Алтай таулары
Алтай таулары (каз. Алтай таулары, кыт. 阿尔泰山脉, монг. Алтайн нуруу) — Себердәге елгаларның тирән үзәнлекләре һәм тауара чокырлар белән аерылган тауларның катлаулы системасы.
Таулар Россия, Монголия, Кытай һәм Казакъстан чикләрендә урнашкан.
Алтай, Катун тыюлыклары һәм Укок яссы таулыгы бергәләп ЮНЕСКОның «Алтай — Алтын таулар» Дөньякүләм мирасын тәшкил итә.