Машина төзүчеләр көне
Машина төзүчеләр көне (рус. День машиностроителя) — Россиядә һәм Белоруссиядә һәр елны сентябрьнең соңгы якшәмбесендә, Украинада сентябрьнең дүртенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2024 елда бәйрәм 29 сентябрьгә туры килә.
Бәйрәмнең тарихы һәм асылы
Россиядә машина төзелешенә Пётр I башлангыч бирә. Ул илебез сәнәгатенә нигез сала, беренче мануфактураларны, кораблар җитештерү заводларын булдыру һәм үстерү тәкъдиме белән чыга.
Беренче туку станнарыннан соң метал кисү станоклары барлыкка килә. Яңа механизмнарны хәрәкәткә китерә торган пар двигательләре төзелә һәм яңартыла.
XIX гасырда Россиядә тимер юллар төзи башлыйлар, бу яңа төрдәге җиһазлар һәм машиналар таләп итә. Шуңа бәйле Локомотив һәм вагон заводлары төзелә, беренче эре машина төзү предприятиеләре — Александровск һәм Сормово заводлары барлыкка килә.
Октябрь инкыйлабыннан соң машина төзелеше икътисадның төп тармагына әверелә, әмма белгечләрнең хезмәтләре бары тик XX гасыр уртасында танылу ала.
Советлар Берлегендә машина төзелеше икътисадның өстенлекле юнәлешләренең берсе була. Әгәр 1913 елда Россия машина төзелеше эшләнмәләрен чыгару күләме буенча дөньяда бишенче урында булса, 1938 елда Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) Америка Кушма Штатларыннан соң рейтингта икенче урында тора. Илдә икътисадны тәэмин итү өчен кирәкле җиһазларның барлык төрләре эшләнелә.
Россиядә машина төзүчеләр көне ССРБ Югары Советы Президиумының 1966 елның 15 августындагы «Ел саен үткәрелә торган „Машина төзүчеләр көне“ бәйрәмен билгеләү турында» 139-VII номерлы Фәрманы нигезендә бәйрәм ителә. Соңрак датаны 1980 елгы «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Фәрманда беркетәләр. Шул вакыттан башлап Машина төзүчеләр көне сентябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәм — үз хезмәтләре белән яңа машиналар, механизмнар һәм җиһазлар тудыручыларның, техник алгарышка һәм дәүләтнең икътисади көчен ныгытучыларның хезмәтләрен тану символы ул.
Бәйрәм итү традицияләре
Бәйрәмнең традицияләре совет чорында формалаша. Кайберләре югала, ә кайберләре әлегә кадәр сакланып кала. Иң мөһим традицияләрнең берсе — югары уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү.
Предприятиеләрдә төрле чаралар үткәрелә, эшчеләргә казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм җитештерүне үстерүгә керткән өлешләре өчен грамоталар, рәхмәт хатлары, мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Бәйрәм кысаларында машина төзелешенең алдагы хәле хакында фикер алышу өчен тематик күргәзмәләр һәм конференцияләр оештырыла. Очрашуларда белгечләр җитештерү өчен яңа технологияләр һәм алымнар белән таныша, шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый. Предприятиеләрнең бер өлеше мәктәп укучылары һәм профильле уку йортлары студентлары өчен экскурсияләр уздыра. Әлеге чаралар яшьләргә җитештерү ысуллары һәм барышы белән танышырга, җитештерүдә заманча технологияләрнең әһәмиятен һәм булачак һөнәрләренең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.
Бердәмлекне ныгыту һәм коллективта уңай мөхит булдыру өчен спорт ярышлары һәм төрле чаралар уздырыла. Алар эшчеләргә бер-берсен якыннанрак танырга һәм яңа казанышлар өчен берләшергә мөмкинлек бирә.
Кызыклы фактлар
- «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме бар. 1980 елның 12 сентябрендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Президиумының 1980 ел 12 сентябрь Фәрманы белән гамәлгә кертелә[1].
- Күп россиялеләр фикеренчә, машина төзелеше — ул автомобильләр җитештерү заводлары. Чынлыкта, машиналар төзелеше тармакның бары тик бер өлешен тәшкил итә. Станоклар, җиһазлар, атом-төш реакторлары, космик кораблар, авиация, энергетика — алар барысы да машина төзи торган эшче төркемнәрнең вәкаләтләре.
- Илдә беренче машина төзелеше заводы Санкт-Петербургта Франц Берд предприятиеләре. 1804 елда заводта пар двигательләре җитештерелә, соңрак зур көймәләр һәм тимер юллар төзү өчен машиналар җыела[2].