Россиядә ветеринария хезмәткәрләре көне

Ветеринария хезмәткәрләре көне (рус. День ветеринарного работника) — 2014 елдан башлап һәр елны 31 августта билгеләп үтелә торган ветеринария хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

undefined

Тарихы

Ветеринария хезмәткәрләре көне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 8 маендагы 774-р номерлы боерыгы буенча рәсми төстә дәүләт статусы ала, бу документ нигезендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы һөнәри бәйрәм билгеләү турында 188 номерлы боерык кабул итә:

« Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә истәлекле көннәр һәм һөнәри бәйрәмнәр билгеләү тәртибе турында» 2013 елның 31 июлендәге 659 нчы номерлы Фәрманының 2 пункты нигезендә (Россия Федерациясе Кануннар җыентыгы, 2013, № 31, 4201 нче матдәсе) боерам: Һөнәри бәйрәм — Ветеринария хезмәткәрләре көнен билгеләргә һәм аны 31 августта бәйрәм итәргә[1].
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры, Н. В. Федоров
»

Борынгы кешеләрнең кыргый хайваннарны кулга ияләштерә һәм йортлаштыра башлаулары, ветеринария тармагына нигез салыну вакыты буларак карала. Терлекләрне дәвалау турындагы мәгълүматлар Борынгы Мисыр, Һиндстан, Греция елъязмаларында очрый. Хайваннарны кайбер илләрдә көтүчеләр һәм терлекчеләр, башка илләрдә гиппиатрлар («ат табибы») дәвалый.

Рим галимнәре тарафыннан «ветеринария ярдәме» һәм «мал табибы» төшенчәләре кертелә. Күп еллар дәвамында хайваннарны дәвалау турындагы белемнәр күзәтүләргә генә нигезләнә, алар фәнни яктан өйрәнелми. Бары тик француз короле Людовик XV идарә иткән чорда мөгезле эре терлекнең авыруларын фәнни яктан өйрәнү өчен беренче ветеринария мәктәбе төзелә.

Россиядә ветеринария тармагы буенча өйрәнүләрнең беренче чыганакларына мөрәҗәгать итсәк, хайваннарның авырулары һәм аларга каршы көрәш чаралары турында Беренче закон актлары XIV гасырда языла. Шул вакытларда авылларда йорт хайваннарын караучылар һәм дәвалаучылар барлыкка килә. Алар үзлекләреннән өйрәнүчеләр һәм үз белемнәрен буыннан-буынга тапшыручылар.

Атлар утары гомуми белем бирү пансионат-мәктәбе

1735 елда Мәскәү янындагы Хорошево авылында беренче Атлар утары гомуми белем бирү пансионат-мәктәбе («Конюшенная школа») ачыла. Бу мәктәп Иске Мәскәү чигеннән 7 чакрым, «Серебряный Бор» янында ат заводы җирлегендә урнаша[2].

Белем бирү йортында башта әлифбаны укырга, соңрак сүзләр һәм сүзтезмәләр язарга өйрәтәләр һәм шуннан соң шәкертләр арифметика, геометрия, тригонометрия фәннәрен үзләштерәләр. Мондый гомуми белем бирү уртача 6-7 ел дәвам итә. Укулар тәмамлангач, аларны тимерче, слесарь, тире эшкәртү һәм башка белгечлекләрне өйрәнер өчен дәүләт ат заводларының ирекле осталары янына эшкә җибәрәләр. Ветеринария фәнен өйрәнү өчен Хорошево авылы мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан яхшы билгеләренә укыган укучыларны сайлап алалар һәм алар алга таба бу өлкә буенча укуларын Мәскәүдә Спас руханилар монастырендә дәвам итә. Шәкертләр латин телен һәм дәвалау үләннәрен өйрәнәләр.

Уку программасына эчке һәм тышкы авыруларны дәвалау өчен кирәкле үләннәрне һәм тамырчаларны, мазь һәм порошоклар әзерләү күнекмәләрен өйрәнү, хайваннарның репродуктив органнарын алу, кан җибәрү буенча гамәли дәресләр керә. Укулар даруханәләрдә, тимерчелектә һәм ат абзарларында уза. Үләннәр җыю буенча җәйге экскурсияләр үткәрелә.

