Хакасия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Тикшерелгән мәкалә
Россия Федерациясе субъекты
Хакас Республикасы
Республика Хакасия
Хакас Республиказы
Flag of Khakassia.svg Coat of arms of Khakassia.svg
Байрак Герб

Файл:Map of Russia — Khakassia.svg

Башкала

Абакан

Мәйдан

46-нче

- Барлыгы

- Су

61 569 км²

0,8 %

Халык саны

71-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

532 319 кеше (2010)

8,6 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

69-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

93,7 млрд. сум

137,8 мең сум

Федераль бүлгесе

Себер

Икътисади районы

Көнчыгыш Себер

Рәсми тел(ләр)

хакас теле, рус теле

Җөмһүрият башлыгы

Валентин Коновалов

Югары Совет рәисе

Владимир Штыгашев

РФ субъекты коды

19

Сәгать поясы

MSK+4 (UTC+8)

Хака́с Республикасы (Хака́сия, хак. Хакас Республиказы, рус. Республика Хакасия) — Россия Федерациясе эчендәге республика (дәүләт), РФ субъекты, Себер федераль бүлгесена керә[1][2]. Занимает значительную часть Хакасско-Минусинской котловины, в пределах северо-западных отрогов Саяно-Алтайского нагорья (Южно-Сибирская горная агроландшафтная страна)[3]. БашкаласыАбакан шәһәре.

Кемерово өлкәсе, Красноярск крае, Тыва һәм Алтай республикалары белән чиктәш.

Республика 1992 елда төзелә.

Географик урыны

Хакасия Көнчыгыш Себернең көньяк-көнбатышында Енисей елгасының сулъяк ярында, Саян-Алтай калкулыгы һәм Минусин сөзәк чокыры территорияләрендә урнашкан. Көньяк-Себер магистралендә, Минусин уңъякъярлыгын Иркутск өлкәсе һәм Кузбасс белән тоташтыручы аның географик торышы уңышлы. Енисей буенча республика Үзәк-Красноярск регионы һәм Енисей төньягы белән бәйләнештә.

Зур елгалары — Абакан, Томь, Ак Июс, Кара Июс (Об бассейны). Енисейдә Саяны-Шушенское ГЭСы һәм Майна ГЭСы.

Файдалы казылмалар

Хакасиядә тимер (2 млрд тонна запас, зур табу урыннары — Тейск]], Абакан), молибден (Сорск), алтын, ташкүмер (Аскизское, Бейск), неметаллик файдалы казылмалар: барит, бентонит, йөзлек мрамор һәм гранит, төзелеш материаллары табышы бара. Бакыр, полиметаллар, фосфоритлар, азбис, [[гипс, бөерташ табу урыннары тикшерелгән. Тикшерелгән чыганакларда РФ буенча ташкүмер — 3 %, тимер рудасы — 1 %, молибден — 11 %, барит — 27 %, бентонит — 6,5 %, өслек таш — 13

Тарих

Себердә беренче дәүләт б.э.к. IV — III гасырларда барлыкка килә. Борынгы кытай елъязмаларында бу дәүләтне төзүчеләр «динлиннар»(чамор. 丁零}}, ә дәүләтнең үзен «Динлинго» (丁零国) дип язылган.

Б.э.к. 201 еллар тирәсендә бу дәүләтне һуннар басып ала. Хакас-Минусин сөзәк чокырына төрки телле кыргызлар килә. Кытайлылар моны болай сүрәтлиләр: "динлиннар кыргызлар ырулары белән буталдыдар". Кыргызлар яңа этнополитик җәмгыятьнең хәрби-аристократ башына әйләнәләр.

Кыргызлар, агрессив күршеләре (төрек һәм уйгур каһанлыклары) белән авыр көрәштә, үзләренең мөстәкыйльлекләрен безнең чорның XIII гасырына кадәр саклыйлар.

XIII Саян-Алтайның мөстәкыйль үсешендә халиткеч була. Чынгызхан җитәкчелегендә Бөек Монгол Олысы Енисей кыргызларының бәйсезлеген җимерәләр. Халык [Кытайы юаны тарафыннан юк ителүләргә һәм депортацияләүләргә дучар була. XVII гасырга хатле Хакасия турында бик аз мәгълүмат сакланган.

