Халык бердәмлеге көне
Халык бердәмлеге көне (рус. День наро́дного еди́нства) ― Россия дәүләт бәйрәме. 2005 елдан башлап, 4 ноябрьдә билгеләп үтелә. Россиянең хәрби дан көне[1].
Бәйрәм итү
Бәйрәм 2004 елның 29 декабрендә кабул ителгән 200-ФЗ санлы «Россиянең хәрби дан (җиңү) көннәре турында» Федераль канунының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Федераль кануны белән гамәлгә куела[1]. 2005 елның 21 июлендә кертелгән үзгәрешләрдән соң, канун «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» дип атала башлый[2].
Халык бердәмлеге көне беренче тапкыр 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтелә. Шул ук елны әлеге бәйрәм эшләми торган көн итеп билгеләнә һәм рәсми ял көне булып санала[3].
Ял көнен күчерү
Әгәр 4 ноябрь шимбә яки якшәмбегә туры килсә, ял көне күчерелә. Ял көне башка очракларда да күчәргә мөмкин: 2025 елда бәйрәм сишәмбегә туры килгәнгә күрә, 1 ноябрь, шимбә, кыскартылган эш көне була, ә 3 ноябрь, дүшәмбе — ял көне. Алты көнлек эш атнасыннан соң (27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр) россиялеләр өч көн ял итә — 2, 3 һәм 4 ноябрьдә (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе).
Бәйрәмнең тарихы
Халык бердәмлеге көне 1612 елның 22 октябре (1 ноябре) вакыйгаларына багышланган. Ул вакытта земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Речь Посполитая гаскәрләрен Кытай-шәһәрдән куып чыгара һәм аларны Мәскәүдән чигенергә мәҗбүр итә. Бу вакыйга Болгавыр заманның тәмамлануын билгели[4].
Болгавыр заман һәм поляклар интервенциясе
Русия тарихында XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башына туры килгән чорны Болгавыр заман дип атыйлар.
1598 елда варислары булмаган соңгы Рюрикович — Фёдор Иоаннович үлә, һәм Рус дәүләтендә идарәче династия өзелә. Бу исә тәхет өчен көрәшкә, гражданнар сугышына һәм чит ил интервенциясенә китерә. Ил иң авыр кризисны 1609 елның көзендә кичерә: Россиянең хәрби һәм сәяси куәте какшый, Ялган Дмитрий II җитәкчелегендәге күтәрелеш башлана, шул ук вакытта Польша короле Сигизмунд III Рус патшалыгы белән сугыш башлый.
Ә Мәскәүдә 1610 елда Василий Шуйский тәхеттән төшерелгәннән соң, хакимияткә Семибоярщина дип аталган идарә килә. Сигизмунд III нең улы Владислав Вазаны рус тәхетенә утыртырга теләгән боярлар Кремльгә поляк-литва гаскәрләрен кертеп җибәрәләр.
1611 елның гыйнвар башында Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Гермоген рус шәһәрләренә мөрәҗәгатьнамәләр җибәрә башлый. Ул анда халыкны православиене якларга, ялган дәгъчеләрне һәм поляк басып алучыларын Мәскәүдән куарга чакыра. «Изге Ана йорты өчен җанны бирер вакыт җитте!» — дип яза Гермоген[5].
Минин һәм Пожарскийның халык ополчениясе
1611 елның сентябрендә, Патриарх Гермоген грамотасы буенча фикер алышу өчен, Түбән Новгородта шәһәр советы җыела. Анда сәүдәгәр, земство старостасы Кузьма Минин шәһәр халкын ополчение төзергә өнди.
Баш воевода итеп кенәз Дмитрий Пожарский чакырыла. Гаскәрне хуҗалык белән тәэмин итү җаваплылыгы Кузьма Мининга йөкләнә. Ул Пожарский белән бергә ополчение каршында оешкан вакытлы земство хөкүмәтен — Барлык Җирләр Советын җитәкли[6].
