Борис Домашников

Борис Домашников (Борис Федор улы Домашников, рус. Борис Федорович Домашников) — рәссам, пейзаж остасы, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965), ССРБ халык рәссамы (1975), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1977), Россия сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы (1997). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1954).

Тәрҗемәи хәле

undefined

1924 елның 5 мартында Иваново-Вознесенск губернасы (хәзерге Иваново өлкәсе Лух районы) Кригоузово авылында туган. 1935 елда гаиләсе Уфага күчеп, әти-әнисе мотор төзү заводында эшли башлый.[1] 9 классны тәмамлагач, бер ел тегермәнчеләр әзерли торган техникумда укый. Әтисе сугышка алынгач, остаханәдә эшли башлый, сугыш елларында өндәмәләр, плакатлар яза. Сугыштан соң, 1945 елда ачылган Уфа театр–сәнгать укуханәсенең декорация бүлегенә укырга керә, анда П. Лебедев, А.Э. Тюлькин сыйныфын тәмамлаган, диплом эше — Н. Римский-Корсаковның «Кар кызы» операсына декорация эскизлары (1950). Сәнгать укуханәсеннән соң мәктәптә рәсем укыта, курчак театрында сәхнә бизәүче (декоратор) булып эшли.

Иҗаты

Уфада театр–сәнгать укуханәсендә укыган елларында ук рәссамнарның республика һәм бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша. Италияда, Сәмәрканд, Бөек Новгород, Псков шәһәрләрендә (1960 елларда) борынгы архитектура ядегәрлекләрен өйрәнә. Иҗади мирасында Россия табигатенә, Уралга, каеннарга, кечкенә шәһәрләргә, борынгы рус храмнарына һәм Уфа тыкрыкларына булган мәхәббәтен чагылдырган картиналар аерым урын алып тора. Башкортстан сынлы сәнгатен Россия күләмендә таныткан мәртәбәле рәссамнарның берсе.

Катнашкан күргәзмәләре

Әсәрләре саклана

Рәссамның иҗади мирасы 40 музейда һәм шәхси куллардагы тупланмаларда саклана: Третьяков галереясе, Россия сәнгать академиясе, Көнчыгыш халыклары сәнгате дәүләт музее, Башкортстан милли музее, Нестеров исемендәге сәнгать музее (Уфа), Акъяр сәнгать музее һ.б.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале (Мәскәү, 1957), II премия.
  • БАССР атказанган сәнгат эшлеклесе (1965).
  • РСФСР атказанган рәссам (1965).
  • РСФСР халык рәссамы (1975).
  • ССРБ халык рәссамы (1982).
  • Салават Юлаев премиясе (1977) — «Ленин янына», «Урал әкияте», «Яңадан яз», «Кызыл мәйдан», «Башкириядә август» картиналары өчен.
  • «Хөрмәт билгесе» ордены (1967).
  • Уфа шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Хәтер

  • 2008 елда Борис Домашников исеме Уфадагы бер урамга бирелә.

Чыганаклар

Сылтамалар

Искәрмәләр