Мөнирә (мәчет, Кемерово)
Мөнирә (рус. Мунира) – Кемерово шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнары Дини җыенына керүче Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составындагы «Мөнирә» ислам оешмасы карамагында. Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте дә әлеге мәчет комплексында урнашкан.
Тарих
1988 ел ахырында Кемерово мөселманнары тарафыннан мәчет өчен йорт сатып алына.
Җәмигъ мәчете Кемерово шәһәренең барлык милләт һәм конфессияләр халкы акчасына төзелгән. Кемерово өлкәсе губернаторы зур ярдәм иткән. 1999 елның 27 октябрендә Кемерово Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган. Нигез ташын салу тантанасында 1997-2018 елларда Кемерово өлкәсе губернаторы булган Аман Тулеев катнашкан.
2008 елның 21 октябрендә рухи-мәдәни комплекс файдалануга тапшырыла[1].
»Мөнирә» мәчете Кемерово өлкәсе губернаторы Амангельды Тулеевның әнисе Мөнирә Фәиз кызы Власова (Насыйрова, 1921―2001) исемен йөртә [2].
Мәчет ачылганда җомга намазына 25-30 кеше җыелса, бер елдан соң 300 кеше, хәзер җомга намазларына 500 мөселман йөри [3].
Тасвирлама
Мәчет Кемерово шәһәренең Ленин районында, шәһәр читендә, ике проспект (Ленин һәм Ленинград проспектлары) киселешендә төзелгән[4].
Мәчетнең баш архитекторы – Александр Артемьевич Кривомазов. Өч катлы матур якты бина 30 м биеклектә. Мәчетнең гарәп стилендә төзелгән 2 манарасы бар, аларның биеклеге ― 48 м. Мәчетнең алтын йөгертелгән яшел гөмбәзе Сәмәрканд стилендә эшләнгән, калган өлеше — төрекчә. Мәчетнең 30 м биеклектәге, 20 м диаметрлы космик гөмбәзенең проектын баш архитектор Александр Кривомазов уйлап тапкан.
Мәчет биналарының гомуми мәйданы 11 мең кв. м. тәшкил итә, алар 400 кешегә исәпләнгән. Мәчет ике лифт белән җиһазландырылган. Коляскадагы инвалидлар өчен махсус пандуслар каралган. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән.
Хөтбә рус телендә укыла. Җомга вәгазе төп залда ике телдә – рус һәм гарәп телләрендә уза. Берәр милли җәмгыять үз телендә вәгазь яки лекция үткәрергә тели икән, аны конференц-залда уздыра ала. Мәчет каршында составына 12 кеше (һәр милләттән икешәр кеше) кергән Милләтләр Советы эшли[5].
Мәчет каршында китапханә, кибет, ислам нигезләре буенча курслар эшли.
Ай саен дүрт биттә А3 форматындагы төсле «Мунира» газетасы дөнья күрә.
Искәрмәләр
- ↑ Калиль Кабдулвахитов. «Мунира», озаряющая сердца. ДУМ РФ, 6.04.2012
- ↑ «Мунира», озаряющая сердца
- ↑ Муфтий Кемеровской области: РИУ – наиболее приемлемое образование для татар. Исламский портал
- ↑ Мечеть Мунира в Кемерово
- ↑ Муфтий Кемеровской области: "Рассчитывайте на свои силы"
- ↑ Мусульманская организация "Мунира" г. Кемерово
- ↑ Из Камышлы в Кемерово, через Каир. «Камышлинские известия», 22.01.2018 [рус.]
Сылтамалар
- Мечети Кемерово (рус.). Духовное управление мусульман Кемеровской области. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2012. Архивировано 27 май 2012 года.
- Самая большая мечеть в Кузбассе открылась в Кемерово (рус.). Сібдепо (8 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2012.
- «Мунира», озаряющая сердца (рус.) [недоступная ссылка — история]. Мусульмане Кузбасса (2 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2012. Архивировано 27 май 2012 года.
- Мечеть «Мунира» (рус.). Исламский интернет-каталог «Ислам-Центр». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 май 2012. Архивировано 21 сентябрь 2012 года.
Мунира, соборная мечеть в Кемерово. YouTube (видео, 1:51)