Әбүгалисина (мәчет)

«Әбүгалисина» мәчете (рус. мечеть «Авиценна») — Казанда, Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан мәчет. Ул «Тыныч бакча» (рус. Тихий сад) рухи комплексына керә. Комплекс 2024 елның 30 августында ачыла. Биредә шулай ук «Дәвалаучы» Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән православие чиркәве дә урнашкан[1].

Тарихы

2023 елның 1 июнендә булачак «Тыныч бакча» рухи комплексы нигезенә истәлек капсулалары салына. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнаша[2].

Мәчет проекты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Бина Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе резидентлары җыйган акчага төзелә. Архитекторы — Алмаз Вәлиуллин[3].

2024 елның 13 августында мәчеткә ярымай куела[4].

Комплексны ачу тантанасы 2024 елның 30 августында, Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көнендә уза. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Ринат улы Зыятдинов, республика министрлыклары, хастаханә һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнаша[1]. Тантана барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин төзелештә катнашучыларга Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәтенең медальләрен һәм рәхмәт хатларын тапшыра[3][2]. Тантанадан соң кунаклар мәчетне һәм православие гыйбадәтханәсен карыйлар[3].

Исеме

Мәчетнең исемен ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итә. Әлеге исем медицина галиме Әбу Гали ибн Сина (Әбүгалисина) истәлегенә бирелә[5]. Рус телендәге чыганакларда ул «Абу Али ибн Сина» һәм «Авиценна» исемнәре белән билгеле[3].

Архитектурасы

Мәчет — мәйданы 250 м² булган бер катлы бина. Ул берүк вакытта 100 кешене сыйдыра ала. Мәчет — манарасыз, бер гөмбәзле. Балкон, тәһарәтханәләр һәм имамның аерым бүлмәсе белән җиһазландырылган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз заллары каралган[5][3].

«Тыныч бакча» комплексындагы мәчет белән православие чиркәве «Дуслык күпере» аша тоташтырылган[2].

Дини һәм җәмәгать эшчәнлеге

«Тыныч бакча» рухи комплексы учреждение пациентлары, аларның туганнары, хастаханә хезмәткәрләре һәм якын-тирә территориядә яшәүчеләр өчен билгеләнгән[1], ул үз эченә православие чиркәвен һәм мәчетне ала. Гыйбадәтханә «Дәвалаучы»  [рус.] Изге Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелә. Чиркәү белән мәчет арасында «Дуслык күпере» урнашкан[2].

Мәчеттә беренче азан 2024 елның 30 августында әйтелә һәм беренче җомга намазы укыла. Җомга намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрә[3].

2025 елның 21 февралендә Балалар республика клиник хастаханәсендә шулай ук намаз уку бүлмәсе ачыла. Бу — Балалар республика клиник хастаханәсе учреждениеләрендә булдырылган өченче намаз бүлмәсе санала[6]. Намаз бүлмәсе 15—20 кешегә исәпләнгән һәм ир-атлар, шулай ук хатын-кызлар өчен билгеләнгән. Анда тәһарәт алу өчен урын каралган, намазлыклар һәм дини әдәбият куелган[6].

Мәчет имамы

  • Айдар Равил улы Шаһимәрданов — Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты һәм «Әбүгалисина» мәчетенең имам-хатыйбы[6].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 На территории ГАУЗ «ДРКБ МЗ РТ» состоялось торжественное открытие духовного комплекса «Тихий сад» (рус.). Детская республиканская клиническая больница Министерства здравоохранения Республики Татарстан (30 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  2. ↑ 1 2 3 4 В День Республики Татарстан на территории ДРКБ состоялось открытие духовного комплекса «Тихий сад» (рус.). Татарстанская митрополия (30 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  3. ↑ 1 2 3 4 5 6 Открытие мечети «Абу Али ибн Сина» (рус.). Ассоциация предпринимателей-мусульман Российской Федерации (30 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  4. ↑ На мечеть Абу Али ибн Сина, расположенной на территории ДРКБ установлен полумесяц (рус.). ДУМ РТ (13 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  5. ↑ 1 2 Айсылу Юлдашева. “Хастахәнәләрдә кеше тәнен дәваласа, мәчеттә рухи яктан шифа таба” (рус.). Шәһри Казан (21 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.
  6. ↑ 1 2 3 В преддверии Рамадана в ДРКБ открылась третья комната намаза (рус.). Духовное управление мусульман Республики Татарстан (21 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә

© Правообладателем данного материала является АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ».
Использование данного материала на других сайтах возможно только с согласия АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ».