Бөтендөнья статистика көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья статистика көне
Рәсми исем ингл. World Statistics Day
Кабул ителгән 2010 ел
Уздырылу урыны бөтен дөньяда
Үткәрелү көне 20 октябрь
Кагылышы Берләшкән Милләтләр Оешмасының Статистика комиссиясе карары

Бөтендөнья статистика көне (рус. Всемирный день статистики, ингл. World Statistics Day) — җәмгыять торышын чагылдырган санлы күрсәткечләрне гомуми туплау эшенең мөһимлеген билгеләү көне. Биш елга бер тапкыр үткәрелә[1]. Бөтендөнья статистика көне турында Берләшкән Милләтләр Оешмасының (алга таба БМО) Статистика комиссиясе карары белән булдырыла һәм БМО ның Генераль Ассамблеясы тарафыннан раслана. Беренче тапкыр 2010 елның 20 октябрендә дөньяның 130 илендә бәйрәм ителә[2].

Тарихы

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Статистика комиссиясенең 2010 елда үткәрелгән 41 нче утырышында «Бөтендөнья статистика көне» булдыру турында карар кабул ителә. 3 июньдә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы бу карарны[3] раслый һәм 2010 елның 20 октябрен «Бөтендөнья статистика көне» итеп игълан итә. Беренче чара уңышлы узу нәтиҗәсендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Статистика комиссиясенең 2012 елның мартында булган 43 нче утырышыда «Бөтендөнья статистика көнен» биш елга бер тапкыр уздырырга карар итә.

2010 елның 20 октябре

БМО генераль секретаре Пан Ги Мун барлык илләрнең башлыкларына 2010 елның 20 октябрендә беренче тапкыр "Бөтендөнья статистика көне"н билгеләргә тәкъдим итә. Аның тәкъдиме кабул ителә һәм 130 илдә эшлекле һәм бәйрәм чаралары уза.

2010 елгы бәйрәм чаралары «Һөнәри осталык белән намуслы хезмәт итү» шигаре белән үткәрелә.

« Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генерал Ассамблеясы тәкъдиме буенча, бүген (20 октябрь 2010 ел) беренче тапкыр «Бөтендөнья статистика көне» билгеләнә һәм аны бу көндә үткәрүнең максаты — статистиканың җәмгыятьне камилләштерүдәге әһәмиятен күрсәтү.
Пан Ги Мун
»
Бәйрәм чаралары
  • Россия Федерациясендә бу көн Бөтенроссия халык санын исәпкә алу вакытына туры килә.

2015 елның 20 октябре

2014 елның март аенда БМО Статистика комиссиясенең 45 нче утырышында 2015 елның 20 октябрендә чираттагы "Бөтендөнья статистика көне"н билгеләү турында карар кабул ителә.

2015 елгы бәйрәм чаралары шигаре: «Мәгълүмат сыйфатын яхшырту. Яшәү дәрәҗәсен яхшырту».

Бәйрәм чаралары
  • Россия Федерациясендә 20-22 октябрьда Новосибирск шәһәрендә Беренче Ачык Рәсәй статистика конгрессы үткәрелә. Оештыручылары — Россия Статистлар Ассоциясе, Россия Федераль статистика хезмәте, Новосибирск дәүләт икътисад һәм идарә университеты[4].

2020 елның 20 октябре

Өченче Бөтендөнья статистика көнен 2020 елның 20 октябрендә билгеләп үтәләр. Шигаре: «Без ышанырга мөмкин булган мәгълүматлар ярдәмендә дөньяны берләштерербез». Ул милли статистик системаларда ышаныч хисенең әһәмиятен, мәгълүматларның ышанычлылыгын, инновацияләрнең һәм җәмгыять өчен файданың мөһимлеген чагылдыра[5].

