Иваново өлкәсе

Иваново өлкәсе — (рус. Ивановская область) – Россия Федерациясенең Европа өлеше субъекты. Үзәк федераль округсена керә.

Өлкә үзәге – Иваново шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Россия субъекты
Төньяк-көнбатыш Ярославль өлкәсе
Төньяк Кострома өлкәсе
Көнчыгыш Түбән Новгород өлкәсе
Көньяк Владимир өлкәсе

Иваново өлкәсе Көнчыгыш Европа тигезлегенең үзәк өлешендә урнашкан. Җир өсте тигезлектән гыйбарәт. Климат уртача континенталь. Еллык явым 550—600 ммны тәшкил итә. Елгалар Идел бассейнына карый. Иваново өлкәсендә Горький сусаклагычының бер өлеше, Идел—Уводь каналы бар. 200дән артык күл бар. Өлкә мәйданының 2,9% өлеше сазлыклар. Нигездә көлсу һәм сазлык туфраклары.

Халык

Эре шәһәрләр


Татарлар

Иваново өлкәсендә татарлар 19 йөзнең 2 нче яртысында төпләнә башлыйлар. Башлыча, алар Идел буе губерналарыннан килеп, туку фабрикаларына вакытлыча эшкә ялланган крәстияннәрдән тора. Татарстан һәм Түбән Новгород якларыннан татарларның күпләп күченүе 1921-22 елгы ачлык белән бәйле. 1920-30 елларда Ивановода татар үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли, кайбер башлангыч мәктәпләрдә татар теле өйрәнелә. 

Татарлар, башлыча, Иваново (5970 кеше), Вичуга (365), Кинешма (425), Родники (356), Тейково (404), Фурманов (400), Шуя (220) шәһәрләрендә, Приволжский районында (211) яшиләр. [2]

Иваново өлкәсендә туган танылган кешеләр

Административ бүленеш

Муниципаль районнары