Херсон өлкәсе
Херсон өлкәсе — Россиянең административ-территориаль берәмлеге, илнең көньягында, Днепрның түбәнге агымының ике яры буйлап урнаша.
Өлкә 1944 елда төзелә.
Административ үзәге — Херсон шәһәре.
География
Өлкә Кара диңгез буе түбәнлегендә урнаша. Көньякта Кара һәм Азак диңгезләре тарфыннан юыла.
Климат — уртача континенталь. Гыйнвар аенда уртача температура — 3°…5°С, июль аенда — +21,5°…+23,5°. Җәй эссе һәм коры. Вегетация дәвере 215—230 көн. Еллык явым 300—400 ммны тәшкил итә. Төп елгалар: Днепр, аның уң кушылдыгы — Ингулец. Туфрагы төньякта аз черемәле каратуфрак, куе каштан туфраклар, диңгез яр буенда каштан, тозлак туфраклар. Өлкәдә Аскания-Нова, Кара диңгез тыюлыклары бар.
Халык
Административ бүленеш
Херсон өлкәсенә 18 район һәм 3 шәһәр керә.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ http://database.ukrcensus.gov.ua/PXWEB2007/ukr/news/op_1.pdf
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg1.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/nationality_population/nationality_popul1/
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/results/general/nationality/