XVII гасырда монда руслар киләләр. Ул вакытта Хакасия, хакаслар һәм шорлар нәселләре торган 4 кенәзлек-олыска таркалган була.

Тум бастругы төзелгәч, барлыкка килә. Хакасларны Россия империясенә кушу бик авыр һәм авыртулы бара.

Рәсми рәвештә Хакасия Россиягә 1727 елның 20 августында, Россия белән Кытай арасында чикләрне бүлү трактаты кабул ителгәч, кушылдырыла. Килешү буенча Саяннан төньяк җирләр Россиягә, ә көньяк җирләр Кытайга күчә.

Чынлыкта, Хакасия Россиягә соңрак кушыла. 1758 елда кытай гаскәрләре Алтайга керәләр һәм Джунгарияне җимерәләр. Рәсми кабул ителгән чикләрне бозу куркынычы туа. Патша хөкүмәте кызу рәвештә биредә казак частьләрен урнаштыра.

Хакас автономияле өлкәсе 1930 елның 20 октябрендә барлыкка килә, күп еллар Красноярск краенә керә; 1990 елда Хакас АССРына, 1991 елда Хакас ССРына үзгәртелә, һәм Красноярск краеннән чыга.

Халык

Хакасиядә халык саны — 532 319 кеше (2010 ел), тыгызлыгы — 8,65 кеше/км², шәһәр халкы — 71,1 %.

Народ 1939 ел 1959 ел 1970 ел 1979 ел 2002 ел 2010 ел
Руслар 75,3 % 76,5 % 78,4 % 79,4 % 80,3 % 81,7 %
Хакаслар 16,8 % 11,8 % 12,3 % 11,5 % 12,0 % 12,1 %
Алманнар 2,6 % 2,4 % 2,2 % 1,7 % 1,1 %
Украиннар 2,9 % 3,6 % 2,1 % 2,1 % 1,5 % 1,0 %
Татарлар 1,1 % 0,6 %
Мордвалар 1,3 %

Торак урыннары

5 меңнән артык халкы булган торак урыннары
2008 елның 1 гыйнварына
Абакан 163,2 Ак Яр 9,1 (2003)
Черногорск 74,2 Черёмушки 9,0
Саяногорск 48,6 Аскиз 7,0 (2003)
Абаза 17,1 Таштып 6,5 (2003)
Усть-Абакан 15,5 Майна 5,9
Сорск 13,0 Бея 5,4 (2003)
Шира 9,2 Бельтирское 5,2 (2003)
5 меңнән артык халкы булган торак урыннары
Абакан Green Arrow Up Darker.svg163,6 Черемушки Red Arrow Down.svg8,9
Черногорск Green Arrow Up Darker.svg75,5 Аскиз 7,1 (2004)
Саяногорск Red Arrow Down.svg48,5 Таштып 6,5 (2003)
Абаза Red Arrow Down.svg16,9 Майна Green Arrow Up Darker.svg6,0
Усть-Абакан Green Arrow Up Darker.svg15,9 Бея 5,4 (2003)
Сорск Red Arrow Down.svg13,0 Бельтирское 5,2 (2003)
Шира 9,1 (2009)


Административ бүленеше

06.10.2003 кабул ителгән 131-ФЗ «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне башкару өчен гомуми принциплар турында» карарны тормышка ашыру өчен кертелгән республика карарлары буенча, Хакасиядә[4][5]:

  • 100 муниципаль бүленмә, шулардан:
    • 5 шәһәр округы,
    • 8 муниципаль район,
    • 9 шәһәр,
    • 78 село һәм авыл барлыкка китерелгән.

Яңадан 8 шәһәр һәм 77 авыл ясалган.