Һәр укучы көн саен атларны карарга, тикшерергә, авыру атлар табылса, аларны сәламәт атлардан аерып алырга, дәвалау абзарларында тотарга һәм дәваларга, моннан тыш, өйрәнчекләр атларны дагалый, даганы һәм кадакларны хәзерли белергә тиеш[2].

Традицияләре

Бу көнне Русьта крестьяннар бергә җыелганнар, атларны ашатканнар, аларның ялына ачык төстә тасмалар үргәннәр, суны изгеләндергәннәр, хайваннардан явыз рухларны һәм авыруларны куар өчен изге суны атларга сипкәннәр. Хатын-кызлар дага һәм ат колыннары рәвешендә бәлешләр һәм баллы ризыклар пешергән. Авылларда бәйрәм чаралары үткәрелә, күңел ачалар, пешерелгән ризыклар белән бер-берсен сыйлыйлар.

Бәйрәм көнендә ветеринария тармагында эшләүчеләр бер-берсен котлыйлар, бәйрәм табыны әзерлиләр. Алдынгы хезмәткәрләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырыла. Тәҗрибә белән уртаклашу өчен конференцияләр һәм семинарлар үткәрелә.

Ветеринариядә кызыклы һөнәрләр

  • Зоотехник — эре мөгезле терлекләрне караучы һәм дәвалаучы.
  • Ипполог — атларны, аларның характерын, үз-үзләрен тотышын, анатомия һәм физиологиясен тикшерүче.
  • Грумер — йорт хайваннарын профессиональ карау белән шөгыльләнә. Чистартучы, юучы, йоннарын һәм тырнакларын кисүче.
  • Аквариумчы (аквариумист) — аквариумнарда һәм ясалма сулыкларда экосистема булдыра.
  • Йорт хайваннарын яклау агенты — коткару хезмәте, аның бурычы — хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәтләрне ачыклау һәм аларны булдырмау.
  • Фелинолог — йорт песиләре буенча белгеч. Аларның анатомиясен, үрчетү үзенчәлекләрен, булган һәм яңа токымнарын барлыкка китерү, үстерү һәм аларны карау, өйрәнү белән шөгыльләнә.
  • Хендлер — күргәзмәләрдә этләр белән эшли.
  • Ратолог — кимерүчеләрне дәвалый.
  • Герпетолог — сөйрәлүчеләрне өйрәнә һәм дәвалый.
  • Хайваннар психологы (зоопсихолог) — хайваннарның үз-үзләрен тотышында, кешеләрнең алар белән үзара эшчәнлегендә махсуслашкан психолог.
  • Кинолог — хайваннарның физиологик үзенчәлекләрен генә түгел, аларны тәрбияләүнең махсус күнекмәләрен дә белгән этләрне үрчетү һәм өйрәтү белән шөгыльләнүче белгеч.

Кызыклы фактлар

  • Атларда йөрәк-кан тамырлары авырулары бик сирәк була. Инглиз мал табиблары моны атларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруы, күп хәрәкәтләнүе, физик йөкләнеш белән шөгыльләнүе, вегетариан диетасына таянуы һәм зарарлы гадәтләре булмавы белән аңлата.
  • Шоколад хайваннар өчен агулы ризык, әмма күбесе аны ярата.
  • Барлык үгезләрдә дальтоник дигән фикер бар.
  • Тычкан ашаган песи елына берничә тонна ашлыкны саклап калырга мөмкин.
  • Чи азык хайванга зур зыян китерергә мөмкин. Термик яктан эшкәртелмәгән ит хайван өчен дә, кеше өчен дә куркыныч булган күп кенә авырулар чыганагы булып тора.
  • Песиләр бугаз белән мыраулый. Аларның тавыш ярылары һәм бугаз мускуллары бик тиз кыскара һәм сулаганда йомшара, шуның нәтиҗәсендә мыраулаган тавыш барлыкка килә.

Тема буенча өстәмә