Минзәлә елгасы
Минзәлә (лат. тат. Minzələ, рус. Мензеля) елгасы, Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылыннан 2 км көнбатыштарак башлана. Минзәлә шәһәре янында Түбән Кама сусаклагычына коя. Озынлыгы 147 км, бассейнының мәйданы 2120 км². Төп кушылдыклары: Холодная, Камышлы, Игәнә, Оргызы, Ашбула, Саклау суы һ.б. Максималь су чыгымы 215 м³/с (1969). Елга тамагында уртача еллык су агымы катламы 100 мм га кадәр. Су агышы буалар ярдәмендә бик нык көйләнгән. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 400–800 мг/л. Татарстан Республикасының табигать һәйкәле (1978).
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.