Шәһәр округлары

  1. Абаза
  2. Абакан
  3. Саяногорск
  4. Сорск
  5. Черногорск

Муниципаль районнар

  1. Алтай районы
  2. Аскиз районы
  3. Бей районы
  4. Боград районы
  5. Орджоникидзе районы
  6. Таштып районы
  7. Усть-Абакан районы
  8. Ширин районы

Икътисад

Сәнәгатьнең төп тармаклары

Бөтен икътисадның нигезе булып технологик бәйләнешкән гидроэнергетика һәм аллюминий җитештерү тора. Хакасиянең энергосистемасына керәләр:Саян-Шушен ГЭС ( ГЭС Енисей каскадына керә, Россиядә иң күәтлесе — 6400 МВт), Майнск ГЭС (егәрлеге 321 МВт) и өч ТЭЦ гомуми егәрлеге — 300 МВт. На территории Республика территориясендә Саяногор һәм Хакас алюмин заводлары, шулай ук ОАО «Саянская фольга (барысы да «Российский алюминийга керәләр»).

Шулай уук регтонда ташкүмер табу да бара (ООО ««Разрез Степной» ташкүмер компаниясе һәм ОАО «Сибирская угольная энергетическая компания»нең Черногор филиалы). Ташкүмер табу 6 млн тонна еллык күләме булган ике шахта (Енисей шахтасы, Хакас шахтасы) һәм 5 киселеш тарафыннан башкарыла. Төсле металлургиянең башка берләшмәләре — ООО «Сорский ГОК» (молибден һәм бакыр концентратлары), ООО «Туимский завод по обработке цветных металлов» (бакыр прокаты).

Авыл хуҗалыгы

Хакасия — Көнчыгыш Себернең алга киткән авыл хуҗалыклы районы. Көтүлекләр һәм печәнлекләр алып торган зур мәйданнар, терлекчелекнең (нечкә йонлы шикәр чөгендере. Терлекчелекнең кеше башына җитештерүе — 1,2 2006 елның 3 июнь көнендә архивланган.. Авыл хуҗалыгында республика мәйданының 20 %тан азрагы.

Эчке аермалар, аерым шәһәрләрнең специализациясе

Абакан төене — машина төзүчелек (Россия буенча йөк вагоннары җитештерүенең 5 %ын алып торучы “Абаканвагонмаш”, тәҗрибә-механик, корыч эретү, контейнер заводлары),авыл хуҗалыгы чималларын эшкәртү (ит комбинаты, сыра кайнату һәм сөт заводлары), аяк киемнәре һәм трикотаж эшләнмәләр җитештерү буенча специализация.

Черногор төене — Минусин ташкүмер бассейнының («Хакас», «Енисей», Черногор ташкүмер киселеше) үзәге, «Степной» киселеше. Шәһәр икътисадының нигезе — Себер ташкүмер энергетик компаниясенең филиалы, шулай ук өй җиһазы фабрикасы, өйтөзү комбинаты. Элегрәк җиңел һәм текстиль сәнәгате берләшмәләре эшләгән.

Саяногор төене — биредә Россиянең өч иң эре әлүмин заводының берсе төзелгән — Саян алюмин заводы. Саяногорскта төзелеш индустриясе берләшмәләре төркеме төзелгән («Саянмрамор», өй төзелеше, комбинаты, җыелма-сүтелмә биналар комбинатлары) Енисей буенча өстәрәк — Саян-Шушь һәм Майнск ГЭСы.

Манзара

Сылтамалар


Искәрмәләр

  1. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2. Дата обращения: 28 ноябрь 2019. Архивировано 14 февраль 2022 года.
  2. Ю.С. Осипов и др.. — Большая Российская Энциклопедия (в 35 т.). — Москва: Научное издательство «Большая российская энциклопедия», 2017. — Т. 33. Уланд - Хватцев. — С. 716—723. — 798 с. — 35 000 экз. — ISBN 978-5-85270-370-5.
  3. Общие сведения - Правительство Республики Хакасия. r-19.ru. Дата обращения: 14 март 2022. Архивировано 5 октябрь 2021 года.
  4. Закон «Об административно-территориальном устройстве Республики Хакасия». Дата обращения: 26 май 2017. Архивировано 13 ноябрь 2018 года.
  5. Конституция Республики Хакасия. Дата обращения: 26 май 2017. Архивировано 19 сентябрь 2016 года.