Зәй шәһәре

Зәй (лат. тат. Zǝy, рус. Заинск) — Татарстан шәһәре, Зәй районының үзәге.

Халык саны – 42 065 кеше (2008).

Шәһәр Зәй елгасында Казаннан 287 км ераклыкта урнашкан.

Тарихи белешмә

Шулай ук карагыз: Зәй шәһәре тарихы

Зәй шәһәре - Кама аръягы калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының 1978 елның апрель боерыгы белән Зәй районының үзәге булган Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды.

Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда Рус дәүләте, Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән игенчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.

Патша хөкүмәте 1655 елда әсирлеккә төшкән Полоцк һәм Смоленск полякларын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.

1773 елдагы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, Нагайбәк Әсәнов отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга Аксар, Никольское, Мәлем, Сәвәләй, Кабан - Бастырык авылларыннан да крестьяннар кушыла.[2]

Мәгариф

Зәй шәһәре мәгариф челтәре 8 мәктәп, татар һимназиясе, политехника көллияте, 4 балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат йорты, сәнгать, музыка мәктәпләреннән гыйбарәт[3].

Халык

Халык саны
1939[4]1959[5]1970[6]1979[7]1989[8]1992[4]1996[4]1998[4]2000[4]2001[4]
32008816508430 25136 62138 50042 10042 50042 80042 900
2002[9]2003[4]2005[10]2006[11]2007[12]2008[4]2010[13]2011[14]2012[15]2013[16]
41 08841 10042 20142 08542 32542 10041 80341 79341 59041 303
2014[17]2015[1]
41 24241 046

Шәхесләр

Фотогалерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-01-11 
  3. Зәй районының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 Народная энциклопедия «Мой город». Заинск
  5. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Численность городского населения РСФСР, её территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу (рус.). Демоскоп Weekly. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  6. Всесоюзная перепись населения 1970 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. (рус.). Демоскоп Weekly. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  7. Всесоюзная перепись населения 1979 года Численность городского населения РСФСР, ее территориальных единиц, городских поселений и городских районов по полу. (рус.). Демоскоп Weekly. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2013. Архивировано 28 апрель 2013 года.
  8. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность городского населения. Архивировано 22 август 2011 года.
  9. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  10. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  11. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  12. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  13. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  14. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2015. Архивировано 4 апрель 2015 года.
  15. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  16. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  17. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2014. Архивировано 12 апрель 2014 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә