Коралчылар көне
Коралчылар көне (Корал ясаучылар көне, Корал осталары көне, рус. День оружейника) — Россия оборона сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, ел саен 2012 елның 19 сентябреннән башлап билгеләп үтелә. Бәйрәм көн буларак Россия Федерациясе Президентының «Коралчылар көнен билгеләү турында»гы 2011 елның 3 декабрендәге 1578 номерлы указы белән билгеләнгән. 19 сентябрьдә бәйрәм итү датасы православие чиркәвенең архангел Михаилны искә алу көненә багышлап сайлана.
Бәйрәм тарихы
Корал эше осталарының һөнәри бәйрәме көне очраклы гына сайланмаган: 19 сентябрьдә православие вәкилләре корал ясаучылар химаячесе архангел Михаилны искә алалар.Һөнәри бәйрәмне бәйрәм итү датасын сайлау өчен, «Мәскәү Кремле» музей комплексы Мәскәү Кремленең Корал палатасы эшчәнлеге турында тарихи белешмә әзерли һәм тәкъдим итә. Палата төзелүнең төгәл датасы билгеле түгел. «Коралчы» («Оружничий») сүзен беренчел документаль искә алу 1508 елның сентябренә карый, ул арсеналны әзерләү, сатып алу, саклау һәм төзәтү өчен җавап биргән кеше була, шул рәвешле бәйрәмнең аен билгелиләр[1].
Коралчы көне шактый яшь, ул, бәйрәм көн буларак, 2011 елда гамәлгә куела. Инициаторлары Ижау, Ковров, Тула һәм Климовск коралчылары була. 2010 елның маенда премьер-министр В.В. Путин эш визиты белән «Ижмаш» оборона предприятиесендә була, җитештерү цехлары эше белән таныша, предприятие хезмәткәрләре белән аралаша һәм Россиянең машина төзүчеләр берлеге әгъзасы ― атаклы конструктор Михаил Тимофеевич Калашников белән очраша. М. Калашников илнең эре корал коллективларының Коралчылар көнен гамәлгә кую турындагы теләген җиткерә, шул исәптән, әлеге дата илнең төрле төбәкләреннән килгән профессионалларның аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзү мөмкинлеген бирә торган көн булыр иде, дигән фикерен әйтә[2]. Ачыкланганча, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә әлеге инициатива белән Россия коралчылары берлеге җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән була инде. Оборона-сәнәгать комплексының барлык хезмәткәрләренең, корал җитештерүчеләрнең, корал эшен үстерү тарихы һәм рус коралы традицияләрен өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләрнең һөнәри бәйрәме көне — 19 сентябрьдә —2011 елның 3 декабрендә Россия Федерациясе Президенты Д.А. Медведевның «Коралчылар көнен билгеләү турында»гы тиешле указы белән гамәлгә куела[3].
Россиядә коралчылар көненең максаты Россия Федерациясе президенты Д.А. Медведев тарафыннан түбәндәгечә билгеләнә:
| Корал ясаучыларның дәүләт куркынычсызлыгын һәм бәйсезлеген тәэмин итүгә керткән югары дәрәҗәдәге хезмәтен тану. |
Бәйрәмне уздыруның төп бурычлары: талантлы яшьләрне корал тармагына җәлеп итү, әлеге өлкәдә үсешнең яңа юлларын эзләү һәм гамәлгә ашыру, камилләштерелгән корал төрләрен ясау.
Ел саен 19 сентябрьдә һөнәри бәйрәм белән котлауларны корал ясаучылар, конструкторлар, инженер-коралчылар, шулай ук рус хәрби арсеналы традицияләрен һәм корал эше үсеше тарихын өйрәнүче тарихчылар кабул итә. Бу көнне митинглар, концертлар, бәйрәм йөрешләре һәм профильле тармак чаралары уза[1].
Шулай ук карагыз
Әдәбият
- Дегтярев М. Дню оружейника — быть! // Журнал «Калашников». — 2012. — № 1. — С. 8—9.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 День оружейника в России (20190919T0455). 11 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Мастера оружейных дел. Самые известные отечественные конструкторы стрелкового оружия - ТАСС. 11 июль 2024 тикшерелде.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 03.12.2011 г. № 1578. 11 июль 2024 тикшерелде.