Караидел (авыл)
Караидел (баш. Ҡариҙел) – авыл, Караидел районы (1932—56 елларда һәм 1963 елдан алып) һәм Караидел авыл советы үзәге; пристань. Уфадан төньяк-көнчыгышка 217 км һәм Щучье озеро тимер юл станциясеннән (Пермь крае) көньяк-көнчыгышка таба 110 км еракта, Багазы елгасы (Караидел елгасы кушылдыгы) тамагында, Павловка сусаклагычы янында Бөре-Тастүбә-Саткы автомобиль юлында урнашкан.
Сыйфатлама
Халкы (мең кеше): 1906 елда – 0,3; 1920 – 0,4; 1939 – 1,8; 1959 – 2,9; 1989 — 4,1; 2002 – 5,2; 2010 – 5,9. Рәсми рәвештә (кимү тәртибендә) башкортлар, руслар, татарлар яши дип санала (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп, 4 балалар бакчасы, ДЮСШ, үзәк район хастаханәсе, 3 китапханә (үзәк, балалар, үсмерләр), мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы), 2 мәчет бар.
Тарихи белешмә
Башкорт энциклопедиясе биргән хәбәр фараз буенча Караидел авылына 19 гасырның икенче яртысында Бөре өязе Танып вулысы башкортлары үз җирләрендә Багазытамак исеме белән нигез сала. Шулай ук Шәфәй Кичүе дип теркәлгән. 1896 елда 47 йортта 283 кеше яшәгән. 1906 елда мәчет, зимства мәктәбе, такта яру заводы, су тегермәне, бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗәй), Караидел елгасы аша чыгу урыны теркәлгән. 1932 елда район идарәсе Байкы авылыннан бирегә күчерелә һәм хәзерге исеме кушыла.
Халык
Танылган шәхесләр
- Марат Миргазямов – 1986-92 елларда Башкортстан хөкүмәте рәисе.
- Светлана Гыйниятуллина – БР халык артисты, Ш. Бабич премиясе лауреаты.
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) [башк.]