Ураза бәйрәме
Гайде фитыр гарәп. عيد الفطر | |
---|---|
![]() Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы, 2021 | |
Төре | Ислам |
Башка төрле | Ураза бәйрәме |
Шулай ук | Авыз ачу бәйрәме |
Әһәмияте | Изге Рамадан ае тәмамлану |
Кабул ителгән | Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) |
Уздырыла | мөселманнар тарафыннан |
Башлану көне | Шәүвәл аеның беренче көне |
Дата | Шәүвәл аеның икенче көне[d] и Шәүвәл аеның беренче көне[d] |
Бәйрәм чаралары | мәчеттә, йортларда |
Йолалар | Мәчеттә бәйрәм намазы, ифтар, эштән туктап тору, «Гает мөбарәк булсын», дип сәламләшү |
Бәйле | Рамазан уразасы тәмамлану |
Ураза бәйрәме (Ураза гаете,Ид әл-фитр — фар. عید فطر ‘әйд-е фитр[1], гарәп. عيد الفطر ‘ид әл-фитр) — Ислам дөньясында Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләнә торган төп бәйрәмнәрнең берсе[2], ул изге Рамазан аенда дәвам иткән уразаның тәмамлануын белдерә. Бәйрәм итү традициясе Мөхәммәд пәйгамбәр заманыннан, 624 елдан билгеләнә башлый[3][4][5]. Шәүвәл аеның беренче көннәрендә уздырыла.
2025 елда Рамазан ае Россиядә 28 февральдә кояш бату белән башлана, ә 29 мартта, авыз ачкач, тәмамлана. 30 март (якшәмбе) дин тотучылар Ураза бәйрәмен каршылыйлар[6].
Бәйрәм йолалары
Мөселманнар бер-берсен «Гает мөбарәк!», «Гает мөбарәк булсын!» (бәхетле бәйрәм булсын!), дип сәламли. Бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм намазына кадәр мәҗбүри садака (зәкят Әл-фитр, фитр садакасы) бирелә. Җыелган акчалар җәмгыять файдасына (аз керемлеләргә, юлчыларга һ.б.) азык-төлек яки аның акчалата эквиваленты рәвешендә (хәнәфи мәзһәбендә) китә.
Бәйрәм көнендә мөселманнар гает намазы укыйлар, иң яхшы киемнәрен кияләр, традицион ризыклар әзерлиләр, ә бәйрәм намазыннан соң бәйрәм табынына күршеләрен, туганнарын һәм дусларын кунакка чакыралар, бүләкләр бирешәләр, күңел ачалар, балаларга бәйрәмнәр оештыралар, тәм-томнар өләшәләр.
Бу көннәрдә шулай ук ярлыларга садака бирү, бүләкләр өләшү һәм бер-береңнән гафу үтенү гадәте бар.
Бәйрәм көннәре
Бәйрәм көннәре булып Шәүвәл аеның беренче көне санала[7], әмма традиция буенча мөселман илләрендә мәктәпләр, учреждениеләр һәм кибетләр гадәттә тагын ике яки өч көн дәвамында эшләми[8].
Традиция буенча Гайде фитр яңа айны беренче күзәтү төнендә кояш баеганда башлана. Әгәр ай Рамазан аеның 29 нчы көненнән соң ук күзәтелмәсә (йә болытлар аркасында, йә ай батканда көнбатышта күкнең һаман да артык якты булуы сәбәпле), бәйрәм икенче көнгә билгеләнә[9]. Гайде фитр илгә карап өч көнгә кадәр билгеләнә[10]. Бу көнне ураза тоту тыела һәм бәйрәм намазы укыла[11]. Мәҗбүри хәйрия акты сыйфатында мохтаҗларга акчалата яки азык-төлек белән зәкят түләнә[12]. Зәкят әл-фитр Рамазан ае дәвамында бәйрәм көне кояшы баеганчыга кадәр түләнә, әмма аны бәйрәм намазы алдыннан бирү дөресрәк санала.
