Кызылканат

Кызылканат (лат. Scardinius erythrophthalmus) — карплылар гаиләсендәге төче су балыгы. Европа белән Урта Азия сулыкларында киң таралган. Идель бассейны елгаларында да очрый. Озынлыгы 36 см га кадәр һәм 2 кг авырлыкка кадәр җитәргә мөмкин.

Аның озынлыгы 16—19 см, авырлыгы 100—300 г. Яшәвенең 3-5 нче елында җенси җитлегә. Апрель — июньдә су температурасы 18 °C булганда уылдык чәчә. Үрчемлелеге 4-232 мең бөртек уылдык. 10 ел яшиләр.

Кызылканат суүсем, бөҗәк, кортлар, уылдык, моллюсклар, кысласыманнар белән туклана.

Файл:Rotfeder Rudd.jpg

Төркемнәр