Балык Бистәсе
шәһәр тибындагы бистә | |||
Балык Бистәсе | |||
---|---|---|---|
|
|||
55°27′36″ с. ш. 50°08′24″ в. д.GЯO | |||
Ил | |||
Муниципаль район | Балык Бистәсе районы | ||
Климат төре | dfb — дымлы континенталь | ||
Халык саны | |||
Халык саны | 7684 кеше | ||
Санлы идентификатор | |||
Почта индекслары | 422650 | ||
Автомобиль коды | 16, 116 | ||
Прочее | |||
Русча топонимы | Рыбная Слобода | ||
|
Балык Бистәсе — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — шәһәр тибындагы бистә (федераль классификатор буенча).
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422650.
Климат
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.9 °C | -10.9 °C | -5.8 °C | 4.5 °C | 13.4 °C | 18.5 °C | 20.4 °C | 17.8 °C | 12.1 °C | 4.4 °C | -4.8 °C | -10.2 °C | 4.0 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Мәгариф
Балык Бистәсендә техникум, урта мәктәп, гимназия, балалар иҗат үзәге, Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 5 балалар бакчасы эшли (2017).
Мәдәният
Инфраструктура
Балык Бистәсендә «Слобода Арена» боз сараенда зурлар һәм балалар өчен шөгыльләнү төркемнәре эшли (2020 елда ачылган). Чаңгы базасы бар. Кама яры буе (Набережная) — “Мәдәният” (җыр-бию сәхнәсе), “Белем бирү”, “Спорт”, “Балык тоту”, “Кечкенәләрнең уен кыры” һәм башка төрле тармак мәйданчыклары белән тулы. Караңгы төшүгә төрле төстәге фонарьлар кабына. Кама елгасы аша салынган күпер бик ачык күренә. Үзәк мәчет янында ял итү урыны (2020 елда ачылган). Ленин бабай скверына янәшәдә генә Геройлар аллеясы (2020 елда ачылган).
Спорт
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.