Бөтендөнья галәм атналыгы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья галәм атналыгы
Бөтендөнья галәм атналыгы логотибы
Бөтендөнья галәм атналыгы логотибы
Төре Халыкара
Рәсми исеме ингл. World Space Week
Әһәмияте галәм фәне һәм техниканың кеше тормышын яхшыртуга керткән өлешен халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтәргә
Кабул ителгән Спутник-1 эшләтеп җибәрү һәм Галәм буенча килешүне имзалау
Башлану көне 4 октябрь
Тәмамлану көне 10 октябрь
Дата 4 октябрь
Бәйрәм чаралары дәресләр, планетарийлар, галәм тематикасын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту, интеллектуаль уеннар, фильмнар
Рәсми сайт Бөтендөнья галәм атналыгының рәсми сайты

Бөтендөнья галәм атналыгы (рус. World Space Week, рус. Всеми́рная неде́ля ко́смоса) — дөньяның төрле илләрендә ел саен 4 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр билгеләп үтелә торган бәйрәм. Максаты — галәм фәне һәм техниканың заманча җәмгыятьтә, кешенең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга керткән өлешен билгеләп үтү[1].

Тарихы

Бөтендөнья галәм атналыгын оештыру идеясе беренче тапкыр 1999 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының (алга таба БМО) галәм буенча өченче халыкара конференциясендә барлыкка килә. Мароккодан килгән делегация 20 июльне галәм көне дип игълан итәргә һәм бу датаны Америка Кушма Штатлары экспедициясе вәкилләренең айга менү көненә туры китерергә тәкъдим итә. Конференциядә катнашкан делегациянең күп вәкиле махсус, аерым галәм көнен игълан итү идеясен хуплый. Россия делегациясе бәйрәмне булдыру ягында, әмма 20 июль датасын сайлау белән килешми, чөнки аны тарихи яктан дөрес булмаган һәм гаделсез дип саный. Илебез делегациясе вәкилләре фикеренчә, галәм чоры Совет Социалистик Республикалар Берлегендә 1957 елда ясалма иярчен җибәрүдән башлана. Документларга ярашлы Россия делегациясе, Марокко вәкилләре тәкъдименә төзәтмә кертеп, Бөтендөнья галәм көне сыйфатында 4 октябрь датасын тәкъдим итә. Россияне бу мәсьәләдә Белоруссия, Казакъстан, Кытай, Үзбәкстан, Һиндстан, Куба, Көньяк Африка Республикасы һәм кайбер башка илләр хуплап чыга. Башка илләр бәйрәмне 10 октябрьдә, Галәм турында килешүнең үз көченә кергән көнендә билгеләп үтәргә кирәклеген белдерә. Алмания Федератив Җөмһүрияте вәкилләре бу мәсьәләне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Галәм эшчәнлеге буенча комитетына тапшырырга тәкъдим итәләр. Бәхәснең иң кызган чагында Иран вәкиле көтелмәгән тәкъдим кертә. Ул 4-10 октябрь көннәре аралыгында Бөтендөнья галәм атналыгын уздырудан гыйбарәт була. Күп илләр әлеге тәкъдимне уңышлы дип саный. Конференциядә катнашучылар Бөтендөнья галәм атналыгын гамәлгә кертү турындагы тәкъдимне бертавыштан кабул итәләр.

1999 елның 6 декабрендә БМОның Генераль Ассамблеясе Бөтендөнья галәм атналыгын ел саен үткәрелә торган бәйрәм сыйфатында игълан итә. Дата космонавтика тарихының ике мөһим вакыйгасына нигезләнә: 1957 елның 4 октябрендә җирнең беренче ясалма иярчене — Спутник-1 эшләтеп җибәрү һәм 1967 елның 10 октябрендә Галәм буенча килешүне имзалау[2].

Еллар буенча бәйрәм атналыгының темалары

Бөтендөнья галәм көне — бу галәм киңлеген өйрәнү мәсьәләләренә багышланган дөньядагы ел саен уздырыла торган иң зур чара. Әлеге идея студентларны илһамландыра, булачак белгечләрне формалаштырырга булыша, космик программага җитди иҗтимагый ярдәм күрсәтә, һәм космик пропаганда һәм агарту эшендә халыкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итә. Ел саен туксаннан артык ил галәм атналыгына багышланган берничә мең чарада катнаша.