1612 елның августында Мәскәү өчен сугыш башлана. Полякларга ярдәмгә килә торган литва гетманы Ян Ходкевич гаскәрләре чигенергә мәҗбүр була.
Ополчениеның җиңүе Кремльдәге поляк-литва гаскәрләренең язмышын хәл итә: 1612 елның 22 октябрендә (1 ноябрендә) Кытай-шәһәр бирелә, ә 24 октябрьдә (3 ноябрьдә) поляклар Неглинная ягына чыга торган кремль капкаларын ачып, камалышта булган рус кешеләрен чыгара.
1579 елда Казан Изге Ана иконасы пәйда була[7], аның күчермәсе ополчение белән йөри. 1612 елның 25 октябрендә (4 ноябрендә) тәре йөреше үткәрелә[8]. Халык ополчениесы җиңүен нәкъ менә иконаның ярдәме белән бәйли. Күп тә үтми, кенәз Пожарский акчасына Кызыл мәйданда Казан соборы төзелә, һәм анда әлеге икона урнаштырыла.
1649 елда патша Алексей Михайлович Казан Изге Ана иконасы көнен җәй көне генә түгел, ә 22 октябрьдә (Юлиан календаре буенча) дә билгеләп үтәргә куша. Бу көн чиркәү-дәүләт бәйрәменә әверелә һәм Россиядә 1917 елга кадәр билгеләп үтелә[9].
Бәйрәмне бетерү һәм торгызу
1917 елгы Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Казан Изге Ана иконасы көне дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителми башлый. Советлар Союзында 7 ноябрь — Бөек Октябрь инкыйлабы көне итеп билгеләнә.
СССР таркалганнан соң да 7 ноябрь эшләми торган көн булып кала, әмма бәйрәм элекке кебек киң колач белән үткәрелми. Ә 1995 елда ул «Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе тарафыннан Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү көне» дигән бәйрәм белән алмаштырыла һәм Россиянең хәрби дан көннәре исемлегенә кертелә. 1996 елда 7 ноябрь «Килешү һәм килештерү көне» дип игълан ителә һәм 2004 елга кадәр шул исем астында билгеләнә.
Хәзерге Русиядә бәйрәмне торгызу идеясен 2004 елның сентябрендә Россиянең Диннәрара советы тәкъдим итә. Аны Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Алексий II хуплый. Ул болай дип белдерә: «Бу көн 1612 елда төрле дин һәм милләт вәкилләре булган россиялеләрнең бүленешне җиңүләрен, куркыныч дошманны тар-мар итүләрен һәм илне тотрыклы гражданлык тынычлыгына китерүләрен искә төшерә»[10].
2004 елның 23 ноябрендә Россия Дәүләт Думасына Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертү турындагы канун проекты кертелә. Анда 7 ноябрьдә Бөек Октябрь инкыйлабын бәйрәм итүне бетерү һәм 4 ноябрьдә яңа бәйрәм билгеләү тәкъдим ителә[11]. Шул ук көнне Россиянең Диннәрара советы да 4 ноябрьдә яңа бәйрәм булдыру инициативасын хуплый. «Без 7 ноябрь — Россиянең фаҗигале бүленү көне — бердәмлек һәм килешү көне була алмады дип саныйбыз… Ә 1612 елда Мәскәүне чит ил басып алучыларыннан азат итү исә халыкны берләштерде һәм кан коюны туктатты», — диелә мөрәҗәгать текстында[12].
2004 елның 27 декабрендә Дәүләт Думасы әлеге төзәтмәләрне кабул итә, ә 29 декабрьдә Россия президенты 4 ноябрьне Халык бердәмлеге көне дип билгеләүче канунны имзалый (2005 елдан башлап — ял көне)[13].
Бәйрәм датасы буенча фикер алышулар
2004 ел ахырында 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ номерлы «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Федераль канунына үзгәрешләр кертелә һәм Халык бердәмлеге көне 4 ноябрьдә билгеләп үтелә башлый[14][15]. Закон проектының аңлатма язмасында болай дип әйтелә[16]:
1612 елның 4 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе яугирләре ыитай-шәһәргә һөҗүм белән кереп, Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә һәм килеп чыгышына, диненә һәм җәмгыятьтәге хәленә карамастан, бөтен халыкның батырлыгын һәм бердәмлеген күрсәтә.
