Чишмә (Башкортстан)

Чишмә — Башкортстанның Чишмә районының административ үзәге. 2010 елның 1 гыйнварына 22 358 кеше яшәгән[1].

Тарихи мәгълүматлар

Чишмә — Куйбышев тимер юлының әһәмиятле тимер юл станциясе. Уфадан 58 км көньяк-көнбатышрак урнашкан.

Тарих

Чишмә авылы янында Бөгелмә-Уфа тимер юлында станция буларак пәйда була. Беренче кат 1888 елда искә алына. 1946 елда шәһәр төрендәге бистә статусын ала. Биредә Куйбышев тимер юлының ике «йөреше» кушыла (көньяк һәм төньяк йөрешләр). Көньяк тарафтан Бугуруслан аша Самарга барып була, төньяк йөрештән Бөгелмә, Нурлат, Сембергә барып була.

Демография

Халык саны
1939[2]1959[2]1970[2]1979[2]1989[2]2002[2]2008[3]
2704727411 04913 96318 62521 00824 021
2009[4]20102012[5]2013[6]2014[7]2015[8]2016[9]
22 09621 19621 27221 54021 92321 99422 008
2017[10]1 гый 2018[11]1 гый 2019[2]2020[12]2021[13]
22 40823 51822 73322 70622 597
  • 1917 елда хәзерге чишмә урынында ике станция була. Алар Сафар волостенә караганнар. Берсендә (станция Чишмы В. Б.ж.д) 349 кеше яшәгән, икенчесендә (станция Чишмы С. З.ж.д) — 254. Милләт буенча башлыча руслар, шулай ук алманнар, украиннар, поляклар, башкортлар һ.б.[14]
  • 1939 елны халык саны 971 тәшкил иткән,
  • 1946 елда — 787
  • 1959 елда — 7367.
  • 2002 елда Чишмә бистәсендә 21008 кеше яшәгән. Шуларның 12013 — татар милләтеннән, ягъни бар халыкның 57,2 %.[15]

Чишмә поселогында, район җиреннән аермалы буларак, татар телендәге әдәбиятны башлыча 50 яшьтән өлкәнрәкләр укый. Яшьләр (25 яшькә кадәргеләр) татар телен белсәләр дә, татарча укый-яза белмиләр.[15]

Социаль инфраструктура

Кунакханә, базарлар, 50 пассажир урынлы автостанция, тимер юл вокзалы, Чишмә үзәк район хастаханәсе (310 урынлык), мәдәният Сарае, сәнгатьләр мәктәбе, кушылу Сарае, кинотеатр, район китапханәсе, өч мәктәп, гимназия, профтехучилище, балалар һәм үсмерләр өчен ятимнәр йорты.

Икътисад

Чишмә бистәсендә районның төп җитештерү предприятиеләре урнашкан: көненә 4 мең тонна чөгендер эшкәртә ала торган «Чишмә шикәр заводы» ААҖ, үсемлек мае җитештерүче ААҖ «Чишмә» (куәте — көненә 500 тонна чимал). Чишмәдә төзелеш оешмалары урнашкан: «Башмодульстрой» ҖЧҖ, ҖЧҖ «Аргон», ГУП «Башкортавтодор» Чишмә ДРСУ.

Матбугат

Район газеты өч телдә чыгарыла: «Чишмә» (татарча), «Родник» (русча)(үле сылтама), «Дим буе» (башкортча)

Дин

Мәчет, чиркәү бар

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  3. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  4. http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
  5. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  6. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  7. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  8. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  9. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  10. http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. https://web.archive.org/web/20200822004543/https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/CcG8qBhP/mun_obr2020.rar
  13. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  14. М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
  15. 1 2 Годовой отчет по работе с краеведческой литературой и литературой на татарском языке(үле сылтама)

Тема буенча өстәмә