2007 елда 54 илдә һәм галәмдә Бөтендөнья галәм атналыгы үткәрелә. 244 шәһәрдә 435 чара уздырыла һәм аларда 377 000 кеше катнаша. Бу чаралар белән 26 миллионнан артык тамашачы массакүләм мәгълүмат чаралары аша таныша. Бәйрәм атналыгында ракета очырталар, мәктәпләрдә төрле бәйгеләр, күргәзмәләр һәм барлык илләр планетарийларында махсус чаралар үткәрелә[3][4].

Еллар буенча бәйрәм атналыгының темалары:

  • 2008 ел — «Галәмне өйрәнү»[5];
  • 2009 ел — «Мәгариф һәм галәм»;
  • 2010 ел — «Галәм серләре»;
  • 2012 елда фикер алышуның төп темасы — «Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм аларны галәмдә коткару»[6]. 2012 елда галәм атналыгы 65 илдә бәйрәм ителә[7];
  • 2016 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе карары нигезендә «Дистанцияле зондлаштыру — киләчәгебезне киңәйтү»[8] темаы сайлана;
  • 2017 ел — «Галәмдә яңа дөньяларны өйрәнү»[9];
  • 2018 — «Галәм дөньяны берләштерә»;
  • 2019 — «Ай: йолдызларга капка»;
  • 2020 — «Иярченнәр тормышны яхшырта»;
  • 2021 — «Хатын-кызлар галәмдә»;
  • 2022 — «Галәм һәм тотрыклы үсеш»;
  • 2023 — «Галәм һәм эшмәкәрлек»[10];
  • 2024 — «Галәм һәм климат үзгәреше»[11].

Эшчәнлек һәм чаралар

Бөтендөнья галәм атналыгы ассоциясе (ингл. World Space Week Association) 50 дән артык илдә милли координаторларга ярдәм итә торган коммерциячел булмаган оешма. Максаты — галәмне өйрәнүдән алган өстенлекләр белән кешеләрне таныштыру, икътисади үсешне стимуллаштыру өчен космик киңлекне кулланырга өндәү, белем һәм фән белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыру, шулай ук ​​пропагандалау һәм агарту эше ярдәмендә галәмне үзләштерү аша халыклар арасында хезмәттәшлекне үстерү[12].

Берләшкән Милләтләр Оешмасы һәр ил буенча Бөтендөнья галәм атналыгы вакыйгалары тасвирланган бәйрәм календаре бастырып чыгара[13].

Искәрмәләр

  1. Wayback Machine, General Assembly, The United Nations
  2. World Space Week 2012 елның 12 октябрь көнендә архивланган. UN General Assembly.
  3. Report on World Space Week 2000/2007. Worldspaceweek.org. Дата обращения: 12 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 8 октябрь 2012 года.
  4. UN Report on World Space Week 2007, ST/SPACE/38. Worldspaceweek.org. Дата обращения: 12 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 8 октябрь 2012 года.
  5. Report on World Space Week 2008. Worldspaceweek.org. Дата обращения: 12 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 18 февраль 2012 года.
  6. 2012 World Space Week. Worldspaceweek.org. Дата обращения: 12 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 12 октябрь 2012 года.
  7. 65 Nations Celebrated World Space Week 2012. Worldspaceweek.org. Дата обращения: 12 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 12 ноябрь 2012 года.
  8. СТАРТ ВСЕМИРНОЙ НЕДЕЛИ КОСМОСА. Роскосмос (4 октябрь 2016). Архивировано 6 октябрь 2016 года.
  9. Wayback Machine.
  10. Үткән темалар
  11. Космос и изменение климата — тема Всемирной недели космоса 2024 года
  12. About World Space Week. Worldspaceweek.org. Дата обращения: 12 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 12 октябрь 2012 года.
  13. Календарь событий

Сылтамалар

Официальный сайт Всемирной недели космоса