Кытай-шәһәр 1612 елның 22 октябрендә (юлиан календаре буенча) алынган, ә ул вакытта бу дата григориан календаре буенча 1 ноябрьгә туры килгән.
XXI гасырның беренче чирегендәге рус тарихнамәсе буенча Кремльнең азат ителүе 26 октябрьдә (5 ноябрьдә) була, ул көнне поляк гарнизоны командованиесе капитуляциягә кул куя. Ә гарнизонның үзе 27 октябрьдә (6 ноябрьдә) бирелүе күрсәтелә[17].
Халык сораштырулары
«Җәмгыяви Фикер Фонды» 2024 елда үткәргән сораштыруга караганда, респондентларның күпчелеге (72%) Россиягә Халык бердәмлеге көне кирәк дип саный, һәм нибары 17% гына моңа каршы килә. 61% — 1612 елның 4 ноябрендәге вакыйгаларны Халык бердәмлеге көне итеп билгеләүне дөрес дип саный [18].
Шул ук елда ВЦИОМ үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, бәйрәмгә карата россиялеләрнең мөнәсәбәте аның гамәлгә кертелгән вакыттан бирле сизелерлек үзгәргән: 2009 елда респондентларның 66% өчен бу бәйрәм берни дә аңлатмаса, 2024 елда аларның өлеше 23%ка кадәр кимегән. Шул ук вакытта россиялеләрнең 38% бу бәйрәмне илдәге халыкларның бердәмлеге символы дип саный[19].
Бәйрәм традицияләре
Халык бердәмлеге көнендә Россия президенты Мәскәүдә Кызыл мәйданда Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәк бәйләме куя[20].
2005 елның 4 ноябрендә Зураб Церетели эшләгән һәйкәлнең кечерәйтелгән күчермәсе тантаналы рәвештә Түбән Новгородта ачыла.
2019 елда Мәскәүне азат иткән халык ополчениесе җитәкчеләре һәйкәле Ярославльдә ачыла[21]. Ополчениеда катнашучыларга багышланган һәйкәлләр Русиянең башка шәһәрләрендә дә бар. Бу һәйкәлләр Халык бердәмлеге көнен билгеләү үзәкләренә әверелә.
Православ христианнар бу көнне гыйбадәттән башлый — Изге Анага ярдәме өчен рәхмәт әйтелә[22].
Бәйрәм көннәрендә Русия шәһәрләрендә концертлар, фестивальләр, хәйрия акцияләре, спорт чаралары үткәрелә. Төрле партияләр һәм җәмәгать хәрәкәтләре бу көнне патриотик акцияләр уздыра: анда күпмилләтле халыкның бердәмлеге, гражданлык каһарманлыгы һәм тарихи хәтер роле ассызыклана.
Бәйрәмнең халыкара статусы
Днестр буе Молдаван Республикасы. Днестр буе Молдавия Республикасы президентының 2012 елның 16 ноябрендәге указы белән 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне — истәлекле даталар исемлегенә керә[23], билгеләп үтелә, ләкин ял көне булып саналмый[24].
Көньяк Осетия. 4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көне билгеләп үтелә[25][26].
Мәдәниятта
Фильмнар һәм мультфильмнар
- «Минин һәм Пожарский» (фильм, 1939);
- «Минин һәм Пожарский» (мультфильм, 1998);
- «1612: Болгавыр заман елъязмалары» (фильм, 2007);
- «Ныгытма. Калкан һәм кылыч белән» (мультфильм, 2015);
- «Бергә — бергәлек өчен» (мультфильм, 2024)[27].
Музыка
Степан Дегтярёвның «Минин һәм Пожарский, яки Мәскәүне азат итү» (1811) ораториясе 1818 елда Мәскәүдә Минин һәм Пожарский һәйкәлен ачу тантаналары программасына кертелгән була[28].
