Төньяк флот көне
Төньяк флот көне (рус. День Северного флота) — 1933 елда Төньяк хәрби флотилиянең оешу хөрмәтенә булдырылган һөнәри бәйрәм[1][2]. Ул Россиядә ел саен 1 июньдә билгеләп үтелә.
Бәйрәм датасы Россия Хәрби-диңгез флотының баш командующие, флот адмиралы Феликс Громовның 1996 елның 15 июлендәге 253 нче санлы «Белгечлек буенча еллык бәйрәмнәр һәм һөнәри көннәр кертү турында»гы боерыгы белән билгеләнә[3].
Тарихы
1996 елның 15 июлендә Хәрби-диңгез флоты баш командующие адмирал Феликс Громов боерыгы нигезендә Россиянең Төньяк флоты көне булдырыла. Бәйрәм датасы, 1 июнь, Эшче-крестьян Кызыл Армиясе штабы башлыгы Александр Егоровның 1933 елның 1 июнендәге циркуляры белән билгеләнә. Әлеге документ нигезендә Мурманскта Төньяк хәрби флотилиясе оештырыла. Башта Балтыйктан Мурманскка су өсте кораблары һәм су асты көймәләреннән торган ике отряд күчерелә, шул ук вакытта Полярный шәһәрендә беренче хәрби-диңгез базасы төзелеше башлана[4].
2014 елның 25 маенда Россия Хәрби-диңгез флотының баш командующие адмирал Виктор Чирков боерыгы белән Төньяк флотны оештыру датасы итеп 1733 ел билгеләнә. Бу елда императрица Анна Иоанновна указы буенча Архангельскта хәрби порт оештырылган һәм, җаваплылык зонасы Ак һәм Баренц диңгезләре булган[5], кораблар эскадрасы төзелә. Эскадра 1862 елның 17 мартында Архангельск хәрби порты ябылганчы актив эшчәнлек алып бара[6].
1899 елда Екатерина култыгы ярында Александровск шәһәренә нигез салына. Соңрак ул Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, 1916 елның 2 июлендә, диңгез министры боерыгы белән оештырылган һәм 1920 елның мартына кадәр гамәлдә булган Төньяк Боз океаны флотилиясенең базаларының берсенә әверелә.
Гражданнар сугышы вакытында флотилия корабларының төп өлеше юкка чыга, калганнары 1920 елның 1 мартында оештырылган Ак диңгез хәрби флотилиясе составына кертелә. Шул ук елның апрелендә әлеге флотилия Төньяк диңгезнең Хәрби-диңгез көчләре дип үзгәртелә. Әмма 1922 елның маенда Хәрби-диңгез көчләре таратыла. Корабларның бер өлеше диңгез чик сагына тапшырыла, икенчесе, балык тоту траулерлары итеп яңадан җиһазландырылып, кәсепчелек флотына озатыла.
1933 елның апрелендә совет хөкүмәте корабларның бер өлешен Балтыйк диңгезеннән төньякка күчерү турында карар кабул итә. Алардан базасы башта Мурманскта, 1935 елдан Полярный шәһәрендә урнашкан Төньяк хәрби флотилиясе оештырыла. 1937 елның 11 маенда СССРның Оборона халык комиссары Климент Ворошилов Төньяк хәрби флотилиясен Төньяк флот дип үзгәртергә боерык бирә. Аның җитәкчесе итеп 1 нче ранг флагманы Константин Душенов билгеләнә[7].
Совет-фин сугышы вакытында флот хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, яр буен саклаган һәм диңгез буе флангында шәхси составны һәм техниканы ташуны тәэмин иткән.
Бөек Ватан сугышы елларындагы хәрби казанышлары өчен Төньяк флотның 12 хәрби корабы, гаскәри часте һәм берләшмәсе гвардия исеменә лаек була, 47 се — орденнар белән бүләкләнә, 14 енә мактаулы исемнәр бирелә. Флот составыннан 85 диңгезчегә, старшинага, сержантка һәм офицерга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 48 меңнән артык хәрби хезмәткәр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1965 елның 7 маенда Төньяк флотка Кызыл Байрак ордены бирелә[8].
Сугыштан соңгы елларда Төньяк флотның нигезен атом-төш ракеталы һәм күпмаксатлы су асты көймәләре, ракета йөртә торган авиация, авиакөймәләр һәм су асты көймәләренә каршы кораблар берләшмәләре тәшкил итә.
