Фин табигате көне
Тарихы
Бәйрәм 2013 елда Финляндиядә хөкүмәт карары белән билгеләнә. Чараның төп тантанасы Эспоо шәһәренең Нууксио милли паркында уза, Финляндиянең әйләнә-тирә мохит министры Вилле Матти Ниинистё Халтиа фәнни үзәгендә чыгыш ясый[1].
2023 елда Фин табигате көне дәүләт бәйрәме буларак таныла[2] һәм бөтен ил буйлап дәүләт байрагын күтәрү турында карар кабул ителә. Фин халкы байракны ишегалларына элә, ризыкларны кечкенә байраклар белән бизи, шулай ук кешеләр байрак (ак һәм зәңгәр) төсендәге киемнәр кияләр[3].
Финляндиянең иң танылган милли парклары — «Коли», «Нууксио», «Оуланка», «Линнансаари», «Реповеси», «Сааристомери». Илнең 39 паркы бар, алар аның барлык территориясен үз эченә ала, уникаль флора һәм фауна белән төрле күренешләрне тәкъдим итә[4].
Үткәрү максаты
Символы
Караҗиләк, шулай ук бу җиләктән традицион бәлеш.
Традицияләре
Финляндиянең милли паркларында һәм тыюлыкларында илнең гүзәл табигатенә багышланган күпсанлы кызыклы чаралар оештырыла.
2022 елда Финляндиянең Актив ял итәргә яратучылар ассоциациясе халыкка төнне ачык һавада үткәрергә тәкъдим итә, Сейтсеминен һәм Хииденпортти милли паркларында төрле чаралар үткәрә. Сейтсеминен милли паркында гаилә бәйрәме «Kovero Heritage Farm» фермасында уза, Хииденпортти паркында ял итүче кунаклар Club for Five акапелла төркеме чыгышын тыңлый. Төркем иң элек Палолампига бару юлының башлангыч ноктасында, соңрак Хииденпортти тарлавыгында чыгыш ясый[3].
Фин табигате көнен оештыру төркеменә Metsähallitus' Parks & Wildlife Finland, Sitra вәкилләре, Финляндиянең Актив ял итәргә яратучылар ассоциациясе, Табигатьне саклау ассоциациясе, Табигать һәм әйләнә-тирә мохит мәктәпләре ассоциациясе, Гидлар һәм скаутлар ассциациясе, Кардиология ассациациясе, Әйләнә-тирә мохит институты, Yle Luonto керә[3].