Нур (мәчет, Зәй)

«Нур» мәчете (1996 елдан — Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет) — Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Зәй мөселман дини җәмгыяте җаваплылыгындагы оешма. Мәчеткә 1996 елның 28 апрелендә татар дин әһеле, тарихчы һәм язучы Таҗетдин Ялчыгол (1768—1838) исеме бирелә.

Тарихы

1960 нчы еллар башында шәһәр аксакаллары мөселман зиратын булдыруны, аңа юл һәм күперләр салдыру буенча фикер алыша. Җомга намазлары, Ураза бәйрәме, гает намазлары зиратта (яки шәхси йортларда) укыла. Мулла вазифасын 1960 нчы елларда — Салих һәм Зәйнетдин исемле мөселманнар, 1970 нче елларда — Йосыпов фамилияле кеше, 1980 нче елларда — Әхкәметдин Искәндәров, 1989 елның июненнән Мөнир Заһидуллин алып бара.

1988 елның 17 августында Зәй гражданнары Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитетына мөселман җәмгыятен теркәү буенча гариза кертә. 1989 елның 29 декабрендә 24 аксакал, шулай ук шәһәр советы депутатлары Р. Г. Гыйбадуллин һәм Г. Г. Таҗетдинов катнашында мөселман җәмгыятенең беренче оештыру җыелышы уза. Җәмгыять шурасы рәисе итеп Мөнир Заһидуллин сайлана. 1990 елның февралендә Зәй шәһәренең мөселман җәмгыяте Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре буенча комитетта теркәлү үтә. 1990 елның маенда Зәй шәһәр советы мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирә. Шул ук вакытта мөселман җәмгыяте Европа һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтендә 230 нчы сан белән теркәлә. Мәчет өчен бүленеп бирелгән җирдә гыйбадәтләр кылу оештырыла башлый.

1990 елның 4 ноябрендә мөселман җәмгыяте рәисенең төзелеш буенча урынбасары Раиф Хафизов белән «Сельстрой» ПМК прорабы Ф. Ханов җитәкчелегендә тантаналы төстә булачак мәчетнең беренче нигез ташы салына. Тантанада Халык депутатларының Зәй шәһәр советы башкарма комитеты рәисе Валериан Демьян улы Некратов (1950—2007), Халык депутатларының Зәй район советы башкарма комитеты рәисе М. Камалюков, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән мөселманнар катнаша[1].

Шул ук елда мәчетнең нигезен күтәрү эшләре төгәлләнә. 1991 елның гыйнварында мәчет төзү мәсьәләсе буенча мәхәллә җыелышы уза һәм яңа совет сайлана.

Мәчет төзелешенең матди чыгымнарын шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары: Модульле металл конструкцияләре һәм Автоагрегат заводлары, район һәм шәһәр хакимиятләре, шулай ук иганәче гражданнар күтәрә.

1991 елның 6 сентябреннән мәчетнең имамы вазифасына Габдулла хәзрәт (Габдулла Әгъләметдин улы Әгъләмов) керешә.

1993 елның 7 октябрендә мәчетнең манарасына ярымай куела. Ярымай һәм манарага менүче баскыч проектының авторы — Альберт Гайсин[2].

1994 елның 26 августында мәчет рәсми рәвештә ачыла. Тантанада Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин катнаша.

1996 елда мәчеткә һәм ул урнашкан урамга Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелә. Зәй районының беренче имам-мөхтәсибе Әнәс Салих улы Салихов тырышлыгы белән Зәй мәхәлләсе һәм мәчет Европа һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтеннән ТР МДН карамагына күчерелә.

Мәчет ачылуның 20 еллыгына (2014 елның 26 августы) багышлап, 2011 елдан бинага ремонт ясала: мәчетнең су үтә торган түбәсе алыштырыла, идәннәр җылытыла, керү-чыгу ишекләре, беренче кат тәрәзәләре яңага алмаштырыла, тәһарәтханә зурайтыла[3], гыйбадәт залына 54 лампалы өч катлы бәллүр люстра эленә.

« Сез матур мәчет салгансыз. Тышкы яктан — компактлы, эчтән — тыйнак, шул ук вакытта иркен. Бина традицион татар-болгар архитектурасы стиленә җавап бирә[4].
»

Бүгенге торышы

Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет — Зәй мөселманнарының рухи яңарыш үзәге. Биредә даими гыйбадәтләр кылына, Ураза бәйрәме кебек зур дини бәйрәмнәр үткәрелә, шулай ук фәнни-мәгърифәти чаралар оештырыла[5].

Зәйдә, дин әһелләре, галимнәр һәм мәгърифәтченең токымнары катнашында, Таҗетдин Ялчыгол мирасына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләр даими үткәрелеп тора[6]. 2015 елда мәчет янында Таҗетдин Ялчыгол хөрмәтенә истәлек билгесе ачыла[7].

Имамнар

  • 1991—1995 елларда — Габдулла Әгъләметдин улы Әгъләмов;
  • 1995—2000 елларда — Әнәс Салих улы Салихов;
  • 2000 елдан — Риф (Гарифулла) Мөхәммәт улы Кашапов[8];
  • 2016 елдан — Фатих Фәрит улы Нуруллин.

Искәрмәләр

  1. Главной мечети Заинска — 25 лет [рус.]
  2. Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). Казан: Издательство Реноме, 1994, стр. 180—181. [рус.]
  3. Мечеть «Нур» готовится к 20-летию. Islam-today.ru (17 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
  4. Новости Духовного управления мусульман Республики Татарстан. Духовное управление мусульман Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
  5. 27 лет заинская мечеть является центром духовного возрождения для заинских мусульман. Заинск-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
  6. В Заинске в двенадцатый раз прошли чтения Таджетдина Ялчыгола. Заинск-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
  7. В Заинске открыли памятный знак татарскому просветителю Таджетдину Ялчыголу. Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
  8. Главной мечети Заинска - 25 лет. Газета «Новый Зай» (26 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.

Чыганаклар

Тема буенча өстәмә