «Руслан һәм Людмила» поэмасы языла башлый, танылган журналларда беренче язмалары басыла. Лицей хәзерге урта яки югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирергә тиеш була. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми сыйфатлама бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел холыклы».

1837 елның 10 февралендә Кара елгада дуэльдә Дантес тарафыннан атып каты яраланган, 3 көннән өендә үлгән.

Казанда булуы

Шагыйрь Казанда 1833 елның сентябрендә, «Пугачев тарихы» хезмәтен языр өчен килә. 5 сентябрьнең кичендә килеп, 8 сентябрь иртәсендә китә[7]. Пушкинның танышлары арасында да Казан кешеләре күп булган. Сүз белеме, фән һәм сәнгатьне яратучылар җәмгыятеннән И.Е. Великопольский, В.И. Панаев; «Яшел лампадан» Н.В. Всеволожский; әдәбия түгәрәкләрдән В.М. Перевощиков, Д.М. Княжевич, С.Т. Аксаков, М.Д. Деларю һ.б.

Казанга барып кайткач, тикшеренәләргә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтә. Аеруча, К.Ф. Фукска өендә кабул иткән һәм тарихи фактлар белән уртаклашкан өчен чиксез рәхмәтен белдерә.

Казанда алган тәэсирләре белән ул хатларында һәм «Пугачев тарихы» монографиясендә уртаклаша[8].

2024 елның 6 сентябрендә Казанда А.С. Пушкинның 1833 елда Казан төбәгендә булуына багышланган мемориаль композиция ачыла. Яңа мемориаль композиция профессор К.Фукс йортында, Мәскәү урамы, 58 адресы буенча, урнаштырыла. Бюст авторы — яшь скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин[9].

Китаплар

Татар теленә тәрҗемәләр

Пушкин А.С. [1] / тәрҗ. Әхмүд Максуд. — Казан: Таткнигоиздат, 1957.

Сылтамалар

  1. Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 1 2 3 4 Kindred Britain
  3. Пушкин Александр Сергеевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  4. Archivio Storico Ricordi — 1808.
  5. Кирпичников А. Пушкин, Александр Сергеевич (рус.) // Энциклопедический словарьСПб.: Брокгауз — Ефрон, 1898. — Т. XXVа. — С. 826—851.
  6. Бобров Е. А. А. С. Пушкинъ въ Казани. (рус.) // Пушкин и его современники: Материалы и исследованияКомиссия для издания сочинений Пушкина при Отделении русского языка и словесности Императорской академии наук, 1905. — Т. 3. — С. 23, сноска 2.
  7. Александр Сергеевич Пушкин в Казани. www.museumpushkin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2024.
  8. Александр Сергеевич Пушкин в Казани. www.museumpushkin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2024.
  9. В Казани появится мемориальная композиция, посвященная пребыванию А.С.Пушкина в Казанском крае. www.mincult.tatarstan.ru (5 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 сентябрь 2024.