Хөтбә

Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Кадер кичәсе
Биналар
МәчетМанара
Мигъраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык

Хөтбә (рус. Ху́тба, гарәп. خطبة‎) — Исламда Җомга намазы вакытында һәм бәйрәмнәрдә (Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме), шулай ук аерым очракларда (сугышта җиңүгә ирешү, ачлыктан, корылыктан, уңышсызлыктан, эпидемияләрдән котылу һ. б.) укыла торган вәгазь[1][2]. Гадәттә, хөтбә Аллаһ Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрне мактаудан башлана.

undefined

Тарихы

Беренче хөтбәләрне (вәгазьләрне) Мөхәммәд пәйгамбәр үз ырудашлары арасында сөйли торган була. Аларны ул потларга табынудан баш тартырга һәм бердәнбер Аллаһка ышанырга чакырган. Мәдинәгә күчеп килгәннән соң, вәгазьләрнең характеры үзгәрә. Аларда мөселманнарның шәхси яки социаль проблемаларын хәл итү мәсьәләләре өстенлек ала башлый. Пәйгамбәрнең төрле очракларда, бигрәк тә җомга намазы алдыннан һәм бәйрәм намазларыннан соң әйтелгән вәгазьләре төрле хәдис җыентыкларына кертелгән[3]. Танылган вәгазьләрнең берсе — Мөхәммәд пәйгамбәрнең саубуллашу Хаҗы вакытында әйткән вәгазе.

Урта гасырларда хөтбә дип шулай ук җирле хакимнең һәм хәлифнең сәламәтлеге хакында дога кылу да хөтбә дип аталган[4].

2014 елда король Абдул-Азиз университеты каршындагы "Милли диалог үзәге"нең (Согуд Гарәбстаны) социологик тикшеренүе буенча, сораштырылганнарның яртысыннан артыгы хөтбә эчтәлеген истә калдырмый, ә өчтән икесеннән артыгы җомга вәгазьләре аларның тормышына уңай йогынты ясый, дип белдерә[5], шулай ук өчтән бере дин белгечләрен шәхси һәм иҗтимагый тормышта яхшылыкка өнди, дип саный[6][7].

Хөтбә төрләре

Җомгада хөтбә намаздан алда, гадәти көннәрдә намаздан соң укыла.

Җомга хөтбәсе — имам тарафыннан җомга намазы вакытында укыла һәм имамның мөнбәрдә утыруы белән бүленгән ике өлештән тора. Бәйрәм хөтбәсе гадәттә Корбан һәм Ураза гаетләрендә укыла.

Хөтбә аерым очракларда, мәсәлән, мөселман армиясе җиңү яулаганда, яисә ачлыктан, корылыктан, уңышсызлыктан, эпидемияләрдән котылу очрагында әйтелә.

Структурасы

Хөтбә түбәндәге өлешләрдән тора[8]:

  1. «Әлхәмд» сүзләре белән Аллаһны мактау
  2. Мөхәммәд пәйгамбәргә «әс-саләт» сүзләре белән салават уку
  3. Аллаһтан курку турында төрле нәсыйхәт тексты белән васыять
  4. Ике хөтбәнең берсендә төгәлләнгән мәгънәле аять уку
  5. Нәкъ менә икенче хөтбәдә мөэминнәр өчен дога кылу

Кылу тәртибе

  • Хөтбә гарәп телендә укылырга тиеш
  • Хөтбәнең состав өлешләре арасында өзлексезлек сакланырга тиеш
  • Хөтбә өйлә намазы вакытында укыла
  • Әгәр дә хөтбә укучы басып торырга сәләтле икән, ул хөтбәне басып укырга тиеш
  • Хатыйб ике хөтбә арасында тулы канлы утырырга тиеш
  • Хатыйб хөтбәнең мәҗбүри өлешләрен җомга намазын укырга яраклы кырык ир-атка җиткерергә тиеш
  • Хатыйб тулысынча тәһарәтле  [рус.] булырга тиеш
  • Хатыйбның тәне, киемнәре һәм аның торган урыны чиста булырга тиеш
  • Хатыйбның гаурәт урыннары  [рус.] каплаулы булырга тиеш[9][8]

Хөтбә гадәттә Аллаһка һәм Мөхәммәт пәйгамбәргә мактау сүзләреннән башлана. Җомга хөтбәсе ике өлештән тора, алар имамның мөнбәрдә утыруы белән аерыла. Тәҗрибәле имам-хатыйб вәгазьне еш кына рифмалы проза формасында укый.

Искәрмәләр

  1. Хутба. Исламология. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2024.
  2. Новиков, 1985
  3. MUSTAFA BAKTIR, 1998
  4. БСЭ, 1978
  5. Самая короткая хутба в истории Ислама. Духовное управление мусульман Ставропольского края (30 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2024.
  6. Более половины прихожан мечетей не помнят содержания хутб. Ислам News (20 март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 март 2014.
  7. История и традиции исламского праздника жертвоприношения Курбан-байрам. ТАСС (8 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2024.
  8. 1 2 Ахмад Магомедов. Составные части и условия хутбы. islamdag.ru (27 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2024.
  9. Хутба: что такое и когда её читают. islam.global (9 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июль 2024.

Сылтамалар

татар телендә
рус телендә
  • «Банкетная кампания» 1904 — Большой Иргиз. — М., 2005. — С. 661—663. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 3). — ISBN 5-85270-331-1.
  • Халидов А.Б. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
  • Хутба // Франкфурт — Чага. — М. : Советская энциклопедия, 1978. — (Большая советская энциклопедия#Третье издание / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 28).
  • Хутба // Атеистический словарь / Абдусамедов А. И., Алейник Р. М., Алиева Б. А. и др.; Под общ. ред. М. П. Новикова. — 2-е изд., испр. и доп. — М.: Политиздат, 1985. — С. 480. — 512 с. — 200 000 экз.
башка телләрдә
  • K̲h̲uṭba/ Wensinck, A.J. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed : [англ.] : in 12 vol. / edited by C. E. Bosworth; E. van Donzel; B. Lewis & Ch. Pellat. Assisted by F. Th. Dijkema and S. Nurit. — Leiden : E.J. Brill, 1986. — Vol. 5. (платн.)
  • Hutbe / MUSTAFA BAKTIR // TDV İslâm Ansiklopedisi : [тур.] : 44 c.. — İstanbul : TDV İslâm Araştırmaları Merkezi, 1998.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр