Елга
Елга (рус. река) — диал. җылга, чуашча йăлка ― «төп үзән», марича йылга «елга» мәгънәсенә ия. Нугайча йылга, кыргызча җылга, казахча, каракалпакча жылга, уйгурча йылга, уйгур диалектларында һәм үзбәк телендә җилга, монгол телендә ǯilγa формасы теркәлгән. Бурят телендә жалга «елгасы булган сай үзән; ерынты», карачай телендә илга, йылга «дала, киң үзән», төрек телендә ulga «тауларда кәҗә сукмагы» мәгънәләрен белдерә. Бу сүзнең -у-, -ү- варианты башка телләрдә дә бар: башкорт телендә йүлгә «сай үзән», үзбәк телендә җулга «үзән», казакъ телендә жулга «елгачык» дигәнне аңлата. Моннан тыш хакас телендәге жул, җул, чуаш телендәге çăл, алтай диалектларындагы йул сүзләрен борынгы төрки телдәге jul, jūl «чишмә; кое; тау елгасы» сүзе белән бәйләп карарга кирәк.
Инеш (рус. ручеёк (в пологой долине)) татар теленең мишәр диалектында инеш, чуаш телендә анăç, аниш «иңкүлек» (ан — «иңү, түбәнәю») дигәнне аңлата. Моннан тыш татар диалектларында да, башкорт диалектларында да иңкеш сүзе «иңкүлек; сөзәклек» дигәнне белдерә. Караим телендә эниш, энис, кабардин-балкар телендә эниш, кырым татарлары, куман телләрендә äнiш, хакас телендә инiс, төрекмән телендә ииниш, кыргыз телендә эниш, борынгы төрки телдә eni сүзләре «төшү юлы, сөзәклек» мәгънәсенә ия.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
Елга — башланган урыныннан койган җиренә кадәр табигый рәвештә салынган үзән буйлап туктаусыз агып торган шактый күләмле су агымы;
- күчерелмә мәгънәдә: гадәттә тартымлы формада: чиктән тыш зур күләм (сыеклык һәм бөртекле әйберләр турында);
- күчерелмә мәгънәдә: нәрсәнең дә булса барышы, юнәлеше; агым.
Инеш — кечкенә, тар һәм сай елгачык;
- диал. елга.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
- Елга каракошы (карчыга кошлар семьялыгыннан, чөйсыман кыска ак койрыклы, күбесенчә балык, куян ише вак хайваннар белән туклана торган күчмә кош);
- елга күбәләкләре / елга коңгызы (зоол. төкле канатлылар семьялыгыннан, тышкы кыяфәте белән көя күбәләкләренә охшаган, суда үрчеп, корыда яши торган бөҗәк; рус. ручейник);
- елга үләне (бот. озын сабаклы, яфраклары өлешчә су астында, өлешчә су өстендә булган су үсемлеге; рус. рдест);
- иске елга (елганың элеккеге юлы; рус. старица);
- инеш башы / инеш авызы (инеш ага башлаган урын);
- Елга сүзенең елгачык, инеш, болак, дәрья, нәһер, су, идел кебек синонимнары бар;
- Елгалы (елгасы булган), елгасыз (елгасы булмаган), елгачы (елга транспортында эшләүче), елгалык (елга үзәне, коры үзәнлек), елгачык (кечкенә елга), елгалап (бик күп), елгала-у (елгалап агу);
- Инешле (инеше булган), инешсез (инеше булмаган).
Өстәмә мәгълүмат
Елгалар — табигый юлы буенча агып, бассейннарының җир өсте сулары агышы һәм җир асты сулары агышы хисабына туена торган су агымнары. Һәр елга үзенең кушылдыклары белән бергә елга системасын хасил итә. Татарстан Республикасы территориясендә озынлыгы берничә йөз метрдан алып, берничә йөз чакрымга җиткән 4 меңгә якын елга исәпләнә. Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел эре елгалар исәбенә керә.
Җәйге су кимү чорында елгаларда су биеклеге кими. Ә кайберләре, бигрәк тә Көнбатыш Чулман аръягындагы елгалар, кибә. Көзен су биеклегенең берникадәр күтәрелүе күзәтелә, нигездә, ул парга әйләнүнең кимүе һәм транспирация (көзге явым-төшемнәр грунт сулары запасын тулыландыруга китерә) хисабына керә. Кышын елгаларда тотрыклы саегу күзәтелә, бу чорда елгаларны туендыручы җир асты сулары запасы акрынлап кими.
Елгалар — табигый мохитнең иң әһәмиятле элементы: эчәргә яраклы һәм сәнәгый сулар чыганагы, табигый су юлы, гидроэнергиянең яңартыла торган чыганагы, балыклар һәм башкалар төче су организмнарының, суүсемнәрнең тереклек итү урыны. Татарстан территориясендә Иделдәге иң зур Куйбышев сусаклагычы һәм Камадагы Түбән Кама сусаклагычы комплекслы әһәмияткә ия. Шулай ук Зәй һәм Карабаш сусаклагычлары бар. Болардан тыш, су белән тәэмин итү, сугару, балык үрчетү максатларында буалар төзелә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Коры елгага батыру
- алдап-йолдап, әллә ниләр булачагына ышандырып, юмалап егып калдыру, уйланмаган, көтелмәгән, юк җирдән хур итү, һәлак итү.
Елга буе сузу
- сүзне өзми-куймый, ялыктыргыч, озын-озак итеп сөйләү.
Елганың яры тулган
- баланың күзе яшькә тулган, хәзер еларга тора дигәнне аңлата.
