Әл-Мансур (мәчет, Саранск)
Әл-Мансур (рус. Центральная Соборная мечеть «Ааль-Мансур» г. Саранска) ― Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәренең Пролетар районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составындагы Саранск шәһәре үзәк җәмигъ мәчете мәхәлләсе карамагында.
Тарих
Саранскида беренче мәчет XX гасырның 90нчы еллары ахырында ачыла. Ул шәхси секторда, Гончаров урамындагы 33нче йортта элеккеге балалар бакчасының бер катлы бинасында урнашкан була. Шәһәр хакимияте бу бинаны җирле мөселман җәмгыятенә бушлай тапшыра. Республика башкаласы мөселманнарының намаз уку өчен үз бинасы барлыкка килә[1].
1995 елда Саранскида зур җәмигъ мәчете төзелә башлый. Мәхәллә әгъзалары ихтыяҗлары өчен шәһәрнең Пролетар районында Терешкова һәм Титов урамнары чатында ике гектарга якын җир участогы бүлеп бирелә. Әмма 2000-еллар башына төзелеш туктый һәм төзелеп бетмәгән бинаны җимерү куркынычы барлыкка килә. 2000 елда Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырылгач, төзелеш яңадан башлана[2].
«Әл-Мансур» (гарәп. المنصور ― җиңүче, рус. победитель) исеме алган җәмигъ мәчете 2002 елда төзелә[3]. 2002 елның 24 августында мәчетнең кече манараларына ярымайлар урнаштырыла. Бу чарада Россия мөфтиләре Равил Гайнетдин, Госман Исхакый, Мөкаддәс Бибарсов катнаша.
Мәчет 2012 елда реконструкцияләнә, шул ук елның көзендә төп манара төзелеше буенча эшләр тәмамлана, гөмбәзне 42 метр биеклеккә урнаштыру өчен махсус автокран көтәргә туры килә. Җомга намазынан соң, 2013 елның 29 ноябрендә мөселманнар республиканың иң зур мәчете манарасына ярымайлы гөмбәзнең күтәрелүен күзәтә[4].
Мәчет проектының авторы ― җирле архитектор Фәрит Казаков[5].
Планда машина кую урынын модернизацияләү, янәшәдәге парк территориясен төзекләндерү, балалар мәйданчыгы һәм мини-футбол кыры төзү карала.
Тасвирлама
Ике катлы бина. Түбәдә 4 кече манара, бина янәшәсендә 42 метр биеклектә төп манарасы бар. Беренче һәм икенче катларда гыйбадәт заллары урнаша. Каршы якта уку сыйныфлары, Диния нәзарәтенең административ бүлмәләре. Ритуаль юыну бүлмәсе мәчет янындагы ике катлы бинада урнаша. Мәчет белән бер төстәге башка биналар (хуҗалык корылмалары һәм мәдрәсә) төзелә.
3500 кеше сыйдырышлы. Мәйданы: 1500 кв.метр. Янәшәдә мөселманнар өчен 2 гектар зурлыктагы парк зонасы төзелә, машина кую урыны ачыла.
Кызыклы факт
Саранск шәһәренең икенче җәмигъ мәчете «Ускүдар» 2011 елның 2 июлендә ачыла. Бу мәчет Үзәк Диния нәзарәте (Тәлгать Таҗетдин) системасындагы Мордовия Республикасы төбәк Диния нәзарәтенә карый (мөфти Зәки Айзатуллин)[4].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Мечеть на улице Гончарова станет многофункциональным мусульманским центром. Юлдаш, 16.03.2020
- ↑ Центральную Соборную мечеть в Саранске строят почти 20 лет. Саранск — БезФормата, 18.09.2013 [рус.]
- ↑ Саранск достопримечательности и история. Гид по путешествиям
- ↑ 1 2 Центральная Соборная мечеть Аль-Мансур. Администрация Пролетарского района города Саранска [рус.]
- ↑ Саранск. Центральная Соборная мечеть Ааль-Мансур. LiveInternet, 09.02.2016 [рус.]
- ↑ Итоговое собрание ДУМ Республики Мордовия прошло в Саранске. Мусульмане России, 29.12.2023 [рус.]
Сылтамалар
- Ислам в Мордовии. Информационно-аналитический портал мусульман Мордовии и Саранска