Орёл өлкәсе
Орё́л өлкәсе́ – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты.
Өлкә үзәге – Орёл шәһәре.
География
Чиктәшлек
| Як | Россия субъекты |
|---|---|
| Төньяк | Тула өлкәсе Калуга өлкәсе |
| Көнчыгыш | Липецк өлкәсе |
| Көньяк | Курск өлкәсе |
| Көнбатыш | Брянск өлкәсе |
Орӗл өлкәсе Урта Россия калкулыгында урнашкан. Елга үзәннәре һәм ерганаклар күп. Файдалы казылмалары: акшар, доломит, бур, балчык, ком, тимер мәгъдәне. Климат — уртача континенталь. Гыйнварның уртача температурасы —9°, июльнеке 18°. Еллык явым 500 мм тәшкил итә. Вегетация дәвере 190—200 көн. Төп елга — Ука һәм аның кушылдыклары. Туфраклар — каратуфрак, көрән урман, кәсле-көлсу туфраклар. Бүре, төлке, кыр тычканы, йомран һ.б. яши. Өлкә территориясендә «Орёл Полесьесы» милли паркы урнашкан.
Халык
2002 ел
- Рус халкы – 820,0 мең кеше
- Украин халкы – 11,2 мең кеше
- Әрмән халкы – 3,5 мең кеше
- Белорус халкы – 2,4 мең кеше
- Азәрбайҗан халкы – 2,1 мең кеше
- Чечен халкы – 1,6 мең кеше
- Татар халкы – 1,4 мең кеше