Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете
Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть города Казани) — Казан шәһәрендә төзелеше планлаштырылган җәмигъ мәчете проекты. 2022 елның 20 маенда элекке «Кырлай» паркы территориясендә мәчет төзелешенә багышланган истәлек ташы ачыла. Тантана Идел буе Болгарында ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары белән бәйле була[3]. 2023 елда мәчетне Бишбалта бистәсе ягында урнаштыру варианты һәм «Цимайло, Ляшенко и партнеры» бюросы концепциясе тәкъдим ителә[4]. 2025 ел ахырында шәһәр хакимияте тарафыннан урнашу урыны буенча соңгы карар кабул ителмәгән, вариантлар арасында шулай ук «Новая Портовая» территориясе дә карала[1].
Тарихы
Казанда яңа җәмигъ мәчетен төзү идеясе турында Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр 2018 елда әйтә, 2022 елдан проект турында актив фикер алышу башлана[5]. 2022 елның апрелендә Казан хакимияте һәм республика вәкилләре мәчетне ул вакытта «Кырлай» паркы урнашкан мәйданчыкта төзү ниятен игълан итә, объектның 10 мең кеше сыйдырышлы булуы турында белдерелә[5].
2022 елның февралендә Татарстанда «Игелек-Доброта» республика фонды булдырыла. Фондның максаты — җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен саклау, фәнни, мәдәни, интеллектуаль һәм туристик потенциалны үстерү. Күзәтү советын Рөстәм Миңнеханов җитәкли[6].
Урын сайлау
2022 елның 20 маенда элекке «Кырлай» паркы территориясендә истәлек ташы ачыла. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте хәбәренә күрә, тантанада Марат Хөснуллин, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Тәлгать Таҗетдин, Камил Сәмигуллин һәм башка дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать вәкилләре катнаша[3].
2023 елда «Кырлай» мәйданчыгында төзелештән баш тарту сәбәпләре итеп геодезик тикшеренүләр вакытында җир асты сулары һәм Казансуның элекке агымы булуы, инженерлык чыгымнары, эксплуатация мәсьәләләре, транспорт һәм шәһәр төзелеше шартлары күрсәтелә[7]. Шул ук елда архитекторлар Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко Казан ратушасында мәчет өчен Бишбалта бистәсе ягындагы яңа урын һәм концепция турында чыгыш ясыйлар. Яңа урын Идел янында, шәһәр үзәгеннән һәм елга ягыннан күренә торган мәйданчык буларак тасвирлана[8][9].
2025 елның декабрендә Казан мэры Илсур Метшин урнашу урынының әле дә каралуын, «Новая Портовая» вариантына күпләр тавыш бирүен һәм төзелеш 2026 елда башланырга мөмкин булуын белдерә. Шул ук вакытта соңгы карарны Татарстан Раисе Рөстәм Миңнеханов бирергә тиеш була[10].
Казанның Портовая урамында элекке сәнәгать территориясен яңарту проекты 287 гектарны колачлый. Анда торак, коммерция биналары, юллар, социаль һәм мәдәни объектлар төзү планлаштырыла[1].
Бәйге
Казан Җәмигъ мәчете һәм аның янәшәсендәге территориянең эскиз проектын эшләүгә халыкара бәйге игълан ителә, ул 2022 елның 1 апрелендә башлана. Бәйгегә 8 илдән 40 тан артык гариза килә, икенче этапка 6 илдән 20 катнашучы уза, финалга 18 эш тәкъдим ителә[11].
Бәйге йомгаклары 2022 елның 8 июлендә игълан ителә. Беренче урынны Мәскәүнең «Гинзбург Архитектс» бюросы һәм Казан архитекторы Айвар Саттаров бүлешә, икенче урынны «Сретенские Архитектурные Мастерские» һәм Истанбулның HASSA компаниясе ала. Өченче урынга Казанның OSTA җәмгыяте чыга. Бәйгедә мәчет территориясенең гомуми мәйданы 8,2 гектар итеп күрсәтелә, 10 мең кешегә исәпләнелә, проектлау вакытында биеклек буенча 80 метр чикләү исәпкә алына[11].
Өч финалист акчалата бүләкләнә. Беренче урын өчен — 2,5 миллион сум, икенче урын өчен — 1 миллион сум, өченче урын өчен 0,5 миллион сум акчалата бүләк каралган[12].
2023 елда Казан мэры Илсур Метшин конкурс нәтиҗәсендә абсолют җиңүче билгеләнмәвен әйтә. Шәһәр мэриясе Мәскәүнең архитектура бюросына мөрәҗәгать итә, һәм «Цимайло, Ляшенко и партнеры» тәкъдим иткән концепция нигез итеп алына[7].
