Казан нуры мәчете

«Казан нуры» мәчете (рус. мечеть «Казан нуры») — Казан шәһәренең Яңа Савин районында, Чистай урамы белән Фатыйх Әмирхан проспекты кисешкән урында урнашкан мәчет[1]. Татар архитектурасы традицияләрендә агачтан төзелгән һәм шәһәрнең билгеле агач мәчетләреннән берсе булып тора[2].

Тарихы

Мәчет төзелеше тарихы 1980 еллар ахырында, Ленин районының азсанлы мөселман төркеме болгарларның ислам динен кабул итүенә 1100 ел булу хөрмәтенә мәчет төзү теләген белдерүе нәтиҗәсендә башлана. Беренче вакытта мөселманнар Кәҗә бистәсендә иске агач йортны сатып алып төзәтү эшләре башкаралар, ул башлангыч мәчет булып хезмәт итә: анда беренче җомга намазлары укыла, мәчет төзелеше өчен акча җыела[2]. 1989 елның 4 апрелендә мәхәллә халкы Казан шәһәренең Ленин район башкарма комитеты рәисенә дини җәмгыятьне теркәү һәм мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү турында гариза тапшыра. 1989 елның 17 июлендә Ленин районы халык депутатлары советы башкарма комитеты мөселман җәмгыятен теркәү кирәклеге турында карар кабул итә[2].

1990 елның 21 февралендә Казан шәһәр халык депутатлары советы башкарма комитеты карары белән Бөек Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган юбилей мәчете комплексы биналарын төзү өчен Әмирхан проспектында 7 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирелә. Бер елдан соң өстәмә 3,53 гектар җир кишәрлеге дә бирелә[2].

Ләкин 1991—1992 елларда Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә мәчет Чуйков урамында төзелә, шул сәбәпле Әмирхан проспектында төзеләчәк мәчет документларда яңа исем — «Кол Шәриф» атамасын ала. 1993 елда акча булмау сәбәпле төзелеш вакытлыча туктатыла[2]. 1994 елның 16 декабрендә «Кол Шәриф» мәчете мөтәвәллият органы башкарма комитеты рәисе итеп Шамил Исхаков сайлана. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә дә «Кол Шәриф» исемле яңа мәчет төзелеше башланганлыктан, исемне кабат үзгәртәләр. Шамил Исхаков тәкъдиме белән мәчеткә «Казан нуры» исеме бирелә[2].

Җирле мөселман дини оешмасы буларак «Казан нуры» мәчете мәхәлләсе 1996 елның 9 августында теркәлү уза.

1997 елда Шамил Исхаков җитәкчелегендә актив төзелеш башлана. Мәчет төзелеше бер ел һәм өч ай дәвам итә[2]. Проектны Татарстанның атказанган архитекторы Р. В. Билалов архитектор М. М. Солтанов белән автордашлыкта эшли[3][2]. Төзелешкә нарат бүрәнәләрне Мари Республикасы урманчылыгыннан кайтаралар[2]. Мәчетнең тантаналы ачылышы 1999 елның 30 августында була[4].

Архитектурасы

Мәчет бер катлы, цоколь һәм мансард катлары булган, биек ике япмалы түбә белән ябылган бурап салынган агач бинадан гыйбарәт[2]. Манарасы керү юлы өстендә урнашкан[1]. Мәчеткә төньяк яктан керү юлы дүрт уеп ясалган баганага беркетелгән зур бишкырлы сынык түбәле болдыр белән ассызыкланган[5]. Көньяк фасадта михрабтан хасил булган чыгынтыны өч япмалы түбә каплый, аның түбәсен ярымайлы чатыр тәмамлый[2]. Түбә традицион яшел төстә, тышкы агач диварлар кызгылт охра төсенә буялган[6].

Мәчеттә ике намаз залы (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен) бар, алар вестибюль белән бергә анфилада  [рус.] хасил итә[1]. Мансард катында яңа туган балаларга исем кушу йоласы үткәрелә торган өстәмә намаз залы урнашкан. Цоколь катында хатын-кызлар өчен намаз залы һәм тәһарәтханә бар[2]. Мәчеткә көнбатыштан ике катлы янкорма терәлеп тора: өске катта никахлар үткәрү залы, аскы катта ир-атлар тәһарәтханәсе урнашкан. Мәчетнең көнбатыш диварлары, янкорма һәм мәет җирләү әйберләре өчен бина арасында каплаулы җәйге намаз залы бар[2].

Манарага керү юлы мансард каты холлында урнашкан. Азанчының яктылык фонаренә һәм манараның әйләнмә балконына манара көпшәсе эчендәге винтлы баскыч алып бара. Манара балконы уеп ясалган киртәле[2]. Мансард каты биналары фольклор стилендә бизәлгән[2].

Күрсәткечләр

Мәчет 1,5 мең кешене, бәйрәм көннәрендә исә 3 меңгә якын кешене сыйдыра[3][7]. Мәчет территориясенең гомуми мәйданы 7 гектар тәшкил итә. Намаз залларында берьюлы 600 кешегә кадәр намаз укый ала, җәйге намаз залы 200 кешене сыйдыра. Мәхәллә кешеләре өчен 50 урынлык автомобиль кую мәйданчыгы җиһазландырылган[2].

2025 елда мәчет үзенең 10 еллык (2014—2024) статистикасын бастырып чыгара: даими йөрүчеләр саны 147 меңнән 284 меңгә кадәр арткан, 2024 елда намазларда 283 852 кеше катнашкан (2023 елга караганда 6 % артык), җомга намазларына ел дәвамында уртача 1230 кеше йөри[4].

Эшчәнлеге

Мәчет каршында мәчеткә нигез салучы Шамил Исхаков хөрмәтенә аталган «Шамил» мәдрәсәсе эшли[4]. Мәдрәсә мәчет проектына охшаш проект буенча төзелә, ачылышы 2013 елның 1 сентябрендә була[2]. Мәдрәсәдә «Ислам нигезләре», гарәп каллиграфиясе, иске татар язуы, гарәп теле, Коръән ятлау программалары буенча укыту алып барыла; 2—7 яшьлек балалар өчен «Кагыйдәтү-ән-Нурания» методикасы буенча курслар эшли. Мәдрәсәдә музей бар[2].

Мәчеттә көн саен биш вакыт җәмәгать намазы укыла; исем кушу, никах, мәет юу йолалары, дини мәҗлесләр үткәрелә. Рамазан аенда хәйрия ифтарлары, Корбан бәйрәмендә корбан чалу йоласы оештырыла[2]. «Казан нуры» мәчете халык арасында никахлар үткәрү буенча махсуслашкан мәчет буларак та билгеле: моның өчен биредә аерым тантана залы җиһазландырылган[1].

Мәчет Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтенә (мөхтәсиб — Фанис хәзрәт Зарипов) керә[1][8].

Имамнар

Мәчеткә нигез салучы һәм аның беренче имам-хатыйбы (2000 елның 10 ноябреннән) — Казанның элекке мэры Камил Исхаковның әтисе Шамил Габдулла улы Исхаков (1924–2011) була[9][2]. Мәчет төзелеше 1997 елдан аның җитәкчелегендә алып барыла[9].

Шамил Исхаков вафатыннан соң имам вазифаларын Рөстәм хәзрәт Зиннуров, Наил хәзрәт Йосыпов, Дамир хәзрәт Сафиуллин башкара[10]. Хәзерге вакытта мәчетнең имам-хатыйбы вазифаларын Алмаз хәзрәт Мөхлисов башкара[3]. Мәхәллә советы рәисе булып 2015 елның 23 июленнән Камил Шамил улы Исхаков тора[2][3].

Бәйгедә җиңүе

2024 елда «Казанның иң яхшы гыйбадәт объектлары» шәһәр бәйгесе нәтиҗәләре буенча мәчет Ал мәчет белән призлы урынны бүлешә[11].

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Мусульманский «Ревизорро» побывал в мечети «Казан нуры» (рус.). Духовное управление мусульман Республики Татарстан (9 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 Айгуль Нургаяновна. «Казан Нуры» – мечеть в татарских традициях (рус.). Шакирд (23 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  3. 1 2 3 4 Альфред Мухаметрахимов. Камиль Исхаков: «Пусть папа на том свете радуется – его дело живет и процветает» (рус.). БИЗНЕС Online (22 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  4. 1 2 3 Казанская мечеть опубликовала статистику посещаемости за 10 лет (рус.). IslamNews (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  5. Мечеть Казан нуры (рус.). Единая справочная. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  6. Мечеть Казан-нуры (рус.). Покажу Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  7. «Әтием был для нас примером», — вспоминал Камиль Исхаков на вечере памяти отца — Шамиля Исхакова, основателя и первого имама мечети «Казан нуры» (рус.). Лента новостей Татарстана (22 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  8. Михаил Козловский. Камиль Самигуллин разделил Казань по лекалам мэрии (рус.). Реальное время (28 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  9. 1 2 Умер имам мечети «Казан нуры» Шамиль Исхаков (рус.). Аргументы и факты — Казань (7 февраль 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  10. В мечети Казан нуры помянули ее основателя (рус.). Татар-информ (5 февраль 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.
  11. Стали известны лучшая мечеть и церковь Казани (рус.). Kazan24 (24 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2026.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр