Зәй сусаклагычы
Зәй сусаклагычы (рус. Заинское водохранилище) — Зәй (Дала Зәе) елгасы тамагыннан 71 км югарырак, Зәй шәһәре чикләрендә, тулысынча Татарстан Республикасында урнашкан Зәй ДРЭСын суыту сулыгы[2].
Тасвирлама
Сусаклагыч 1963 елда Зәй ДРЭСының циркуляция суын суыту өчен төзелә. Елга буйлап көньяктан төньякка таба сузыла.
Озынлыгы 12 чакрым тирәсе, плотина янында киңлеге 2 чакрымнан артып китә (плотинаның озынлыгы — 2,65 чакрым). Су белән тутыру 1962 елдан 1965 елга кадәр дәвам итә[2].
Югары бьефта су киселеше билгесе — 72,3 м, түбән бьефта — 64,1 м тәшкил итә[3].
Сусаклагычның күләме — 63 млн м³, реестр мәгълүматлары буенча мәйданы — 16,1 км² (башка чыганаклар буенча — 20,5 км²)[4][5]. Су җыю бассейнының мәйданы — 2910 км²[6][7].
Турыдан-туры сусаклагычка коя торган Дала Зәе кушылдыклары (сул яктан): Шумыш, Сараклы, Кармалы. Елга, нигездә, кар сулары, шулай ук җәйге явым-төшемнәр һәм грунт сулары (өлешчә) хисабына туена.
Сусаклагычның югары өлеше сазланган. Елга суы белән бергә күп күләмдә (елына 57 мең тоннага кадәр) йөзмә матдәләр килү һәм ярларның юылуы сәбәпле, сулыкның ләмләнүе күзәтелә. Сусаклагычның санитар-экологик торышы норматив таләпләргә җавап бирми. Судагы минераль матдәләрнең уртача күләме бер литрга 1 граммнан артып китә[5][7].
Зәй ДРЭСы тарафыннан сусаклагычны савыктыру һәм сулыкны чистарту буенча чаралар үткәрелә[7][8][9].
Көнбатыш (сул) ярында Зәй шәһәре һәм ДРЭС, Әгерҗе — Бөгелмә тимер юл линиясе урнашкан, төньяк-көнчыгышта — Иске Зәй микрорайоны. Көнчыгыш яры буйлап биеклеге 140 метрга кадәр җиткән, яфраклы һәм ылыслы урманнар белән капланган калкулыклар урнашкан.
Хуҗалыктагы әһәмияте
Сусаклагыч Зәй ДРЭСын сәнәгать суы белән тәэмин итү өчен файдаланыла. Циркуляцион суның гомуми чыгымы сәгатенә якынча 300 мең м³ тәшкил итә. Циркуляцион суның агу юлын озайту һәм суынуын яхшырту максатыннан, көнбатыш яр буйлап су китерү һәм су агызу каналлары, шулай ук агымны юнәлтүче дамба төзелә. Сусаклагыч аша 220 кВ лы электр тапшыру линиясе кичүе салына.
Сулык шулай ук гидроузелның түбәнге бьефына санитар су җибәрүләрне тормышка ашыру, рекреация, балык үрчетү һәм һәвәскәр балык тоту өчен файдаланыла[2].
Кыш айларында сусаклагычның түбәнге өлеше катмый. Сусаклагыч суларында 18 төр балык бар. Сәнәгать максатында тотылган балыкның нигезен корбан балыгы, чабак тәшкил итә. Сулыкка үсемлек белән туклана торган балык төрләре: ак амур, ак һәм чуар ташмаңгай, карп махсус рәвештә үрчетелә[5].
Сусаклагыч тирәсендә ял итү урыннары җиһазландырылган[10].
Су реестры мәгълүматлары
Сусаклагыч Чулман елгасы бассейнына, Чулман бассейн округына карый. Дәүләт су реестрындагы су объекты коды — 10010101521411100008656[11][12].
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
- ↑ 1 2 3 Приказ Федерального агентства водных ресурсов от 25 мая 2023 г. № 101 “Об утверждении Правил использования водных ресурсов Заинского водохранилища” | Документы ленты ПРАЙМ: ГАРАНТ. 16 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Лист карты N-39-33 Заинск. Масштаб: 1 : 100 000. Состояние местности на 1987 год. Издание 1992 г.
- ↑ admin. Заинское водохранилище / Заинск / Туристический портал (2014-02-16). 16 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Заинское водохранилище (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
- ↑ Постановление КМ РТ от 29 сентября 2012 г. N 804 «Об утверждении республиканской целевой программы „Развитие водохозяйственного комплекса Республики Татарстан на 2013—2020 годы“». Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 26 февраль 2018 года.
- ↑ 1 2 3 Экология гидросферы:Водопользование в бассейнах рек Республики Татарстан как фактор экологического состояния водных объектов (рус.). hydrosphere-ecology.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
- ↑ Водные ресурсы Заинского района Республика Татарстан. 16 гыйнвар 2026 тикшерелде.
- ↑ Заинское водохранилище (рус.). zainsk-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
- ↑ Анастасия Фартыгина. В Татарстане 9 пляжей получили положительные санитарно-эпидемиологические заключения. Реальное время (11 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
- ↑ Дәүләт су реестры. вдхр Заинское (рус.). textual.ru. Русия Табигать министрлыгы (29 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 29 март 2009 года.
- ↑ Об утверждении аукционной документации для проведения открытого аукциона №276 (рус.). eco.tatarstan.ru (14 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
Сылтамалар
- Приказ Федерального агентства водных ресурсов от 25 мая 2023 г. № 101 «Об утверждении Правил использования водных ресурсов Заинского водохранилища» // www.garant.ru
- Д. В. Иванов, Р. Р. Шагидуллин, И. И. Зиганшин, Е. В. Осмелкин. Донные отложения заинского водохранилища // Ученые записки Казанского университета, 2011. Том 153, кн. 1