Сәлах мәчете

Сәлах мәчете (рус. Мечеть Салях) — Казан шәһәренең Совет районы, Олы Клыки бистәсендә урнашкан, 2019 елда ачылган мөселман гыйбадәтханәсе. Мәчет Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенә карый[1].

Тарихы

Сәлах мәчетен төзү эшләре 2015 елда башлана[1]. Төзелеш инициаторы булып Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов чыгыш ясый. 2003–2004 елларда ул мәрхүм агасы белән мәчет төзергә нәзер бирә: проект әзерләнә, урын сайлана, төзелеш башлана, ләкин цоколь кат төзелгәннән соң эшләр тукталып кала[2]. Якынча дүрт елдан соң Кабан арты мәчете имамы Нурислам хәзрәт Ибраһимов үз мәхәллә кешеләре арасында үз хисапларына төзелешне дәвам итәргә әзер булган иганәчеләр таба[2].

2018 елның 4 сентябрендә мәчетнең манарасы куела, 2019 елда, изге Рамазан аенда манарага ярымай урнаштырыла[3].

2019 елның 14 июнендә Татарстан Дәүләт төзелеш инспекциясе төзелгән мәчетнең барлык төзелеш таләпләренә туры килүе турында нәтиҗә чыгара. 2019 елның 4 июлендә мәчетне тантаналы ачу чарасы уза. Ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты киңәшчесе Камил Исхаков, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең егермедән артык дин әһеле катнаша[4]. Тантанада мөфти яңа мәчетнең имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевка чапан кидерә[2].

Архитектурасы

Мәчет ике катлы итеп төзелгән, аның гомуми мәйданы проект буенча 500 квадрат метрны тәшкил итә (башка мәгълүматлар буенча — 372,8 кв. м). Гыйбадәт залы 300 кешегә исәпләнгән[4].

Бинаның архитектурасы заманча стильдә башкарылган. Мәчет манарасы төп бинадан аерым урнашкан. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен махсус тәһарәт алу урыннары, шулай ук уку-укыту эшләре алып бару бүлмәсе булдырылган[4]. Гыйбадәтханә пандуслар белән җиһазландырылган[5].

Имамнары

Мәчетнең мулласы — Тимергали хәзрәт Юлдашев (2019 елның июленнән — хәзерге вакытка кадәр). 2019 елның 4 июлендә мәчетне ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тимергали хәзрәткә имам-хатыйп вазифасын раслаучы чапан кидерә. Ул мәчет ачылган көннән алып биредә баш имам булып хезмәт итә[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 В Казани по инициативе президента Академии наук Татарстана построили мечеть. Татар-информ. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
  2. 1 2 3 Казанда тантаналы рәвештә “Саләх” мәчете ачылды. Саба районы. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2026.
  3. Новую мечеть «Салях» торжественно открыли в Казани. Известия. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
  4. 1 2 3 Казанда “Сәлах” мәчете ачыла. Татар конгрессы. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2026.
  5. В Казани откроют новую мечеть. Московский комсомолец в Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2026.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр