Шыгырдан

Шыгырдан (чуаш. Шăнкăртам, рус. Шыгырдан, 1939-94 елларда Чкаловское, элегрәк — Шихирданы) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан зур татар авылы. Кызыл-Камыш авылы белән бергә Шыгырдан авылы җирлегенә керә. Халык саны 1478 йортта якынча 6 мең кеше.

Авыл 583 гектар мәйдан били, урамнар озынлыгы 33 километр. Авыл белән район үзәге олы юл аша гына.[1]

View Madrasah Batyrevsky District shigirdani.jpg

Тарих

Демографик вазгыять

Авылда 2009 елда 96 бала (биредә олан диләр) туган, 58 кеше үлгән. 2011 елда 78 бала туып, үлүчеләр 43 булган.

Күренекле кешеләре

Инфраструктура

Авылда урнашкан:

  • СХПК «Дуслык»,
  • «№1 Шыгырдан урта мәктәбе»,
  • «Фәизов ис. Шыгырдан урта мәктәбе»,
  • «Ромашка» балалар бакчасы,
  • «Сандугач» балалар бакчасы
  • 5 кибет,
  • Чәйханә,
  • Буфет,
  • Элемтә оешмасы,
  • Китапханә.

Икьтисад

Шыгырданда көн саен уртача 400 терлек суела. Аерым сугым цехы бар, әмма ул гына өл­герә алмый.

Авылда унлап кеше умарта тота, 540 ат бар. Ветеринария хезмәте яхшы куелган.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә