Балык Бистәсе агротехник техникумы
Балык Бистәсе агротехник техникумы (рус. Рыбно-Слободский агротехнический техникум) —– Татарстанның Балык Бистәсе районы үзәге Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Директор (2017 елдан) — Мансур Гомәр улы Мәннанов.
Тарих
1955 елда ССРБ министрлар шурасы каршындагы хезмәт ресурслары баш идарәсе фәрманы белән Корноухово авылында (1946-1954 елларда район үзәге) авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы ачыла. Уку йорты өчен ике катлы 2 агач йорт бүленә. Укытучы-осталар булып 7нче Куйбышев һөнәри училищесы (Болгар) (Иделдә су басу зонасында калган) укытучылары күчеп килә. Җитәкче итеп Николай Александр улы Чадов билгеләнә.
1972 елда Балык Бистәсендә 21нче һөнәри-техник училище ачыла. Уку йорты ташчылар, штукатур–буяучылар, балта осталары, сантехниклар әзерли. Шул ук елларда авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләячәк 17нче училище төзелә башлый. 1977 елда ике училищены берләштереп, 85нче авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-85) төзелә. Директор итеп Л. Лопатюк билгеләнә. 1981 елдан уку йорты директоры А. Писарев, 1994 елдан С. Парфенов, 2010-2016 елларда В. Төхвәтуллин.
2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән Балык Бистәсе аграр көллияте Балык Бистәсе агротехника техникумы итеп үзгәртелә.
60 ел эчендә республика агросәнәгате өчен 20 меңнән артык белгеч әзерләнгән. 1961 елда училищены Ю. Бекиев, 1962 елда С. Гыйздетдинов, 1964 елда Х. Идрисов, 1974 елда Илһам Вәлиев (район башлыгы), 1982 елда В. Банницын, И. Закиров һ.б. тәмамлаган.
Белгечлекләр
2017-2018 уку елына Балык Бистәсе агротехник техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[3] буенча 70 студент кабул ителә:
- «Аш-су остасы, кондитер» белгечлегенә — 20 кеше
- «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлегенә — 25 кеше
- «Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты» белгечлегенә — 25 кеше
Уку йортына бирелгән лицензия[4] буенча белгечлекләр:
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик)
- Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау (техник)
- Агрономия (агроном)
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер)
- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (тракторчы-машинист, автомобиль йөртүче)
- Аш-су остасы, кондитер (пешекче, кондитер)
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-28
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 425 20.06.2013
- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
- ↑ Уку йортына 13.07.2015 бирелгән 6846нчы санлы лицензия(үле сылтама)
