Минсәет Таҗетдинов
Тәрҗемәи хәле
Минсәет Тимергали улы Таҗетдинов 1960 елда Чуаш АССР Шыгырдан авылында дөньяга килгән.
Сембер «Динамо»сы өчен чыгыш ясый. 1986 елны Сембер педагогика институтын тәмамлагач, Минсәет Таҗетдинов тренерлык эшенә күчә. йөзләгән көрәшче әзерләп чыгара. Шыгырданда үз исемендәге көрәш клубын җитәкли.
Шыгырданда ел саен көрәш бәйгесе узып тора. Ул Шыгырдан егете Минсәет Таҗетдинов исемендәге бәйге. Сембер өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм татар эшкуарларының «Сембер» клубы милли спорт көрәшен үстерү, аны балалар һәм яшьләр арасында киңрәк тарату максатыннан чыгып Татарча көрәш федерациясе булдырганнар. Минсәет Таҗетдинов федерациянең вице-президент итеп сайланды.
Чыганак
- Шыгырданда Мирсәет Таҗетдинов призына ирекле һәм грек-рим көрәше буенча 16 нчы турнир узды 2016 елның 4 март көнендә архивланган.