Яңа Әхмәт мәчете

Яңа Әхмәт мәчете (рәсми исеме — «Һидәят» мәчете (рус. мечеть «Хидаят») — Татарстанның Сарман районы Яңа Әхмәт авылында урнашкан мәчет.

Мәчет Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәтенә караган җирле мөселман дини оешмасы — «Һидәят» мәчете мәхәлләсе белән бәйле[1].

Бинасы һәм төзелеше

Мәчет — кирпечтән салынган бер катлы бина. Манарасы керү юлы өстендә урнашкан.

Мәчетнең гыйбадәт залы 50–60 кешегә исәпләнгән. Бина газ белән җылытыла, анда тәһарәт алу урыны бар[2]

Исеме

«Һидәят» атамасы гарәп телендәге һидәят сүзеннән алынган, сүзнең мәгънәсе «туры юлга күндерү» яки «дөрес юлга омтылыш» буларак аңлатыла[3].

Тарихы

Яңа Әхмәт авылында XIX гасырда мәчет булуы турында тарихи мәгълүматлар бар. 1870 елгы мәгълүматлар буенча торак урыннар исемлегендә авылда мәчет булуы күрсәтелә[4].

1939 елда авыл мәчете ябыла һәм аның бинасы мәктәп буларак файдалану өчен район Советы башкарма комитетына тапшырылганы турында мәгълүмат китерелә[5][6].

Билгеле имамнар
  • Биктимер Рәхмәтулла улы (1791 елгы), указлы мулла;
  • Нигъмәтулла Рәхмәтулла улы (1788―1833), указлы мулла;
  • 1852 елдан ― Гыймазетдин Мөхәммәтрәхим улы Бәширов, имам-хатыйп; Хәйбулла Нигъмәтулла улы, мөгаллим, азанчы.

1868 елда авылда җәмигъ мәчете төзелүе билгеле. Җәмигъ мәчетендә имамнар:

  • 1875 елдан ― Шәйхелислам Хәбибрахман улы (1849―1918), имам, 1913 елдан ахун; Исмәгыйль Төхфәтулла улы Солтанморатов (1833–1904), мөгаллим, азанчы.
  • 1891 елдан ― Әхмәтхарис Гыймазетдин улы (1854―1921), имам-хатыйп; Гарәфетдин Мифтахетдин улы (1865 елгы, Бикәсазда туган), азанчы, 1905 елдан имам.
  • 1921 елдан ― Хуҗаәхмәт Шәйхелислам улы Ихсанов, имам; Шәйхеразый Мөхәммәтхәйдәр улы (1892 елгы), азанчы[7].

Яңа бина

1996 елда авылның Карл Маркс һәм Муса Җәлил урамнары чатында кирпечтән салынган яңа бер катлы мәчет сафка баса.

Имамнары:

  • 1996―2003 елларда ― Фәйзрахман хәзрәт Хөсәенов;
  • 2003―2008 елларда ― Вәдүт хәзрәт Әхмәтшин;
  • 2008―2017 елларда ― Котдус улы Сөббух хәзрәт Әхтәмов;
  • 2017 елдан ― Эльмир улы Илфар хәзрәт Габдуллин[7].

Искәрмәләр

  1. Местная мусульманская религиозная организация — приход мечети «Хидаят» д. Новое Ахметово Мухтасибата Сармановского района. Audit-it.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026.
  2. История деревни Новое Ахметово. Татары без границ. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026.
  3. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026.
  4. Список населённых мест по сведениям 1870 года. Уфимская губерния. Российская государственная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026.
  5. Сарман муниципаль районының рәсми сайты. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июль 2026.
  6. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. — К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020. — С. 81. — ISBN 978-5-6044058-7-1.
  7. 1 2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы // Сарман : журнал. — 2022. — № 57. — С. 91.