1955 елның сентябрендә Ак диңгездә Төньяк флотның Б-67 су асты көймәсеннән тарихта беренче тапкыр баллистик ракета җибәрелә.
1959 елның мартында флот составына беренче совет атом-төш су асты көймәсе — К-3 «Ленин комсомолы» кертелә. 1962 елның июлендә ул Арктикага боз астыннан поход ясый.
1966 елда Төньяк флотның су асты көймәләре отряды, бер тапкыр да су өстенә калыкмыйча 25 мең миль юл үтеп, төркем булып җир шарын урап чыга.
Хәзерге торышы
Төп мәкалә: Россия Хәрби-диңгез флотының Төньяк флоты
Төньяк флот — Россия Хәрби-диңгез флотының оператив-стратегик берләшмәсе. Аның вазифаларының берсе — төш коралы белән тоткарлап тору мәнфәгатьләрендә диңгез стратегик атом-төш көчләренең даими сугышчан әзерлеген тәэмин итү. Флотның төп базасы — Североморск шәһәре[9].
2014 елның 15 декабреннән, Россия президенты Владимир Путинның указы нигезендә, Төньяк флот Көнбатыш хәрби округы составыннан чыгарыла, флот идарәсе «Төньяк» берләштерелгән стратегик командованиесе итеп үзгәртеп корыла[10].
2019 елдан бирле Россия Хәрби‑Диңгез Флотының Төньяк флоты «Кызыл Байраклы, Ушаков орденлы» исемен йөртә.
2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе президенты, 2020 елның 21 декабрендәге указы нигезендә, Төньяк флотны хәрби округ вәкаләтләрен үти торган Кораллы Көчләрнең төрләрара стратегик берләшмәсенә тиңләштерә[11].
Бәйрәм итү традицияләре
Россия
Төньяк флот көнендә традицион рәвештә флот байрагын күтәрү һәм гимн башкару белән рәсми тантаналар, ветераннар очрашулары, диңгезче-төньяк флотчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салу чаралары үткәрелә.
Бәйрәм көнендә Төньяк диңгез акваторияләрендә хәрби кораблар, су асты көймәләре һәм башка суднолар парады уздырыла.
Төп тантаналар Североморскта уза, әмма шәһәрнең «ябык» статусы булу сәбәпле, чараларда бары тик җирле халык кына катнаша ала[12].
Татарстан
Бәйрәм көнендә республикада лекцияләр, ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Шундый лекцияләрнең берсе — 2025 елда «Ивушка» хатын-кызлар хор студиясе оештырган «Россиянең Төньяк флоты көне».
Искәрмәләр
- ↑ День Северного флота. Досье. ТАСС (31 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ День Северного флота России (1 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ Выписка из приказа Главнокомандующего ВМФ Российской Федерации № 253 от 15 июля 1996 г. «О введении годовых праздников и профессиональных дней по специальности». old.submarinersclub.ru. Санкт-Петербургский Клуб Моряков-подводников. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ День Северного флота. Досье - ТАСС. TACC (31 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ 1 июня — День Северного флота в России: история и традиции военного праздника. Известия (31 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ День Северного флота России. РИА Новости (1 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ 11 мая 1937 года – Вышел приказ Народного комиссара обороны о реорганизации Северной военной флотилии в Северный флот. – GoArctic.ru – Портал о развитии Арктики (рус.). goarctic.ru (11 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2025.
- ↑ Светлана Цыганкова. Северная военная флотилия: с чего началась история Северного флота. Российская газета (1 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ День Северного флота России: история, традиции праздника, парады. РЕН ТВ (31 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ Северный флот станет "пятым военным округом" России с 2021 года. РИА Новости (6 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ Северный флот приравняли к военному округу. РИА Новости (21 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
- ↑ Андрей Абрамов. День Северного флота 2025. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
Сылтамалар
- Выписка из приказа Главнокомандующего ВМФ Российской Федерации № 253 от 15 июля 1996 года «О введении годовых праздников и профессиональных дней по специальности»
- Видеосюжет «В России отмечают День Северного флота»
И. А. Козлов, В. С. Шломин Краснознамённый Северный флот Изд. 3-е, испр. и доп. — Москва: Воениздат, 1983.
Вайнер, Борис Абелевич Северный флот в Великой Отечественной войне Москва: Воениздат, 1964.