Диңгез пехотасы көне
Диңгез пехотасы көне (рус. День морской пехоты) — Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең диңгез пехотасы тармагында хезмәт итүче һәм эшләүче Россия Федерациясе хәрби хезмәткәрләренең, хәрби бурычлыларының һәм бу өлкәнең башка хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. 2024 елда Россия Федерациясе Президенты Россия Кораллы Көчләрендә 27 ноябрьдә Диңгез пехотасы көнен билгели торган фәрман имзалый. Элек бу көнне Россия Федерациясе Хәрби-диңгез флоты баш командующие боерыгы нигезендә бәйрәм итәләр[1].
Тарих
«Россия Федерациясе диңгез пехотасы көне» чагыштырмача яшь бәйрәм, Россия диңгез пехотасының тарихы XVIII гасыр башында башланып, өч йөздән артык вакытны тәшкил итсә дә. 1705 елның 27 ноябрендә Пётр I булачак диңгез пехотасы өчен нигез булган диңгез солдатлары полкын оештыру турындагы Фәрманны имзалый[2]. Нәкъ императорның әлеге фәрманы чыккан көннән (Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты баш командующие, флот адмиралы Феликс Николай улы Громовның 1996 елның 15 июлендәге 253 номерлы боерыгы нигезендә) «Россия диңгез пехотасы көне» билгеләп үтелә[3].
2024 елда Россия Президенты илдә Диңгез пехотасы көнен 27 ноябрьдә бәйрәм итүне кабул итә. Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый актлар куела торган сайтта урнаштырыла[4].
Диңгез пехотасының төп бурычлары
Россия Федерациясе диңгез пехотасы бурычларның киң спектрын үти, шул исәптән:
- Яр буе объектларын саклау: портларның, хәрби-диңгез базаларының һәм яр буендагы башка стратегик объектларның иминлеген тәэмин итү.
- Коры җир гаскәрләренә ярдәм итү: коры җир гаскәрләре белән берлектә төрле операцияләрдә катнашу.
- Террорчылыкка каршы тору: диңгездә һәм коры җирдә террорчылык янауларына каршы көрәш.
Традицион чаралар
Диңгез пехотасы көнендә төрле тантаналы чаралар үткәрелә, шул исәптән парадлар, бүләкләү тантаналары, ветераннар очрашулары һәм бәйрәм концертлары. Диңгез пехотасы хәрбиләре ил командованиесе һәм җитәкчелегеннән, шулай ук дусларыннан, туганнарыннан котлаулар кабул итә.
Кызыклы фактлар
- Диңгез солдатлары еш кына йөзеп хәрәкәтләнә торган бронетранспортерларда һәм вертолетларда хәрәкәт итә.
- Диңгез пехотасы хезмәткәрләренең «Хәрби-диңгез дербисы» дигән үз һөнәри бәйгесе бар. Үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә барлык флотларның хәрбиләре җыела. Бәйге Балтыйк флотилиясе базасында уза.
- Россиядә диңгез пехотасына багышланган бер сумлык кыйммәтле тәңкә чыгарыла. Кайбер нөсхәләрдә Пётр I, икенчеләрендә диңгез пехотасы солдатлары сурәтләнә. Әлеге үрнәкнең уртача бәясе — 3000 сум[5].
Искәрмәләр
- ↑ Опубликован указ об установлении в ВС РФ Дня морской пехоты. 27 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ «Там, где мы, там - победа!» История морской пехоты в России. https://spb.aif.ru (27 ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2023.
- ↑ Морская пехота. https://structure.mil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2023.
- ↑ Владимир Путин учредил День морской пехоты (2024-11-27). 27 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ День морской пехоты России: история праздника «черных беретов» (2024-11-27). 27 ноябрь 2024 тикшерелде.