« Бөтендөнья статистика көнен бәйрәм итү — бу һәр ил өчен мөһим казанышлар турында сөйләү, башка илләрдәге хезмәттәшләребезнең хезмәте белән танышу һәм һәр халыкка статистиканың җәмгыять үсеше өчен нәрсәгә бәйле шулкадәр мөһим булуын янәдән искә төшерү мөмкинлеге[5].
Павел Малков, Росстат җитәкчесе
»

Статистлардан шаяртулар

БМО карамагындагы Азия һәм Тын океан өчен Икътисади һәм социаль комиссиясенең статистика бүлеге директорыннан «Файдасыз статистика»:

«Акча янчыгымда гаиләм 30 ел элек бүләк иткән рәсем бар, анда түбәндәгечә язылган: „Файдасыз статистика турында онытыгыз, бары тик мәгълүматны хатыныгызның туган көненә тапкырлагыз“. Бу миңа рәсми статистлар буларак эшебезнең мөһимлеге турында искә төшерә, ягъни профессионаллар булу һәм фәнни якын килүне саклау».

Статистика һәм Чарли Чаплин турында Әрмәнстан Республикасы Статистика комитеты президенты:

«Статистика иң мөһименнән башка барысын да белә. Мәсәлән, Монте-Карлода Чарли Чаплин дублерлары бәйгесендә өченче урынны алуы ничек килеп чыккан?»

Финляндиянең Статистика идарәсе генераль директорыннан иртәнге бер чынаяк кәһва:

«Көндәлек тормыш мантыйгы һәм статистик коллизия кайвакыт кызык кына түгел, ә кыенлыклар да тудырырга мөмкин. Әгәр дә сезнең нинди дә булса мәсьәлә буенча өч күзәтүегез бар икән, бу күзәтүләрне башка очракларга да кулланып булуын аңларга мөмкин. Кайвакыт алар статистиканы кулланып, җентекләбрәк аңлатуны таләп итә. Мәсәлән, әгәр дә якын-тирәдә урнашкан кафеларда бер чынаяк кәһванең бәясе үзгәрсә дә, кәһвагә бәяләр бар җирдә дә күтәрелми».

Халыкара хезмәт оешмасының баш статистыннан «Самолетта ике статист оча»:

"Лиссабоннан Мәскәүгә ике статист оча. Очыш башланып бер сәгать вакыт узгач, очучы самолетның бер двигателе сафтан чыгуын игълан итә, әмма өчесе калганга күрә борчылмаска куша. Хәзер Мәскәүгә кадәр биш түгел, ә җиде сәгать очасы. Бераз соңрак икенче двигательнең дә ватылуын игълан итә, әмма икесе бар һәм хәзер Мәскәүгә кадәр очыш 10 сәгать вакытны алачак. Күпмедер вакыттан соң очучы яңадан тавыш элемтәсе буенча өченче двигательнең дә эшләми башлавын җиткерә, әмма курыкмаска тәкъдим итә, чөнки самолет бер двигатель белән оча алачак, дөрес, хәзер Мәскәүгә барып җитү өчен 18 сәгать вакыт кирәк булачагын белдерә. Шул мизгелдә бер статист икенчесенә борыла һәм әйтә: «Исең китәрлек, соңгы двигателебезне дә югалтмабыз дип өметләнәм, югыйсә монда мәңгегә калачакбыз!»

Илләр буенча статистика өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең саны (2024 елгы мәгълүматлар буенча)

Ил Статистларның саны
Канада байрагыКанада 6890
Польша байрагыПольша 5726
Төркия байрагыТөркия 3640
КАҖ байрагыКөньяк Африка Республикасы 2906
Казакъстан байрагыКазакъстан 2857
Аустралия байрагыАвстралия 2824
Алмания байрагыАлмания 2404
Италия байрагыИталия 2036
Белорусия байрагыБелоруссия 1700
Норвегия байрагыНорвегия 841
Финләндия байрагыФинляндия 810
Молдавия байрагыМолдова 705
Әрмәнстан байрагыӘрмәнстан 342

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Steffen Thorsen. World Statistics Day (ингл.). www.timeanddate.com. Дата обращения: 24 февраль 2019. Архивировано 14 октябрь 2018 года.
  2. United Nations Statistics Division. unstats.un.org. Дата обращения: 24 февраль 2019. Архивировано 14 октябрь 2018 года.
  3. Резолюция, принятая Генеральной Ассамблеей 3 июня 2010 года
  4. http://orsc.nsuem.ru/(недоступная ссылка)
  5. 5,0 5,1 Всемирный день статистики

Сылтамалар