Сөембикә мәчете (Яр Чаллы)
Сөембикә мәчете (рус. мечеть «Сююмбике») — Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы 27 нче комплексында урнашкан агач мәчет[2], 210 намаз укучыга исәпләнгән[3][4].
Объект рәсми рәвештә 2024 елның 17 августында ачыла[5].
Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Автозавод районы, 27 нче комплекс, Галиәсгар Камал бульвары, 4 А йорт[6].
Тарихы
Мәчет төзелеше өчен җир 2007 елда бүлеп бирелә, төзелеш эшләре 2009 елда башлана[7]. Башта намазлар вакытлыча вагонда укыла[7].
2014 елга төзелеш эшләренең 70 проценты тәмамлана[8], шул ук елда мәчет эшли башлый[9].
2018 елда 22 метр биеклектәге манара куела[9].
2024 елның 17 августында мәчетнең рәсми ачылышы була[5]. Тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кама буе төбәге казые һәм Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һ. б. катнаша[5].
Архитектурасы
Сөембикә мәчете — агачтан төзелгән бина[6], бу — шәһәрдәге икенче агач мәчет[8], архитекторы — Алмаз Мөһлиев[1]. Манарасының биеклеге 22 метр тәшкил итә[9]. Ул тимер каркастан эшләнгән һәм сайдинг белән тышланган. 2018 елның июлендә манара өстенә ярымай куела[10].
Эчке төзелеше
Мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән[11]:
- цоколь каты (янкорма) ике уку сыйныфын, хезмәткәрләр бүлмәсен, ашханәне, тәһарәтханәне һәм хуҗалык бүлмәсен үз эченә ала[12];
- беренче катында ир-атлар өчен 130 кешегә исәпләнгән намаз залы, имам бүлмәсе һәм веранда бар[13];
- икенче катта хатын-кызлар өчен якынча 80 кешелек гыйбадәт урыны булдырылган, бирегә шулай ук аерым керү юлы каралган[5].
Мәчет имамы
Эшчәнлеге
Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр үткәрелә. Ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала. Мәчет каршында мәдрәсә эшли[13].
Төзәтү эшләре
2023 елда, агач бина утыру нәтиҗәсендә, түшәмдә ярыклар барлыкка килә, яңгырлар вакытында түбәдән су үтә башлый. Төзәтү эшләре мәхәллә кешеләренең иганәләре исәбенә башкарыла[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Мечеть Сююмбике – Набережные Челны (рус.). ros-spravka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 В челнинской мечети «Сююмбике» начали ремонт крыши (рус.). Челнинские известия (24 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ Мечети Набережных Челнов. nashichelny.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
- ↑ 1 2 Чаллыдагы Сөембикә мәчетенә 22 метр биеклектәге манара куелды. Татар-информ (31 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Чаллы мөхтәсибәтендә «Сөембикә» мәчете ачылды. ДУМ РФ (17 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 Чаллы мөхтәсибәтендә «Сөембикә» мәчете ачылды. Татар-информ (18 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 3 Чаллыда «Сөембикә» мәчете төзелә. ДУМ РФ (27 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 Яр Чаллыда «Сөембикә» мәчете төзелә. Татар-информ (28 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 3 В Набережных Челнах возвели минарет мечети Сююмбике высотой 22 метра (рус.). Татар-информ (31 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ На минарет мечети Сююмбике водрузили полумесяц (рус.). tvchelny.ru (30 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 Чаллыда рәсми төстә «Сөембикә» мәчетен ачтылар. shahrichalli.ru (19 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ В Набережночелнинском мухтасибате открылась мечеть «Сөембикә» (рус.). ДУМ РФ (17 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
- ↑ 1 2 Яр Чаллы яңа «Сөембикә» мәчете ачылды. tnv.ru (19 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.