Әман Түлиев

Әман Түлиев (Әман (Әманкилде) Гомәр улы Түлиев, рус. Амангельды (Аман) Гумирович Тулеев, тугач бирелгән исеме Әманкилде Муллагазый улы Түлиев, каз. Аманкелді Молдағазыұлы Төлеев, Amankeldi Moldaǵazyuly Tóleev, 13 май 1944(1944-05-13)20 ноябрь 2023(2023-11-20) (79 яшь)) — РФ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе.

Көнбатыш Себер тимер юлы Мондыбаш (1969-1973) һәм Междуреченск (1973-1978) станцияләре башлыгы, Кемерово тимер юлының Новокузнецк бүлеге башлыгы урынбасары (1978-1983), башлык (1983-1985), СБКФнең Кемерово өлкә комитетының транспорт һәм элемтә бүлеге мөдире (1985-1988), Кемерово тимер юлы башлыгы (1988-1990), Кемерово өлкә башкарма комитеты башлыгы (1990-1991), Кемерово өлкә халык депутатлары шурасы рәисе (1990-1993, 2018-), Кемерово өлкәсе канун чыгару җыелышы рәисе (1993-1997), РФ БДБ илләре белән хезмәттәшлеге министры (1996-1997), Кемерово өлкәсе губернаторы (1997-2018). РФ Президентлыгына намзәт (1991, 2001).

Кемерово өлкәсе губернаторы вазифасыннан Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше вафат булгач, китә.

2018 елның 17 сентябреннән 2002 елда үзе нигезләгән Кузбасс һөнәри мәгарифне үстерү институты (рус. КРИРПО) ректоры[1].

Искәрмәләр

Төркемнәр