Бәйрәм турында хәдисләр
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: "Гайде фитр (Ураза гаете) төнендә һәм Гайде әдһә (Корбан гаете) төнендә, Аллаһы Тәгаләнең әҗер савабына ышанып, төнлә намазда булган кешенең йөрәге күпләрнең йөрәге үлгән көнне үлмәс»[13].— Җәләлетдин әс-Сөюти «әл-Җами’ әс-сәгъир». Б. 536, 8903 нче хәдис
Безгә Әнәс исеменнән Муса ибне Исмәгыйль сөйләде, безгә Хәммәд ибне Хөмәйд сөйләде, ул әйтә: «Аллаһның илчесе (с.г.в.) Мәдинәгә килгәч, анда яшәүчеләрнең ике бәйрәм көнен уеннар белән билгеләвен күреп, алардан "Бу ике көн нинди көннәр?" — дип сорады. Аңа: "Бу ике көнне без мәҗүсилек чорында ук уеннар белән билгеләп үтә идек", — дип җавап бирделәр. Шуннан соң Аллаһның илчесе (с.г.в.): „Аллаһы Тәгалә аларны иң яхшы ике көн белән алмаштырды: Корбан чалу көне һәм Авыз ачу көне", — диде»[7].— Әбү Дауд (1134), ән-Нәсаи (1556), Әхмәд (3/178), Абдеррәззак (15566) хәдисләре җыелмасы
Укба ибне Әмирдән хәбәр ителгәнчә, Аллаһның илчесе (с.г.в.) болай дигән: "И мөселманнар, Гарәфә көне, Корбан чалу көне һәм тәшрикъның өч көне — безнең гает көннәре (бәйрәм көннәре)»[7].— Әбү Дауд (2419), әт-Тирмизи (773), ән-Нәсаи (5/252) хәдисләре җыентыклары
Гает бәйрәме Россиядә

рәисе шәех Равил Гайнетдин Ураза хөрмәтеннән бәйрәм вәгазен укый. Мәскәү, 2021]]
Ураза гаете рәсми рәвештә Адыгея, Башкортстан[14], Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәс, Татарстан[15], Чечен[16][17], Кырым[18] республикаларында (федераль органнардан тыш) ял көне булып тора. Төркия һәм кайбер башка ислам дәүләтләреннән аермалы буларак (анда бәйрәм өч көн дәвам итә), Россия төбәкләрендә бәйрәм бары бер көн генә билгеләп үтелә.
Мәскәүдә төп гыйбадәт кылу Җәмигъ мәчетендә уза. Мөселманнар бәйрәм сәламләве белән баш мөфти мөрәҗәгать итә. Җәмигъ мәчетенә иртәнге гыйбадәткә меңнәрчә кеше килә[19].
2020 елның 19 маенда Covid–19 коронавирус пандемиясе фонында Россия мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә мәчетләр 24 май бәйрәме вакытында мәхәллә кешеләре өчен ачылмый. Мөселманнар саклык чараларын үтәү максатыннан бәйрәмне өйдә каршы алырга мәҗбүр була. «Без җәмәгать намазы шатлыгыннан, гаять зур һәм күпкешеле тантана рухыннан үз теләгебез белән баш тартабыз, шуның белән, ИншаАллаһ, алдагыда кешеләрнең үлеменә һәм газапларына сәбәп булмабыз». Ул мөселманнарны, коронавирус таралуга юл куймас өчен, барлык саклык чараларын күрергә чакыра. «Без бәйрәмне гаиләбездә, өйләребездә уздырачакбыз, һичшиксез, уразабыз да, барлык догалар һәм изге гамәлләребез дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителер һәм әҗерен алыр»,— дип мөрәҗәгать итә. Шул елның 24 маенда Мәскәү җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы, социаль дистанцияне саклап, уздырыла[20].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Гайде фитыр — ураза гаете. Гайд — 1) бәйрәм; 2) гает. Фитыр — 1) авыз ачу, ураза тотуны бетереп ашый башлау; 2) авыз ачу сәдакасы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 68; 631.
- ↑ Ahmad ibn Hanbal, Musnad, vol. 4, 141—142, (no. 13210).
- ↑ Barr, Sabrina EID AL-ADHA 2019: WHEN IS IT, HOW IS IT CELEBRATED AND HOW TO WISH SOMEONE A HAPPY EID . independent. Дата обращения: 11 август 2019. Архивировано 11 август 2019 года.
