Минзәлә
Минзәлә (лат. тат. Minzǝlǝ, рус. Мензелинск) — Татарстан Республикасы Минзәлә районының үзәге, Казаннан көнчыгышка таба 292 км урнашкан. Кама буенда, Минзәлә елгасының түбән ярында, Түгәрәк Күл тимер юл станциясеннән 65 км көнчыгышка таба Әгерҗе-Акбаш линиясендә урнашкан. Аэропорт. Яр Чаллы – Уфа автомобиль юлы.
Халык саны — 16 474 кеше.[1]
Тарих
Файл:Минзәлә БИЙ.jpg
Балалар иҗаты йорты. Икенче катында - музей
Файл:Минзәлә ПК 1.jpg
Педагогика көллияте. М. Җәлил музее да шунда урнашкан
Шәһәргә 1584 – 1586 елларда татар-башкортка каршы сугышырга ныгытма буларак нигез салынган. 1781 елда Уфа губернасының өяз шәһәре статусын ала.
Халык
Сәнәгәть
Минзәлә – җирле чималны эшкәртүче ширкәтләре булган авыл хуҗалыгы районы үзәге.
- "Хуҗәмәт ремонт-механик заводы" ААҖ
- Минзәлә аракы-ликер заводы
- Минзәлә май-сыр комбинаты
- "Минзәлә икмәк заводы" ААҖ
- "Минзәлә урман хуҗалыгы" ФДУ
Язгы бодай, арыш, арпа, солы, карабодай, борчак, тары үстерелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: ит, сөт җитештерү, дуңгызчылык.
Мәдәният
- Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры.
- Туган якны өйрәнү музее
- Муса Җәлил мемориаль музее
- Мәчет, 1910 ел (Ленин урамы, 61) — шәһәртөзүчелек һәм архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
Мәгълүмат чаралары
- «Минзәлә» газетасы
- «Минзәлә дулкыннары» телерадиокомпаниясе
Дин
Муса Җәлил Минзәләдә
Татар шагыйре Муса Җәлил, Бөек Ватан сугышы башлангач, үз теләге белән сугышка җибәрүләрен сорый. 1941 елда Минзәлә шәһәренә вакытлыча күчерелгән Мәскәү хәрби-сәяси училищесынең сәяси җитәкчеләр (политруклар) составын әзерләүче кыска сроклы курсларында укып, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Минзәлә шәһәрендә 1941 елның ноябрь, декабрь айларында була. Шәһәргә багышлап язылган шигырьләре аерым китап булып нәшер ителгән.
Танылган шәхесләр
- Вячеслав Шугаев, язучы.
- Валентин Ерашов, язучы.
- Виктор Тёмин, фотограф.
- Ольга Ильинская, микробиолог.
- Рөстәм Тарико, «Русский Стандарт банкы» ЯАҖ директорлар шурасы рәисе.
- Владимир Бауман
- Лидия Смирнова, кино һәм театр актеры, ССРБ халык артисты (1974), Сталин премиясе лауреаты (1951).
- Александр Сливко
- Алмаз Миргаязов, «Китап» радиосы баш мөхәррире (2020 елдан).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
- ↑ Уфа губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1595
- ↑ 1 2 3 http://www.mojgorod.ru/r_tatarstan/menzelisnsk/index.html
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
Сылтамалар
http://www.tatmedia.com/tat/region/156 2016 елның 13 март көнендә архивланган.