1938 елда радиода Борис Асафьевның «Минин һәм Пожарский» операсыннан өзекләр яңгырый. Либретто авторы Михаил Булгаков була, ул партия җитәкчелегенең тәнкыйтеннән соң аны берничә тапкыр яңадан эшләргә мәҗбүр була. Әмма опера тулысынча сәхнәгә куелмый[29].
2011 елда композитор Борис Сазоновның «Минин һәм Пожарский» операсының беренче концерт башкарылышы үтә[30].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Федеральный закон от 29.12.2004 г. № 200-ФЗ. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Федеральный закон от 21.07.2005 г. № 98-ФЗ. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Елена Домчева. Россияне впервые отдохнут 4 ноября - Российская газета. Российская газета (1 ноябрь 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Соловьёв С. М. История России с древнейших времён. — 2-е изд. — СПб.: Товарищ. «Общественная польза». — Т. 8. — Стб. 1036.
- ↑ День народного единства в России. РИА Новости (30 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Любомиров П. Г. Очерки истории Нижегородского ополчения. — 1939. — 112 с.
- ↑ Селезнёв Ф. А. Нижегородцы и преодоление Смуты. — 2015. — 75 с.
- ↑ Костомаров Н.И. Русская история в жизнеописаниях её главнейших деятелей.
- ↑ День народного единства:. 20 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Патриарх Алексий поддержал празднование 4 ноября Дня национального единства / Православие.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Госдума приняла поправки в Трудовой кодекс РФ, касающиеся праздников. РИА Новости (23 ноябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Миодушевская, Тамара «Объединимся во имя стабильности»: 4 ноября отмечается дата окончания Смутного времени в России. AiF (4 ноябрь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Закон о новых праздничных днях - Российская газета. Российская газета (31 декабрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Законопроект № 96613-4 «О внесении изменений в статью 1 Федерального закона “О днях воинской славы (победных днях) России”» Пояснительная записка (рус.). Государственная дума (12 октябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Федеральный закон от 13 марта 1995 г. № 32-ФЗ «О днях воинской славы и памятных датах России» (рус.). Kremlin.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025. Архивировано 26 ноябрь 2021 года.
- ↑ Законопроект № 96613-4 «О внесении изменений в статью 1 Федерального закона “О днях воинской славы (победных днях) России”» Пояснительная записка (рус.). Государственная дума (12 октябрь 2004). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025. Архивировано 10 май 2021 года.
- ↑ Назаров В.Д. {{{заглавие}}} // Что будут праздновать в России 4 ноября 2005 года? : журнал. — 2004. — № 5.
- ↑ День народного единства 4 ноября / ФОМ (рус.). fom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Мы разные, но мы вместе! ВЦИОМ. Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Возложение цветов к памятнику Кузьме Минину и Дмитрию Пожарскому. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Ярославль, Вести День народного единства и открытие памятника Минину и Пожарскому в Ярославле - Вести Ярославль. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ День народного единства — что мы празднуем? - Православный журнал «Фома». Православный журнал «Фома» (4 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ № 761 — О внесении дополнения в Указ Президента Приднестровской Молдавской Республики от 13 июня 2001 года № 300 «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Приднестровской Молдавской Республике». www.ulpmr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Приднестровье отмечает День народного единства. Новости Приднестровья (4 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Указ «Об утверждении календаря праздничных дней и памятных дат в Республике Южная Осетия» Официальный сайт Президента Республики Южная Осетия (рус.). presidentruo.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ День народного единства в Южной Осетии отметили патриотическим забегом. Sputnik Южная Осетия (4 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Патриотическая анимация про Минина и Пожарского. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ В Доме музыки - легендарная оратория "Минин и Пожарский" - Новости на Вести.ru (рус.). vesti.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Минин и Пожарский. Булгаковская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.
- ↑ Минин и Пожарский запели - Нижегородские новости. nnews.nnov.ru (10 май 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 ноябрь 2025.