Милли тел көне

Милли тел көне (рус. Национальный день языка, рум. Limba noastră — наш язык, рум. Limba română) — Молдова Республикасында 1989 елның 31 августыннан башлап ел саен үткәрелә торган дәүләт бәйрәме.

Тарихы

Молдаван теле турында беренче тапкыр искә алу XVII гасырга карый[1]. 1860 елларда румын һәм молдаван телләре арасында тел аермалыклары барлыкка килә. Румыннар кириллица урынына латин әлифбасын кабул итәләр һәм сүзләр, нигездә, француз, латин һәм итальян телләреннән алына. Бу вакытта молдован теле тулысынча кириллицага күчә. 1920 елларда Молдавия Совет Социалистик Республикасында (алга таба Молдавия ССР) Днестр буе сөйләмнәрен җәлеп итеп молдован теленең яңа үсеш чоры башлана.

Бессарабиядә Румыния Хөкүмәте румын теле һәм җирле халык сөйләме арасында зур аерма барлыгын күрә. 1950 елдан молдаван һәм румын әдәби телләре охшаш була, 1980 еллар ахырында бу ике тел бер-берсеннән аерылмый[1].

1989 елның 27 августында Кишинёвта Молдова Республикасы Халык фронты катнашында массакүләм йөреш оештырыла, аның таләпләре арасында латин графикасы нигезендә молдаван телен республиканың рәсми теле буларак таныту тора.

1989 елның 31 августында Молдавия АССР Югары Советы молдаван телен «сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә» куллану өчен рәсми тел дип игълан итә һәм молдаван телен латин әлифбасына нигезләнгән язуга кайтару турында канун кабул итә[2]. 1990 елның 23 июне Молдова Парламенты 31 августны Милли тел көне дип игълан итә[3]. Бәйрәмнең беренче исеме — «Безнең румын теле көне» (рум. Limba noastră cea română или рум. Ziua limbii române).

1994 елда бәйрәмгә «Безнең тел» (рум. Limba noastră, рус. Лимба ноастрэ) атамасы кире кайтарыла, бу Молдова Республикасы Конституциясенең 13 матдәсендә чагылыш таба.

2013 елның 5 декабрендә Молдова Республикасы Конституция суды, Конституция текстына Бәйсезлек турында Декларация текстының өстенлегенә сылтама ясап, румын телен рәсми тел дип игълан итә.

Молдова әдәбияты классигы Алексей Матеевичның «Лимба ноастрэ» шигыренең исеме бәйрәм атамасы буларак кабул ителә, 1994 елда әдәби әсәр тексты Молдова Республикасы гимны буларак кабул ителә. Гимның көй авторы — Александр Кистя, Валентин Дынга аранжировка яза[4].

Традицияләре

31 августта, бәйрәм кысаларында, Молдова Республикасы Милләтара мөнәсәбәтләр департаменты күргәзмәләр, фестивальләр, башка мәдәни чаралар үткәрә[5]. Көн дәвамында үзешчән артистлар башкаланың төрле секторларында даими һәм тиз арада төзелгән мәйданнарда чыгыш ясый, кичен Бөек Милли Мәҗлес мәйданында румын һәм молдаван эстрадасының сәнгать осталары катнашында концерт куела.

Бәйрәм көнендә ташламалар гамәлгә керү сәбәпле музейларга һәм кәргәзмәләргә бушлай кереп була, кайбер дәүләт учреждениеләрендә ачык ишекләр көне уза[5].

Башкала Үзәк зиратында туган тел һәм милли әдәбият үсешенә аерым өлеш керткән молдаван мәдәнияте әһелләре каберләрен зиярат кылала, «Лимба ноастрэ» шигыре авторы Алексей Матеевичны искә алалар[5].

Тема буенча өстәмә