Мөселманнар горурлыгы мәчете

Шали җәмигъ мәчете, Мөхәммәд пәйгамбәр исемендәге «Мөселманнар горурлыгы» мәчете (чеч. Мухьаммад Пайхамаран цӀарах маьждиг, «Бусалбанийн дозалла» маьждиг, рус. Мечеть «Гордость мусульман» имени пророка Мухаммеда) ― Чечен Республикасының Шали шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Аурупада иң зур мәчет. Бина үзе 30 меңгә кадәр, якын-тирә территориясе – 70 меңгә кадәр кеше сыйдыра ала.

Тарих

Мәчет төзелеше 2012 елдан бирле алып барылган. Яңа мәчет төзелеше Шали шәһәренең үзәгендәге 5 гектар мәйданда, Шали-сити биек йортлар комплексы янында алып барыла. Гыйбадәт йортының проектын Үзбәкстан архитекторлары булдырган.

Мәчетне ачу тантанасы 2019 елның 23 августында уза һәм Чечняның беренче президенты Әхмәт хаҗи Кадыйровның (1951–2004) туган көненә багышлана.

Башта мәчеткә Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров исемен бирү ниятләнгән булган. Мәчетне ачу тантанасында иман йортының Пәйгамбәр исеме белән аталуы турында игълан ителә [1][2].

Бина

Шәһәр үзәгендә урнашкан «Мөселманнар горурлыгы» мәчете ― Аурупада иң зур мәчет. Бина үзе 30 меңгә кадәр, якын-тирә территориясе – 70 меңгә кадәр кеше сыйдыра ала. Бина уникаль проект буенча төзелгән, биеклеге 43 метр булган гөмбәзе һәм биеклеге 63 метр булган манаралары бар. Бина Грециянең Тасос утравыннан кайтарылган, яктылыкны кире кайтаручы һәм эсседә суыклык бирүче кершәндәй ак мәрмәр белән тышланган.

Сигез метрлы, ике тоннадан артык авырлыктагы үзәк люстра һәм 395 яктырткыч Swarovski  [рус.] ташлары һәм алтын белән бизәлгән. Мәчетне архитектур-сәнгати яктырту Griven компаниясе тарафыннан башкарылган [3].

5 гектарлы мәйданда 12 фонтанлы парк зонасы булдырылган, анда 2000 төп агач утыртылган һәм чын розалар үзәне булдырылган.

Галерея

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Белый мрамор, много золота и ручная роспись: всё о новой крупнейшей мечети в Европе. Телекомпания «НТВ» (23 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2019.
  2. В чеченском Шали открыли крупнейшую в Европе мечеть. Ее должны были назвать в честь Рамзана Кадырова. «Новая газета» (23 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 август 2019. Архивировано 13 май 2022 года.
  3. Освещение мечети, г. Шали, Чеченская Республика (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2019.