Җәмигъ мәчете төзелешенең заказчысы — «Игелек – Доброта» җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды, генераль подрядчысы — «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ[12].
Проекты
«Цимайло, Ляшенко и партнеры» бюросы концепциясе буенча мәчетнең төп бинасы куб рәвешендә проектланган, аның эченә ак гөмбәзле намаз залы кертелә. Үзәк гөмбәзле мәйдан 5 мең намаз укучыга исәпләнгән, ә иң күп кеше җыелган көннәрдә аның тирәсендәге яруслар да кулланылырга тиеш була[2].
Archi.ru тасвирламасына күрә, проектның прообразы итеп Кәгъбә алынган. Бина су өстендә урнашырга һәм Идел яры белән җәмәгать мәйданы аша бәйләнергә тиеш. Периметр буенча ислам тарихы музеен урнаштыру каралган[13]. Манарага маяк символикасы бирелә, анда күзәтү мәйданчыгы каралган, мәчет алдындагы мәйданда фонтаннар һәм Иделгә чыгу урыны планлаштырылган[2].
2025 ел ахырында Илсур Метшин «Цимайло, Ляшенко и партнеры» концепциясен Казанда гамәлгә ашыруны теләвен әйтә, әмма әлеге архитектура проекты дин әһелләрендә сораулар тудыра[1].
Җәмәгать фикер алышуы һәм бәхәсләр
2022 елда Казан архитекторлары төркеме «Кырлай» паркы урынында мәчет төзү карарын яңадан карарга тәкъдим иткән ачык хат бастыра. Хатны 18 кеше имзалый, альтернатив мәйданчыклар итеп Бишбалта бистәсе районындагы Идел яры, Троицкий урманы һәм Яңа Татар бистәсендәге Яшь парлар паркы атала[14].
«Кырлай» мәйданчыгы каралган чорда «Манзара» паркы концепциясен дә мәчет белән бәйләп яңадан карау турында хәбәр ителә. Парк концепциясе Казансу яр буе территорияләрен үстерү концепциясенә керә, ә мәчет төзелеше җәяүлеләр агымнарын яңадан карауны таләп итә[15].
Исем тәкъдимнәре
2023 елда Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе урынбасары Габдерәүф Зәбиров, Җәмигъ мәчетенә Казан ханлыгының беренче ханы Олуг Мөхәммәт исемен бирергә тәкъдим итеп, Татарстан Раисенә хат яза[16].
Хәзерге халәте
2025 ел ахырына мәчетнең төгәл урнашу урыны буенча ахыргы карар игълан ителмәгән. «Новая Портовая» территориясе төп вариантларның берсе булып кала[1].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Соборную мечеть в Казани могут построить на «Новой Портовой». РБК Татарстан (24 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 Бюро «Цимайло Ляшенко и Партнеры» представило концепцию Соборной мечети в Казани. Tehne. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 В рамках празднования 1100-летия принятия Ислама Волжской Булгарией открыт памятный камень на месте строительства Соборной мечети Казани. ЦДУМ России (20 май 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ Казанда Җәмигъ мәчете проектын эшләүчеләр мәчет урыны белән таныштырды. Татар-информ (27 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Строительство Соборной мечети в Казани, парк аттракционов «Кырлай» в Казани. 116.RU (29 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ В Татарстане создается Фонд содействия духовно-нравственному развитию общества. Татар-информ (4 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ 1 2 Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты. Татар-информ (27 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ Казанда Җәмигъ мәчете проектын эшләүчеләр мәчет урыны белән таныштырды. Татар-информ (27 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ Как могла бы выглядеть новая Соборная мечеть в Казани: альтернатива от казанского архитектора. 116.RU (6 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ Соборная мечеть, «канатка» и самокаты: Метшин прокомментировал ключевые темы в Казани. Миллиард.татар (25 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ 1 2 В Казани подвели итоги Открытого Международного конкурса на разработку эскизного проекта Соборной мечети г. Казани и прилегающей территории. Игелек-Доброта (9 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ 1 2 ria.ru. Архитекторы из Казани и Москвы выиграли конкурс на проект соборной мечети (рус.) (8 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ Соборная мечеть в Казани. Archi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ «Они слова не сказали, когда у “Кырлая” строили высотки, а мечеть им почему-то мешает». Татар-информ (3 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ В Казани из-за строительства Соборной мечети пересмотрят концепцию парка «Манзара». Татар-информ (5 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
- ↑ Габдерәүф Зәбиров: «Җәмигъ мәчетенә Олуг Мөхәммәд исемен бирүне сорыйбыз». Интертат (30 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2026.
Сылтамалар
- «Игелек – Доброта» фонды сайты. Игелек-Доброта.
- Соборная мечеть в Казани. Archi.ru.