Җәмигъ мәчете (Яр Чаллы)

Яр Чаллы шәһәренең җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть города Набережные Челны) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә төзелә торган ислам гыйбадәтханәсе. Яр Чаллы шәһәренең булачак төп мәчете 1990-еллардан бирле шәһәр үзәгендә шәһәр хакимияте бинасы янында төзелә.

Тарих

1992 елның башында Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узган иҗтимагый җыелышта шәһәр үзәгендә Яр Чаллының төп мәчетен төзү турында карар кабул ителә. Рәсми рәвештә Яр Чаллы үзәк мәчетен төзи башлау турында 1992 елның 22 июлендә «Тәүбә» мәчетен ачу тантанасында игълан ителә. 1992 елның 23 июле көнне булачак төзелеш урынында шәһәрнең барлык мәчетләре имамнары һәм 48 Ислам дәүләте вәкилләре, шул исәптән Согуд Гарәбстанының Россиядәге илчелеге вәкилләре катнашында күмәк намаз укыла[1].

1993 елның 2 апрелендә төзелеш урынында вакытлыча импровизацияләнгән манара урнаштырыла[1].

2007 елда Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме фонды төзелә. Баштан ук мәчет төзелеше мөселманнарның ирекле иганәләренә алып барыла. 2016 елдан мәчет төзелеше вакыф проекты дип атала башлый, ягъни мәчет төзелешенә ислам илләре вәкилләре ярдәмен җәлеп итү карала. 2019 елда мәчетнең диварлары өелә башлый.

Беренче нигез ташы тантаналы рәвештә 2009 елның ноябрендә салына. Тантанада Чаллы шәһәренең ул чактагы мэры Илдар Халиков, Казанның «Кол Шәриф» мәчете имамы, ТР Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рамил Юнысов катнаша.

Проект озак еллар туктап тора, актив төзелеш фазасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм элекке Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин инициативасы белән башлана. Мәчет төзелеше белән шәһәр Советы депутаты, «АНГ-Холдинг» генераль директоры Алексей Горшков җитәкчелегендәге компания шөгыльләнә[2].

2022 елның 12 мартында манаралар кую эшләре башкарыла[2].

2023 елның 25 июнендә мәчеттә кече гөмбәз (диаметры 11 метрны тәшкил итә), бер манарасына ярымай урнаштырыла. Ярымай махсус техника ярдәмендә Волгодонск компаниясе тарафыннан ясала һәм махсус техника белән урнаштырыла. Ул корычтан эшләнә, авырлыгы 700 килограмм тәшкил итә[3][4].

2023 елның 25 июлендә үзәк (төп) гөмбәзгә ярымай куела (мәчеткә куелган җиденче ярымай)[5].

2024 елның сентябрендә төзелеш эшләре дәвам итә, фасадны тышлау һәм эчке бизәү эшләре башлана. Шәһәр хакимияте җәмигъ мәчетен 2026 елда — Яр Чаллының 100 еллыгы уңаеннан ачу планлаштырылуы турында белдерә[6].

2024 елның 28 апрелендә Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды мәчеткә хәйрия ярдәме күрсәтә. Иганә суммасы игълан ителми[7][8].

2025 елның 14 июлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ислам рухи-мәгариф үзәге (Җәмигъ мәчете һәм Чаллы мөхтәсибәтнең административ корпусы) төзелешендә булган һәм эшләрне тизрәк бетерү өчен ярдәм күрсәтергә боера. Әлеге вакытка газ котельнясы монтажы төгәлләнгән, газүткәргече, электр һәм су кертелгән, эшләтеп җибәрү-төзәтү эшләре башланган. Төп бинада барлык тәрәзәләр һәм витражлар куелып беткән, фасадны бизәү эшләре бара[9].

2026 елның гыйнварында мәчет комплексының төп корпусы фасадын тышлау төгәлләнүгә якынлаша, эчке бизәү эшләре алып барыла, шул ук вакытта инженерлык эшләренең бер өлеше инде тәмамланган[10].

Җәмигъ мәчетенең рәсми хокукый статусы — «Җәмигъ» мәчете мәхәлләсенең җирле мөселман дини оешмасы. Оешма 2016 елның 31 маенда теркәлгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте карамагындагы Чаллы мөхтәсибәте карамагында[11].

