Адыгея

Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе белән берләшкән[3], Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федератив округына керә.

1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе буларак нигезләнә.

Башкаласы — Майкоп шәһәре.

Географик мәгълүмат

undefined

Рельеф

Республиканың төньяк өлеше тигезлек, көньякта — Зур кавказ таулары урнаша. Адыгея территориясенең якынча 40 % урманнар алып тора.

Климат

Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне июль аенда уртача температура +28 °С, кыш көне гыйнвар аенда −2 °С.

Гидрография

Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.

Чиктәшлек

Адыгея Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.

Тарих

Адыгея территориясе 1922 елда формалаша. Республика территориясендә археологик бронза һәм тимер гасырларга караган һәйкәлләр бар. Адыгейлар төрле вакытларда ирекле халык булып яши, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859-1864 елларда адыгейларның күбесе Госман империясенә, калганнары Кубаньның сул ягына күченә.

Адыгея Республикасы 1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгея) автоном өлкәсе буларак барлыкка килә, үзәге — Краснодар шәһәре, соңрак 1928 елда исеме Адыгея автоном өлкәсе дип үзгәртелә. 1936 елның 10 апрелендә өлкәнең үзәге Майкоп шәһәре күчерелә. 1990 елның 5 октябрендә Адыгея АССРы формалаша, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы төзелә.

2007 елдан республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.

Халык

Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләр — 52,6 % (2006).

Халык 1979 елдагы сан
мең (*)
2002 елдагы сан
мең (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.)
2010 елдагы сан
мең[4]
Руслар 285,6 (70,6 %) 288,3 (64,5 %) 270,7 (63,6 %)
Адыгейлар 86,4 (21,4 %) 108,1 (24,2 %) 107 (25,2 %)
Әрмәннар 6,4 (1,6 %) 15,3 (3,4 %) 15,6 (3,7 %)
Украиннар 12,1 (3,0 %) 9,1 (2,0 %) 5,9 (1,4 %)
Курдлар 3,6 4,5 (1,1 %)
Черкеслар 2,7 (0,6 %)
Татарлар 2,4 2,9 2,6 (0,6 %)
Чегәннәр 1,1 1,8 2,4 (0,5 %)
Белоруслар 2,2 1,9
Греклар 1,0 1,7
Әзериләр 1,4
Алманнар 1,4 1,2
Чеченнар 1,1

Татарлар Адыгеядә Киров (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный (Кошехабль районы), Афипсип (Тахтамукай районы) авылларында, Майкоп шәһәрендә яшиләр.

Административ-территориаль бүленеш

Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр җирлеге — шәһәрсыман бистәсе, 48 авыл җирлеге, 225 авыл торак пункты (2006).

Шәһәр округлары:

  • Адыгейск шәһәре;
  • Майкоп шәһәре.

Муниципаль районнар:

Дин

undefined

Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре.

Адыгейларның күпчелеге һәм анда яшәүче татарлар да нигездә мөселманнар.

Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан динендә.

Халыкның берничә өлеше атеист.

1994 елда Майкоп шәһәрендә чиркәү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәләре бик аз була. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет ачылышы республика мөселманнары өчен истә калырлык вакыйга була.

Мәдәният

  • «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт академия халык бию ансамбле.

Чыганаклар

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә