Иске Яңа ел
| Иске Яңа ел | |
|---|---|
| | |
| Дата | 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә |
| Бәйрәм чаралары | Гаилә мәҗлесләре, кичәләр |
| Бәйле | Раштуа, Яңа ел алды, Яңа ел |
Иске Яңа ел (рус. День наро́дного еди́нства) — Яңа ел бәйрәмен иске юлиан тәкъвиме буенча билгеләп үтү. Ул 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төнгә (иске стиль белән 31 декабрьдән 1 гыйнварга) туры килә[1]. «Иске яңа ел» дигән сүзтезмә — оксюморон. Бу рәсми булмаган бәйрәм, аны Раштуаны 7 гыйнварда бәйрәм итә торган илләрдә билгеләп үтәләр.
Бәйрәмнең барлыкка килүе Раштуаның традиция буенча Яңа елдан алда килергә тиеш булуы һәм православ христианнар өчен григориан яңа елының Раштуа алды уразасына туры килүе белән бәйле. Ә әлеге ураза мул табын коруны, майлы ризыклар ашауны һәм күңел ачуларны тыя.
Бәйрәм географиясе
Иске Яңа елны билгеләп үтү традициясе юлиан календаре буенча бәйрәм итү сакланган яисә шуңа бәйле тарихи гадәтләр нык булган берничә илдә таралган.
Бәйрәм элеккеге совет илләрендә — Россия, Белоруссия, Казахстан, Грузия, Армения, Молдовада, шулай ук Балтыйк илләрендәге православ җәмгыятьләре арасында популяр[2][3].
Традиция Сербия, Черногория, Төньяк Македония[2], Греция, Румыния һәм Хорватиянең православ районнарында да киң таралган[4]. Босния һәм Герцеговинада бәйрәм Серб Республикасы территориясендә билгеләп үтелә.
Иске Яңа ел төрле илләрдә
Россия
1699 елның 30 декабрендә Пётр I указы белән Россиядә яңа ел башы 1 сентябрьдән юлиан календаре буенча 1 гыйнварга күчерелә[5]. Ә Иске Яңа елны бәйрәм итү традициясе 1918 елда григориан календаре кертелгәннән соң барлыкка килә[6]. Нәтиҗәдә юлиан календаре буенча 1 гыйнвар григориан календарендә 14 гыйнварга туры килә башлый.
Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, 2024–2025 елларда россиялеләрнең 58—59% Иске Яңа елны бәйрәм иткән, 2009 елда исә бу сан 67% булган. Традиция иң киң таралган төркем — 60 яшьтән өлкәннәр (66%), авыл халкы (64%), шулай ук Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында яшәүчеләр (64–65%). Ә иң сирәк бәйрәм итүчеләр — 35 яшькә кадәрге яшьләр, югары белемле кешеләр һәм Мәскәү белән Санкт-Петербургта яшәүчеләр. Россиялеләрнең 65% Иске Яңа елны рәсми ял көне итү тәкъдимен хупламый.
Бәйрәм итүчеләрнең күбесе Иске Яңа елны гаиләләре белән өйдә каршылый[7]. Төп традицияләр — гаилә мәҗлесе үткәрү, телевизор карау һәм «Оливье» салаты кебек традицион ризыклар әзерләү[8]. Кайбер борынгы гадәтләр дә саклана: мәсәлән, «сюрпризлы» вареник пешерү, коляда җырлау (йорттан-йортка йөреп җырлау йоласы).
Рус Православ Чиркәве Иске Яңа елның беренче көнендә Гайсә Мәсихнең Сөннәтләнү бәйрәмен билгеләп үтә һәм Бөек Василийны искә ала. Әмма чиркәү календаре буенча яңа ел башы 1 (14) сентябрьдә бәйрәм ителә.
Элекке СССР республикалары
СССР таркалганнан соң, Иске Яңа елны кайбер элекке совет республикаларында да бәйрәм итүне дәвам итәләр — Белоруссия, Казахстан, Грузия, Армения, Молдова һәм Кыргызстанда[9]. Традиция Азәрбайҗан һәм Үзбәкстанда да саклана (кайбер мәгълүматлар буенча, Иске Яңа елны халыкның якынча 40% билгеләп үтә). Бәйрәм Балтыйк буе илләрендәге рус телле һәм православ халык арасында, шулай ук элеккеге СССРдан чит илләргә күчеп киткән эмигрантлар арасында да популяр булып кала.
Украина Православ Чиркәве һәм Украина грек-католик чиркәве 2023 елда яңа юлиан календаренә күчкәннән соң, Раштуадан соң булган Иске Яңа елны рәсми һәм чиркәү дәрәҗәсендә бәйрәм итү туктатыла. Бу дата белән бәйле халык-чиркәү бәйрәмнәре — Изге Мелания Римляныня көне (Маланка) һәм Бөек Изге Василий көне — 31 декабрьгә һәм 1 гыйнварга күчерелә.
Элекке Югославия
Иске Яңа елны каршы алу традициясе Сербия, Черногория һәм Төньяк Македониядә сакланып калган. Сербиядә бу бәйрәм Серб Яңа елы (серб. Српска Нова година) яки «Кече Раштуа» буларак билгеле. Сербия Җөмһүриятендә (Босния һәм Герцеговинаның бер өлеше) 14 гыйнвар — рәсми ял көне[10]. Бәйрәм итү шулай ук Хорватиядәге серб православ халкы арасында да саклана, анда чаралар җирле һәм җәмәгать дәрәҗәсендә үтә.