- ↑ Олеся Роженцова. Когда Ураза-байрам в 2024 году. Что за праздник и чем он отличается от Курбан-байрама . РБК (9 апрель 2024). Дата обращения: 18 июль 2024.
- ↑ Ураза-байрам в 2024 году: дата, суть и традиции праздника . РИА Новости (21 февраль 2024). Дата обращения: 18 июль 2024.
- ↑ Какого числа Рамадан в 2025 году: начало и конец поста. Суть и правила священного месяца мусульман
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Шейх Махир ибн Зафир Аль-Кахтани. «Ураза-Байрам (Ид Аль-Фитр) — один день или три дня?» Дата обращения: 13 февраль 2012. Архивировано из оригинала 4 март 2016 года.
- ↑ Наступление Рамадана . Дата обращения: 13 февраль 2012. Архивировано из оригинала 11 март 2012 года.
- ↑ Adewunmi, Bim When is Eid 2014? It could be Monday or Tuesday, it might be Sunday . The Guardian. Дата обращения: 25 июль 2014. Архивировано 26 июль 2014 года.
- ↑ Eid al-Fitr 2019: Everything you need to know . Al Jazeera. Дата обращения: 4 июнь 2019. Архивировано 3 июнь 2019 года.
- ↑ Heiligman, Deborah. Celebrate Ramadan and Eid al-Fitr with Praying, Fasting, and Charity(ингл.). — National Geographic Children's Books. — ISBN 978-0792259268. Архивная копия от 1 август 2020 на Wayback Machine
- ↑ Articles and FAQs about Islam, Muslims . Islamicfinder.org. Дата обращения: 11 август 2013. Архивировано 28 август 2013 года.
- ↑ Шамиль Аляутдинов «Ураза-Байрам — Праздник окончания поста»
- ↑ В Башкирии определили выходные на Курбан-байрам и Ураза-Байрам в 2014 году // UFA.KP.RU Комсомольская правда в Уфе . Дата обращения: 25 декабрь 2014. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ Ураза-байрам в Татарстане объявлен выходным днём . Дата обращения: 25 декабрь 2014. Архивировано 25 декабрь 2014 года.
- Regnum (7 сентябрь 2010). Дата обращения: 4 декабрь 2013. Архивировано из оригинала 4 ноябрь 2013 года.
- ↑ Ураза-байрам в 2013 году — выходной в Татарстане, Дагестане, Чечне и других регионах / Агрегатор / monavista.ru . Дата обращения: 29 октябрь 2013. Архивировано из оригинала 8 гыйнвар 2014 года.
- ↑ УКАЗ ГЛАВЫ РЕСПУБЛИКИ КРЫМ О нерабочем праздничном дне (24 июль 2014). Дата обращения: 25 декабрь 2014. Архивировано 4 март 2016 года.
- ↑ УРАЗА-БАЙРАМ В МОСКВЕ . Дата обращения: 9 ноябрь 2013. Архивировано 9 ноябрь 2013 года.
- ↑ Председатель Совета муфтиев России призвал мусульман праздновать Ураза-байрам дома . Коммерсантъ> (19 май 2020). Дата обращения: 19 май 2020. Архивировано 26 май 2020 года.
Әдәбият
- рус телендә
- Излучение плазмы — Исламский фронт спасения. — М., 2008. — С. 741. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 11). — ISBN 978-5-85270-342-2.
- Байрам // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Мец А. Мусульманский ренессанс. 2-е изд., М., 1977. — С. 186.
- Лэйн Э. У. Нравы и обычаи египтян в первой половине XIX в. М., 1982. — С. 373—379.
- Резван Е.А. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
- Крещение Господне — Ласточковые. — М., 2010. — С. 382. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 16). — ISBN 978-5-85270-347-7.
- Уланд — Хватцев. — М., 2017. — С. 65. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 33). — ISBN 978-5-85270-370-5.
- башка телләрдә
- Griinebaum G. E. Muhammadan Festivals. N.Y., 195. — pp. 62-65.
- Mittwoch Е. М. 'Id al-Fitr // The Encyclopaedia of Islam. New ed. Leiden-London. —3, 1008.