Мәхәлләнең имам-хатыйбы — Рәис Исмәгыйль улы Сәхапов. Ул оешманың гамәлдәге җитәкчесе булып тора. Мәчет төзелеше һәм эшчәнлеге белән бәйле мөһим мәсьәләләрдә Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфас Гайфуллин да катнаша. Аның фикеренчә, мәчет ачылгач, шәһәр мөхтәсибәте «Җәмигъ» бинасына күченергә планлаштыра[12].

Проекты

Башта Җәмигъ мәчетен Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты буенча төзү планлаштырыла. М. Басыйров эшләнмәләре буенча Тәүбә мәчете, Әл-Мәдинә әл-Мөнәввәрә мәчете төзелгән, ул шулай ук Чаллыда православие гыйбадәтханәләрен реставрацияләү белән дә шөгыльләнә[13], бу аны дини объектлар буенча киң белгеч буларак характерлый[1].

2007 елда Җәмигъ мәчетенең иң яхшы проектына конкурс игълан ителә. Конкурста җиңүче — Колшәриф мәчетен төзү эшендә катнашуы белән танылган Татарстанның атказанган архитекторы (2006) Айвар Саттаров[1].

Проектның төп үзенчәлекләре

Проект авторы фикеренчә, Җәмигъ мәчете Яр Чаллының истәлекле урыны булырга, шәһәргә кергәндә һәм Чулман елгасыннан күренеп торырга тиеш[1]. Проект түбәндәге сыйфатларны эченә ала:

  • Күләмле-планлаштыру чишелеше: Мәчет биш катлы итеп проектланган, аның гомуми мәйданы 6,5 мең м² тәшкил итә, 3200 кеше сыйдырышлы. Бәйрәм намазлары вакытында мәчет янындагы мәйданда 20 меңгә кадәр мөселман намаз укый ала[1];
  • манаралар: проект буенча дүрт манара каралган. Икесе биек — 82 метр, калган икесе — 57 метр. Алар мәчеткә тантаналы һәм зиннәтле кыяфәт бирә[14];
  • гөмбәзләр: мәчет биш гөмбәз белән бизәлгән. Төп үзәк гөмбәзнең диаметры зур, ул гомуми композициянең төп акценты булып тора;
  • фасад бизәлеше: бина тышкы яктан ак-зәңгәр тоннардагы кыйммәтле таш белән тышлана, бу аңа матурлык һәм тантаналылык өсти.
  • эчке планлаштыру: мәчетнең эчендә традицион намаз залларыннан тыш, заманча ихтыяҗларны да исәпкә алынган. Монда хатын-кызлар өчен аерым флигель, видеоконференцияләр залы, Чаллы мөселманнары музее, никах (туй) залы, уку бүлмәләре карала. Шулай ук комплекс территориясендә 200 укучыга исәпләнгән мәдрәсә, зур булмаган кунакханә, хәләл кафе, ресторан һәм кибетләргә урын бирелә[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Эльвира Мухаметдинова. Амбициозные замыслы и тайная продажа земли: 10 фактов из истории строительства мечети «Джамиг» (рус.). События недели (5 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  2. 1 2 На Соборной мечети установили куполы минаретов с полумесяцами (рус.). Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г. Набережные Челны (12 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  3. Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә 700 килограммлы ярымай куйдылар. Татар-информ (26 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  4. Айзирә Имамова. Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә ярымай урнаштырдылар. Шәһри Чаллы (26 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  5. Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды. Татар-информ (25 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  6. «Джамиг» в Челнах планируют достроить к 100-летию города (рус.). Бизнес-Онлайн (15 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  7. Чечняның Әхмәт Кадыйров фонды Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә хәйрия ярдәме биргән. Татар-Информ (29 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  8. Фонд Ахмата Кадырова пожертвовал средства на мечеть «Джамиг» в Челнах (рус.). Челнинские известия (29 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  9. Рустам Минниханов посетил строящиеся в Набережных Челнах Исламский духовно-просветительский центр и православную гимназию (рус.). Официальный сайт Раиса РТ (14 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  10. Интерьер мечети «Джамиг» разрабатывают дизайнеры из Казани и Челнов (рус.). chelny-biz.ru. Chelny-biz.ru (26 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  11. Проверка контрагентов Прима-Информ (рус.). Prima-Inform. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  12. Камиль Самигуллин: Мечеть «Джамиг» станет жемчужиной Набережных Челнов (рус.). Татар Информ (4 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  13. Басыров Маркиз Музгирович (рус.). Храмы России. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  14. 10 фактов из истории мечети (рус.). Фонд финансовой помощи "Соборной мечети" г. Наб. Челны. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр