Казан шәһәре көне
Казан шәһәре көне (рус. День города Казани) — Татарстан Республикасының дәүләт бәйрәме, һәр елны 30 августта билгеләп үтелә. Бу көн шәһәрдә яшәүче күпмилләтле халыкның бердәмлеген һәм татулыгын, шәһәрнең Россия һәм Татарстанның тарихи, икътисади һәм мәдәни үзәге буларак мөһим урынын билгели. Шәһәр көне Татарстан Республикасы көненә туры килә, бу Казанның төбәк язмышы белән өзелмәс бәйләнешен, аның тарихта һәм хәзерге заманда уникаль урынын ассызыклый.
Казан шәһәре көнен бәйрәм итү республика һәм шәһәр җитәкчелегенең тантаналы чыгышларыннан башлап, халык күңел ачуларына, концертларга, күргәзмәләргә һәм бәйрәм салютына кадәр төрле мәдәни, спорт һәм иҗтимагый чараларны үз эченә ала.
Тарихы
- Төп мәкалә: Казан
Шәһәр Уставында рәсми рәвештә расланган шәһәр көнен бәйрәм итү датасы — 30 август[1].
Бәйрәм көне рәсми рәвештә беренче тапкыр XX гасыр ахырында уздырыла, 1991 елның 30 августыннан Татарстан Республикасы көне дә бәйрәм ителә башлый. Бу көн Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү белән бәйле.
Казанга нигез салыну вакыты төгәл билгеле түгел, әмма, табылган археологик чыганакларга нигезләнеп, 1005 ел дип фаразлыйлар. Казан Идел буе Болгарының төньягында чик буе ныгытмасы буларак төзелә. XIII—XIV гасырларда шәһәр Алтын Урда составында әйдәп баручы роль уйный. 1438 елда Казан ханлыгының башкаласы, Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң ТАССР башкаласы итеп билгеләнә[2].
Чараларны уздыру урыннары
Тантаналы чараларны уздыру урыннары шәһәр халкына гына түгел, шәһәр кунакларына да яхшы таныш булган мәйданчыклардан гыйбарәт. Гадәттә чаралар Казан кирмәнендә, Горький паркында, Меңьеллык паркында, «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда, Камал театры каршындагы мәйданда, Мәрҗани урамында, Кабан күле яры буенда, шулай ук Бауман урамында оештырыла.
Бәйрәм чаралары
Традиция буенча шәһәр көне программасы Казан урамнары ишегалларында һәм районнарында үткәрелә торган чаралардан башлана.
«Безнең ишегалды тавышы» бәйгесе 8 ел эчендә шәһәр көне символына әверелә[3]. Үткәрү дәверендә бәйгедә 5 яшьтән 85 яшькәчә биш мең казанлы катнаша. Бәйрәм көнендә Татарстанда яшәүче халыкларның тел культурасын үстерүгә юнәлтелгән чаралар уза.
Программада:
- Шәһәр көне Казан Ратушасында тантаналы чарадан башлана, шәһәрнең яңа мактаулы гражданнарын һәм Хөрмәт китабына кертелгән гражданнарны бүләклиләр[4].
- «Казан» гаилә үзәгендә «Ике Кремль» («Два Кремля») мотофестивале үткәрелә. Биредә шәһәр халкы һәм кунаклары байк-мәдәнияте белән таныша. Байкерлар шәһәрнең үзәк урамнарында — Кирмән, Карл Маркс, Вишневский буйлап, Универсиада проспекты, Профсоюз һәм Кремль дамбасы аша гаилә үзәгенә кадәр мото юл уза.
- Шәһәр көненең төп спорт мәйданчыгы — Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы. Биредә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм спорт ветераннары белән традицион җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, баскетбол, мини-футбол ярышлары, шулай ук йога буенча ачык дәрес уздырыла.
- Яшьләр мәйданчыгы — «УРАМ» экстрим-паркы. Бәйрәм көне дәвамында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган алтынчы «Урам фест» фестивале оештырыла. Фестиваль экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам мәдәнияте вәкилләрен берләштерә.
- «Мин-Татарстан» махсуслаштырылган ярминкәсе 30-31 августта уза. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә «Минем бизнес» үзәге оештыра[5].
- Бәйрәм көнендә бөтен Татарстан һәм Россия төбәкләреннән бер меңнән артык гармунчы Камал театры мәйданында «Уйнагыз, гармуннар!» тантанасына җыела. Гармунчылар театр янынан Бауман урамы аша уза һәм Беренче Май мәйданына күтәрелә, гармунга кушылган җырлар һәм биюләр белән катнашучылар Казан Кирмәненә уза, Кирмән яр буенда гармунчылар катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителә[6].
- Г. Камал театры каршындагы мәйданчыкта «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең традицион гала-концерты уза. Чарада эре сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук бюджет оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең иң яхшы номерлары белән чыгыш ясый.
- Кабан күле яр буенда «Милли кием» халык костюмы фестивале була[7].
- Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» фестивале уза. Чараның төп максаты — татар халкының җыр-бию мәдәниятен саклау һәм милләтара бердәмлекне ныгыту. Фестиваль традицион татар сәнгать мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, планетаның төрле төбәкләреннән килгән сәнгать коллективлары арасында тәҗрибә уртаклашуны тәэмин итүгә, шулай ук аерым иҗади потенциал күрсәткән яшь башкаручыларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән[8].
- Казан ипподромында традицион ат спорты бәйрәме була. Программада: ат чабышлары, сәнгать осталарының концерты.
- Казан Кирмәне диварлары янындагы Казансу елгасы ярында — Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда традициягә әверелгән, «Казан көзе» дип исемләнгән ачык һавада опера фестивале уза. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан Сладковский Александр Виталий улы җитәкчелегендә оештырыла. Сәхнәдә яшь йолдызлар — Дмитрий Чеблыков һәм Мариин театры солисткасы Мария Баракова чыгыш ясый.
- «Казан» гаилә үзәгендә зур бәйрәм концерты.
- Бәйрәм салюты (Казансу акваториясе)[9].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Устав Казани (рус.). Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. kzn.ru. Архивировано 12 август 2025 года.
- ↑ Дина Юсупова. Как образовалась ТАССР (рус.). 100tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Открыт прием заявок на конкурс народного караоке «Голос нашей команды. Голос нашего двора» (рус.). Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (7 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Традиционное ежегодное торжественное собрание, посвященное Дню Республики Татарстан и Дню города Казани (рус.). Официальный портал органов местного самоуправления города Казани. kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Казани, Казанские ведомости. В Казани 30 и 31 августа пройдет ярмарка «Я и есть Татарстан», приуроченная ко Дню республики! Участникам предложат бесплатные торговые места, сообщает пресс-служба Минэкономики РТ - Лента новостей Татарстана (2025-08-19). 25 август 2025 тикшерелде.
- ↑ 16 июня стартует I этап XXXX Республиканского фестиваля-праздника народного творчества «Играй, гармонь!» - «Уйнагыз, гармуннар!» (рус.). mincult.tatarstan.ru (9 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ Фестивали Казани в августе-2025: «Гастрофест» и праздники в Старо-Татарской слободе (рус.). tatar-inform.ru (2-25-08-11). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.
- ↑ О подготовке и проведении праздничных мероприятий, посвященных Дню Республики Татарстан и Дню города Казани - Новости - Официальный портал Казани (рус.). kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 август 2025.
- ↑ О подготовке и проведении праздничных мероприятий, посвященных Дню Республики и Дню Города Казани (рус.). Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2025.