Швейцария
Юлиан календаре буенча Иске Яңа ел (иске Изге Сильвестр көне алман. Alter Silvester) Швейцариянең кайбер алман телле кантоннарында да билгеләп үтелә. Россиядән аермалы буларак, монда григориан календаренә күчүне чиркәү түгел, ә халык кабул итми. Иске Яңа елны бәйрәм итү шуның эзе булып тора (протестант Швейцариясендә әлеге күчеш XVII–XVIII гасырларда була)[11].
Уэльс
Уэльста (Бөекбритания) юлиан календаре буенча Яңа елның аналогы бар — ул «Хен Галан» (Велс. Hen Galan) дип атала. Бу исем юлиан календаре буенча Яңа ел җитүне аңлата. Әлеге көнне балалар йорттан-йортка йөриләр, бүләккә тәм-том җыялар.
Греция
Иске Яңа елны бәйрәм итү традициясе Грециядә дә саклана.
Румыния
Румыниядә Иске Яңа ел рум. Revelionul pe stil vechi («Иске стиль буенча Яңа ел») буларак билгеле. Ул 13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә. Бәйрәм гомум милли дәрәҗәдә үткәрелми: аны, нигездә, юлиан календарен кулланучы милли азчылыклар — рус-липованнар, украиннар һәм серблар бәйрәм итә[12].
Алжир, Марокко, Тунис
Берберлар (амазиглар) — Төньяк Африканың җирле халкы — Яңа елны Йеннаер (бәрбәр. Yennayer) дип атый. Бу бәйрәм шулай ук «Марокко Яңа елы» буларак та билгеле. Берберларның календаре нигезендә Рим империясе заманыннан ук авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен кулланылган юлиан календаре ята. Бербер ел исәбе безнең эрага кадәр 950 елдан — бербер нәселеннән булган Шешонк I фиргавененең Мисыр тәхетенә утыруыннан башлана[13].
Бәйрәм төрле илләрдә төрле көндә уза. Алжир һәм Туниста Йеннаер бәйрәмен 12 гыйнварда билгелиләр. Алжирда президентның 2017 елның 27 декабрендә чыккан указы белән 12 гыйнвар рәсми бәйрәм һәм эшләми торган көн итеп игълан ителә. Мароккода исә 14 гыйнварда үткәрелә торган бербер Яңа елы 2023 елда рәсми бәйрәм статусын ала.
Япония
Япониядә 1873 елдан рәсми Яңа елны григориан календаре буенча 1 гыйнварда бәйрәм итәләр. Иске Яңа ел яп. 旧正月 кю:сё:гацу дип Япониядә гадәттә юлиан каленларе буенча килә торган бәйрәмне түгел, «риссюн» яп. 立春 — яз башланган көнне атыйлар (шулай ук ул кытай авыл хуҗалыгы календаренең башы)[14]. Кагыйдә буларак, риссюн григориан календаре буенча 4 февральгә туры килә. Иске Яңа ел көнендә японнар изге урыннарга баралар, яңа елда сәламәтлек һәм чәчәк ату турында дога кылалар.
Ай календаре буенча билгеләнә торган Яңа ел гомуммилли бәйрәм түгел, ләкин аның традицияләре кайбер төбәкләрдә һәм аерым җәмгыятьләрдә сакланып кала:
- Окинава префектурасында һәм Амами утрауларында (Кагосима префектурасы)[15];
- Йокогама, Кобе һәм Нагасаки шәһәрләренең кытай кварталларында. Анда ул фестивальләр һәм парадлар белән билгеләп үтелә.
Массакүләм мәдәниятта
- Михаил Рощинның «Старый Новый год («Иске Яңа ел») пьесасы (1967);
- Андрей Вознесенскийның «Старый Новый год» («Иске Яңа ел») шигыре (1975);
- Олег Ефремов һәм Наум Ардашниковның «Старый Новый год» («Иске Яңа ел») фильмы (1980, СССР, Михаил Рощин пьесасы буенча).
Искәрмәләр
- ↑ Старый Новый год. Ведомости. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ 1 2 В каких странах отмечают Старый Новый год. Yakutia-Daily.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Старый Новый год-2025: какого числа отмечают, как появился праздник, приметы и традиции. vtomske.ru (13 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Сербы отпраздновали Старый Новый год. Balkanist (14 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Старый Новый год: история, традиции, приметы Старый Новый год: история, традиции, приметы. Inkazan.ru (Инказан.ру) (12 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Декрет СНК гласил: «Первый день после 31 января этого года считать не 1-м февраля, а 14-м февраля, второй день считать 15-м и т. д.» (О введении западно-европейского календаря // Собрание узаконений РСФСР|Собрание узаконений и распоряжений рабочего и крестьянского правительства. П., 1918, № 19, ст. 289).
- ↑ Старый Новый год — 2024. ВЦИОМ. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Исследование: 36% россиян будут есть «Оливье» в Старый Новый год. БезФормата - Санкт-Петербург. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Старый Новый год в России: история праздника и традиции. Глобальный город (13 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Doček pravoslavne Nove godine u Srpskoj (босн.). Mondo.ba. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Как Старый Новый год отмечают швейцарцы, валлийцы, македонцы и берберы. Парламентская газета (14 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Anul Noul 2024 pe rit vechi. Cine sărbătorește Revelionul în noaptea de 13 spre 14 ianuarie. Tradiții și obiceiuri ale minorităților din România la trecerea dintre ani (рум.). Ziarul Unirea. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Йеннаер — берберский Новый год в Алжире. rus.team. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.
- ↑ Liza Crihfield Dalby. Geisha (Vintage, 2000, с. 124)
- ↑ 沖縄の旧正月 (яп.). okinawa.town-nets.jp. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2026.