Лев Пушкин
Лев Пушкин, рус. Лев Сергеевич Пушкин — А.С. Пушкинның энесе, хәрби офицер, рус гаскәренең чечен, поляк сугышларында катнашучы, Россия империясенең III- IV дәрәҗә Изге Анна ордены, IV дәрәҗә Изге Владимир орденнары кавалеры.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Лев Пушкин 2.jpg
Лев Сергеевич. А.С. Пушкин рәсеме. 1829
1805 елның 17 (29) апрелендә Мәскәүдә туган. Әтисе — Сергей Львович Пушкин, отставкадагы хәрби, әдәбиятчы. Әнисе — Надежда Осиповна Һаннибал, Петр I генералы Ибраһим Һаннибалның оныгы. Санкт-Петербургда лютеран чиркәве карамагындагы алман укуханәсендә (1815), Царское Село лицее пансионында, Санкт-Петербург университеты карамагындагы пансионда белем ала. 1821 елда, пансионның рус әдәбияты укытучысы В.К. Кюхельбекерны (А.С. Пушкинның лицей дусты) эштән бушатуга каршы фетнә кузгаткан өчен, пансионнан чыгарыла.
Тормышы
- 1824-1826 елларда Россия тышкы эшләр министрлыгының чит ил диннәре департаментында хезмәт итә, отставкага чыга.
- 1827-1829 елларда Түбән Новгород драгун полкы белән Иран-Төркия хәрби походында катнаша.
- Финляндия драгун полкы штабс-капитаны дәрәҗәсендә 1830 елгы Польша ихтилалын бастыруда катнаша.
- 1833 елдан Санкт-Петербургда эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә.
- 1836 елдан Аерым Кавказ корпусында хезмәттә.
- 1842 елда отставкага чыга, Әдистә порт таможнясында хезмәт куя.
Абыйсы белән мөнәсәбәте
А.С. Пушкин лицейга укырга киткәндә, энесенә 6 яшь була. Көньякта сөргендә чагында, шагыйрь энесенең хәле белән даими кызыксынып тора, аңа күләмле хатлар (барлыгы 40[2]) яза, аның белән фикерләрен уртаклаша, киңәш-табыш итә. Әсәрләрен бастыру, алар өчен акча алу мәсьәләләрен дә энесенә ышанып тапшыра. Лев абыйсының туенда катнаша, мәҗлесне оештыру мәшәкатьләрен үз өстенә ала.
А.С. Пушкин:
| Минем энем – һәрьяклап акыллы кеше һәм чиста күңелле гүзәл шәхес. Аның күңеленнән мине сызып аттырырга тырышачаклар, ләкин без кан туганнар булып кына түгел, чын дуслар булып калачакбыз[3] |
Соңга таба, Лев гаебе белән, бертуганнарның мөнәсәбәте коры, рәсми төс ала. Шулай булса да, Александр Пушкин гомер буе энесен кайгыртып яши: аны хезмәткә урнаштыруны өстенә ала, күпсанлы әҗәт-бурычларын түләп бара.
Энесенә багышлап язылган берничә шигыре[4] дә бар.
Абыйсының дуэльдә каты яраланып, үлүе турында Лев Кавказда чечен походында чакта ишетә. Франциягә барып, Дантестан үч алу фикереннән иптәшләре генә ваз кичтерә[5]
Абыйсы вафатыннан соң, аның биографиясен (1826 елга кадәрге) язуы билгеле.
Холкы үзенчәлеге
Гаиләдә төпчек бала булу сәбәпле (абыйсыннан тыш, апасы Ольга (1797 елгы) бар), әнисенең иркә баласы була. Яшьтән үк шәрәб эчү, комарлы уеннар белән мавыга.
Хәтере бик яхшы була: абыйсының барлык әсәрләрен яттан белә, яңа шигырьләрен бер укуда ятлап алып, мәҗлесләрдә шуларны сөйли һәм шунлыктан һәр җирдә көтелгән кунакка әйләнә. Карамзин, Жуковский, Дельвиг, Плетнев, Боратынский белән дус була [6] . Үзе дә яхшы шигырьләр яза.
Юмарт була, акча туздырырга ярата, һәрвакыт бурычлары җыела торган була, күбесен абыйсы түләп бара[7].
Чыганаклар
- Викентий Вересаев. Спутники Пушкина.I том. М.: Локид-пресс, 2001 ISBN 5-320-00406-0
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 Пушкин, Лев Сергеевич (рус.) // Русский биографический словарь / под ред. А. А. Половцов — СПб.: 1910. — Т. 15. — С. 317—318.
- ↑ Письма А.С. Пушкина к брату Льву Сергеевичу. М.: В Тип. С. Селивановского, 1858
- ↑ А.С. Пушкинның Дельвигка Кишиневтан язган хатыннан.1821
- ↑ А.С. Пушкинның энесенә багышланган шигыре
- ↑ people.su сайтында
- ↑ Пушкин Лев Сергеевич Викитекада
- ↑ А.С. Пушкин апасы, энесе белән уртак имение мөлкәтен идарә итүче була