Эш күп комлы елгада
- кайдадыр тоткарланып, авырлыклар, нужа күрүгә карата әйтелә.
Юк елгага юк тегермән
- юкны бар итеп сөйләү, күрсәтүгә, булмас хыяллар белән шөгыльләнүгә карата әйтелә.
Диңгезне кичеп инешкә баткан
- бик зур һәлакәтләрдән башы исән чыкты, аяк астында яткан әһәмиятсез бер сәбәптән һәлак булды дип әйтүдән.
Күз яше дәрья булып акты
- илнең, халыкның күз яше күп түгелгән бик газаплы чак булуына киная.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар
- Кечкенә елга ташса, кичү бирмәс.
- Күп елгадан Идел дә болгана.
- Сай елга чылтырап агар.
- Тирән елга тын агар.
- Һәр елгага кичү бар, һәр кешегә үлем бар.
- Үз илеңдә сандугач булсаң да, ят елга буенда сайрап булмый.
- Көймә белән елганы кичеп булса да, туктатып булмый.
- Киң елга тымык, галим кеше тыйнак.
- Кичү бирмәс елга юк, батыр җиңмәс дошман юк.
- Юмарт белән саран бер елгадан су эчмәс.
- Шешә суы түгел, инеш суы да җитмәс.
- Инеш күрми, итек салмыйлар.
Җырларда кулланылышына мисаллар
Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
(«Гомерләр зая узмасын», З. Нагаева көе һәм сүзләре)
Якты елга, әйтче миңа,
Сагынуга ничек түзәргә?
Ике якты елга кебек,
Кушылып яшьлек дустың белән,
Узсаң иде гомерең буе
Тормыш дигән олы үзәннән.
(«Якты елга», З. Гыйбадуллин көе, Р. Әхмәтҗанов сүзләре)
Бөдрә таллар, зифа таллар,
Ефәктән киенгәннәр.
Ләкин, кайгы баскан кебек,
Инешкә иелгәннәр.
Иелмәгез, һәр таң килеп,
Сандугач сезгә кунсын!
Мәңге-мәңге мәхәббәтнең
Серләрен сөйләп торсын!
(«Бөдрә таллар», Р. Яхин көе, М. Ногман сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар
Кыр, яңа баш күтәргән очсыз-кырыйсыз чәчәкләргә батып, ерак түгел генә агып тора торган Идел елгасы күтәргән саф һәм бераз юешрәк һавага бер-берсеннән хушрак йөз төрле ис чыгарып тора иде (Ф. Әмирхан, «Хәят»).
Еракка-еракка җәелгән Идел дә тибрәнми, причаллардагы мәһабәт порт краннары да оеганнар, елга аръягындагы карасу-яшькелт хәтфә таулар да, иртәнге тынлыкка һәм тынычлыкка әсир булып, нәрсәдер көтәләр сыман (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).
Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар. Түбәндә кечкенә елгачык, шул елгачык буйлап сузылып киткән Каракош авылы җәелеп ята (Ә. Еники, «Туган туфрак»).
Туган авылым Кызылъяр табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Бакча артында гына Ык елгасы агып ята. Ыкның аръягында таулар башлана (Ф. Яруллин, «Урман кызы»).
Болгар хан бабаларыбызның берсе, Идел дәрьясы белән исемсез бер елга кушылган урынны сайлап, шунда бик матур шәһәр корырга ният иткән. Бу елгадан су алганда, хезмәтчеләр ханның алтын казанын төшереп җибәрәләр. Менә шуннан соң исемсез бу елганы «Казан елгасы», «Казансу» дип атыйлар (Р. Батулла, «Сөембикә»).
Малайны мәмәй белән тәтәй биреп алдый торган, үчтекиләп яки муенга бах-бах атландырып юата торган рәхәт көннәр, сөйләп бетергесез татлы, кайгысыз һәм гамьсез чаклар бик еракта калган шул. Кай арада ничек ага соң бу гомер елгасы? (Ф. Садриев, «Шаһзаманов эш»).
Борын-борын заманнарда яшәгән халкыбыз язмышына күрше халыклар тыгылып кына торган: башлар чабылган, телләр киселгән, илләр җимерелгән, байлык таланган, коллык хөкем сөргән… Әмма һәр халыкның, һәр шәхеснең үз язмыш елгасы. Ә елгаларның тирәнлеге дә, киңлеге дә төрлечә (С. Зыялы, «Кара таплы бизәк»).
Малай чакларында су буена китеп югала торган вакытлары еш була иде. Салмак елга агымы аның уйларын җан-бәгыреннән суырып алып китә бара кебек. Су бервакытта да агып бетмәгән кебек, уйлар да кимеми, бәлки, арта гына, көчәя генә бара икән (Г. Гыйльманов, «Җанбалык»).
Безнең өйдән әз генә өстәрәк, тау күкрәгеннән дәррәү бәреп, саф сулы биш-алты көмеш чишмә агып чыга. Шулар барысы бергә йөгерек сулы инеш хасил итәләр. Инешнең яссы ярларын өянкеләр, бөдрә таллар, зирәк зелпеләр бизи. Инеш дигәч тә, кай җирләрдә ул чыпчык тезеннән генә (А. Хәсәнов, «Кара еланнар оясы»).
Үрдәкле күл. Күлдән терекөмеш җепсә кебек кенә булып кечкенә инеш агып чыга. Инеш боргалана-боргалана бер күренә, бер югала, мондагы тау турысына ук килеп җитә дә таллар куелыгына кереп югала (А. Гыйләҗев, «Качак»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.