Карабаш сусаклагычы

Карабаш сусаклагычы (рус. Карабашское водохранилище) — Татарстанның Бөгелмә районындагы Карабаш бистәсе янында, Зәй елгасының түбән агымында урнашкан ясалма сулык. 1957 елда төзелгән, ул төбәкнең нефть чыгару предприятиеләрен һәм сәнәгатен кирәкле күләмдә су белән тәэмин итә һәм су белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы булып тора[2].

Тарихы

Карабаш сусаклагычы 1957 елда төзелә. Төп максаты — үсеп килә торган нефть чыганакларын һәм төбәкнең сәнәгать предприятиеләрен, аерым алганда, «Татнефть» ширкәте ихтыяҗларын су белән тәэмин итү[3]. Нефть сәнәгатенең өзлексез эшләве өчен чиста су запаслары кирәк була, 1956 елда сусаклагычны төзү турында карар кабул ителә[4].

Корылманы төзү эшенә, ир-ат көче җитмәү сәбәпле, хатын-кызлар да актив җәлеп ителә. Проект нефть-газ секторы хезмәткәрләренең ихтыяҗларыннан күпкә артыграк су күләме булган резервуар булдыруны күздә тота, бу соңыннан сулык акваториясендә балыкларның төрләре формалашуына һәм кошларны җәлеп итүгә сәбәп була.

Су үзәге  [рус.] составында 1200 метр озынлыктагы тимер-бетон буа, су агызу һәм насос станцияләре бар. 1992—1996 елларда Карабаш су үзәге һәм насос станцияләре төзекләндерелә[5]. 1997—1999 елларда бер турбиналы зур булмаган гидроэлектростанция төзелә, аның куәте 500 кВтны тәшкил итә[6].

Географик һәм гидрологик характеристикалар

Урнашу урыны

Карабаш сусаклагычы Зәй елгасының югары агымында, Татарстан Республикасының Бөгелмә районындагы шәһәр тибындагы Карабаш бистәсенә якын урнашкан. Тирә-ягы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан гыйбарәт. Сулык елга юлына параллель рәвештә көнбатыштан-көнчыгышка сузылган[7].

Үлчәмнәре һәм мәйданы

Сусаклагыч өслеге тотрыклы су булганда якынча 7,3-7,6 км², озынлыгы 8,7 чакрым, иң киң урыны 1,1-1,2 чакрымга җитә[8].

Тирәнлек һәм күләме

Сусаклагычның уртача тирәнлеге якынча 7,1-7,2 метр, максималь тирәнлеге 20,4 метрга җитә. Суның гомуми күләме — якынча 52,4 миллион кубометр (0,0524 км³)[9].

Диңгез өсте биеклеге

Стандарт су дәрәҗәсе чама белән 139,5-140 метр тамгасында тора. Югары участогының урта яр сызыгы — 137,6 метр, аскы яр сызыгы 122 метр тәшкил итә. Инженерлык гидрокорылмалары секундына 250 метр кубка кадәр су агымын үткәрүгә исәпләнгән.

Су җыю мәйданы

Су җыю бассейны — якынча 750 км².

Сусаклагычка коя һәм агып чыга торган елгалар

Сусаклагычка Бөгелмә Зәе, Елховка, Хуҗәмбай һәм Кызыл чишмә елгалары коя. Агып чыга торган елга — Бөгелмә Зәе.

Региональ әһәмияте

Ясалма сулык Чулман елгасы бассейны составына керә һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешендәге нефть чыганакларын һәм сәнәгать предприятиеләрен су белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Шулай ук ул җирле халык өчен ял итү һәм балык тоту урыны булып тора.

Экология

Карабаш сусаклагычы — табигатьтән файдалануның мөһим объекты. Суны техник ихтыяҗлар һәм рекреация өчен куллану сәбәпле, даими экологик мониторинг алып барыла:

  • Суның химик составын контрольдә тоту (нефть продуктлары, катылыгы);
  • Сусаклагычны балыкландыру (корбан, чуртан, судак, алабуга, карп);
  • Яр буе полосасын саклау.

Сусаклагыч суда йөзүче кошларның, шул исәптән аккошларның да оялау урыны булып тора[10].

Үсеш перспективалары

Сусаклагыч югары рекреацион потенциалга ия. 2020 еллар башыннан Татарстан хөкүмәте бу урында туристик кластер булдыру планнарын эшли.

2025 елның көзендә «Карабаш диңгезе» ел әйләнәсе эшли торган курорт проектын гамәлгә ашыру турында рәсми рәвештә игълан ителә[11]. Проектка инвестицияләр 300 млн сумнан артык дип бәяләнә, ул түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Тау чаңгысы комплексы;
  • Кунакханә инфраструктурасы (глэмпинглар, отельләр);
  • Төзекләндерелгән пляж һәм суда ял итү зонасы.

Төзелеш эшләрен башлау, җирләрне авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориядән рекреацион категориягә күчерү буенча юридик процедуралар тәмамланганнан соң, 2026 елга планлаштырыла[12].

Искәрмәләр

  1. Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
  2. На Карабашском гидроузле – весенняя «страда» (рус.). Альметьевский муниципальный район и город Альметьевск. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  3. Альметьевский цех. uptgppd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  4. История появления Карабашского водохранилища (2023-04-07). 4 сентябрь 2025 тикшерелде.
  5. «Из Татарии в Татарстан: ООО «УПТЖ для ППД» (рус.). Государственный комитет Республики Татарстан по тарифам. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  6. Сайт ЗАО Гидроэнергопром, Санкт-Петербург. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 гыйнвар 2011. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
  7. Карабашское водохранилище (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  8. Прогноз обстановки на территории Республики Татарстан в период половодья 2014 года (рус.). Министерство по делам гражданской обороны и чрезвычайным ситуациям Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  9. На жемчужине юго-востока Татарстана ждут лебедей [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  10. На жемчужине юго-востока Татарстана ждут лебедей (рус.). БИЗНЕС Online (13 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2025.
  11. В Бугульминском районе Татарстана создают курорт «Карабашское море» (рус.). РБК Татарстан (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.
  12. В Бугульминском районе построят курорт за 300 млн рублей (рус.). Коммерсантъ (Казань) (30 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 гыйнвар 2026.

Сылтамалар